поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.12.2017 Матбугат

“Татар газеталарын укырга тәрҗемәче кирәк”

Киенүдә миллилекне саклаган әбиләр торган саен сирәк очрый. Кайчак урамда яулыгын дүртпочмаклап япкан татар карчыгын күрсәм, артыннан озаклап карап калам. Әйтерсең, янымнан тарих үзе китеп бара. Күпләре ныклы белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм калган булсалар да, зиһенле, тирән фикерләүче затлар иде мәрхүмәләр.

Русчадан алынган кайбер сүзләрне бозып әйтүләре безгә кызык тоела иде. Әйтик, пушты (почта), липутат (депутат), фамидур, фимидур (помидор), кәпитәнсә (квитанция), пинсә (пенсия) дип сөйләшәләр иде алар. Наданлыкка чутлаганбыз моны. Хәзерге күзлектән карасак, русча сүзләрнең барысын да бозмаганнар, үзебезчәгә үзгәртеп сөйләшкәннәр икән бит.

Бүгенге көндә рус телендәге -ция, -ще иҗекле сүзләрне шулай татарчалаштырып язуны кертү турында фикер белдерүчеләр барлыкка килде. Әйтик, станцияне “ыстанса”, редакцияне “редәксә” дип. Үткәннәргә, әбиләр заманына кайту юк бит инде. Әгәр сүзләрне шул рәвешле язу кабул ителсә дә, халык шунда ук эләктереп алыр дип уйлау хата булыр. Матбугатта ничәмә-ничә еллар буе табиб, сырхауханә, даруханә, икътисад, сәнәгать, дивар дип язылып килсә дә, сөйләм теленә кермәде бит. Элеккечә врач, больница (больнис дип әйтүчеләр дә бар), аптека, экономика, промышленность, стена дибез. Сүзләрне артык татарчалаштырырга тырышу халыкны телебездән читләштерүгә генә китерергә мөмкин. Мисал өчен: милли мәктәпне тәмамлаган чеп-чи татар танышым өенә русча газеталар алдыра. Татар газеталарын уку өчен тәрҗемәче кирәк – алар аңлаешсыз төрки, гарәп сүзләре белән тулган, ди.

Мин тел белгече дә, галиме дә түгел, бары тик үз фикеремне белдерүем. Без, олыгаеп килгән буын вәкилләре, элеккеге әбиләр кебек, алга таба заманча яки алынма сүзләрне бозып әйтеп, яшьләрне көлдермәбез микән, дим.
 
Барысын исәпкә алып, туган телебезгә әллә нинди яңалыклар, үзгәрешләр кертергә омтылмыйча, булганын саклап калырга иде. Соңгы вакытта туган телебез тирәсендә куерган хәлләр болай да борчу тудыра бит. Кайбер рус телле милләттәшләребезнең мәктәпләрдә татар телен укытуга аяк терәп, зәһәрлек белән каршы торулары бигрәк тә аяныч. Сүзләрне үзгәртү белән «вакланып» яту вакыты түгел, дип әйтүем.
 

Галиябану ХУҖИЕВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.12.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»