поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.05.2008 Җәмгыять

GSM, SMS ҺӘМ SIM ТУРЫНДА

Кая тәгәри бу дөнья... Сүземне әбиләрчә башлыйм әле. Гәрчә тема әллә ни кайгыга батарлык түгел – кәрәзле телефоннар хакында. Бүген кемнең генә мобиль элемтәсе юк икән? Элек урамда “үз-үзе белән сөйләшеп йөрүче” кешеләргә сәерсенеп карыйлар иде. Хәзер инде бүгенге көнгә җитеп тә кәрәзле телефоны булмаган кеше гаҗәп тоела.

“АБЗЫЙ, БУ МИНЕМ ЯҢА НОМЕРЫМ...”

Икътисад белгечләре һәр базарны үсеш алган һәм үсеш алучы (развитый һәм развивающийся) базарга бүлеп карый. Шул исәптән кәрәзле элемтә һәм кесә телефоннары базарын да. Моннан берничә ел элек беренче төркемгә Мәскәүне генә кертергә була иде. Хәзер инде Казанны да. Шушы икътисадый вәзгыятьтән чыгып телефон аппаратлары сатучы кибетләрнең һәм кәрәзле элемтә операторларының эшчәнлеге дә үзгәрә. Соңгылары элек кәрәзле элемтәгә кушылырга өндәгән булса, хәзер инде бер тарифтан икенчегә күчәргә чакыра. Реклама кампаниясе яңа клиентларны җәлеп итүдән бигрәк элеккеләрен саклап калуга корылган. Телефон сату кибетләрендә дә шул ук хәл. Беренче телефонын алырга килгән “чәйнекләр” юк дәрәҗәсендә. Гадәттә, кеше үзенең иске моделен “яңартырга” килә. Телефон җитештерүчеләр моннан бик оста файдаланалар. Булган модельгә бер кирәк-кирәкмәс функция өстиләр дә, яңа модель китереп чыгаралар. Ә бәясе 30-40 процентка кыйммәтрәк була! “Иң яхшы” һәм “өр-яңа” артыннан куучы кешеләр, әлбәттә, бу кармакка бик тиз кабалар. Җүләр кебек иске модель белән йөреп булмый бит инде! Элек яңа чыккан модельләр, андагы функцияләр белән мин дә һәрдаим кызыксынып бара идем. Аннары ташладым бу эшне, өлгереп булмый. Телефон базары айлап түгел, атналап үзгәрә! Бүген алган иң текә аппаратыңны бер елдан кибеттә ярты бәягә күрерсең. Яки андый модель, гомумән, җитештерелүдән алынып, телефоныңа антикварлар күзе төшә башлар.

Кәрәзле элемтә операторлары да заманнан калышмый. Аларның клиентларын ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: пассив һәм актив клиентлар. Пассивлары үз тарифларының исемен дә, минуты ничә сум торганын да, башка операторларда нинди өстенлекләр булганын да белмиләр. Активлары исә һәрвакыт эзләнүдә. Кайда нинди тариф бар? Кайсы арзанрак? Нинди өстәмә хезмәтләр тәкъдим итәләр? Бу сораулар аларга тынгы бирми. Өстәвенә, сәгать саен балансларын тикшереп торалар. Бу юлларны укыгач, һәр кеше үзенең берәр танышын исенә төшергәндер. Минем дә бар андый “активист” дусларым. Башка операторда бәяләр бераз арзанайса, шунда күчәләр дә, бөтен контактларына шалтыратырга тотыналар: “Абзый, бу минем яңа номерым яме. Язып куй. Но теге дүртесен сыздырма: Казанда чакта “Татинком”да, районга чыкканда “МТС”та, ялга киткәндә “Билайн”да булырмын...” Гадәттә, бу шалтырату синең автобуста бер аякта басып барган чагыңа туры килә һәм син номерны соңрак язып алырмын дисең. Һәм, әлбәттә инде, онытасың. Үсеш алган базар шартларында кәрәзле элемтә операторларының төп тәкъдим-тырышлыклары әнә шундый “актив” кулланучыларга юнәлтелгән дә инде.

 

МУЛ КҮКРӘКЛЕ КЫЗЛАРГА АВЫР БУЛДЫ

Өстәмә җиһазлар базары – аерым өлкә. Ул бары тик телефон базары үсеш алган шартларда гына яши ала. Кибет киштәләрендә чыбыклы гарнитура, блютуз-колакчык, мәгълүмат саклау карталары, чехоллар, чыбыклар, һәртөрле адаптерлар, тагын әллә нинди чуртлар табарга мөмкин. Алар да тормышыбызга көннән көн ныклап урнаша бара. Элек блютуз-колакчык киеп, ике кулын болгап, “үз-үзе белән сөйләшеп барган” кешегә: “Егет, бар да яхшымы? Бер-бер ярдәм кирәкмидер бит?” – дип килеп эндәшерлек була идең. Хәзер андый “инопланетяннарга” да ияләндек. Блютуз һәм гарнитура базарын үстерүгә азмы-күпме ЮХИДИ дә үз өлешен кертте. Руль артында барганда телефоннан сөйләшкәнеңне күрсәләр, аклы-каралы таякларын болгарга гына торалар хәзер. Штраф 300 сум! Колакчык алмый хәлең юк.

Өстәмә җиһазлар үзләре белән яңа мода, яңа тенденцияләр дә алып килә. Хәтерлисездер, моннан берничә ел элек телефонны муенга асып йөрү гадәте таралган иде. Хәзер моны инде көлеп кенә искә алабыз. Костюм-чалбар кигән түрәнең дә, диңгез ярында плавкидан йөрүче агайның да муенында бау белән телефон асылынып торыр иде. Сыер арканы сыман. Ә мул күкрәкле хатын-кызлар шактый азапланды ул елларны, чөнки аппаратлары гел бер урында гына тормый, йә бер якка, йә икенче якка күчеп җәфалый иде...

Ә пейджер дигән нәрсәне исегезгә төшерә аласызмы? Ул бу якты дөньяга шундый азга гына килеп китте. Күпләр аны тотып карарга да өлгермәгәндер. Казанда 8 пейджинг компаниясе эшләп килә иде. Хәзер бер-ике генә калды. Аларының да төп клиентлары – төрле игъланнар аша эш итүче алыпсатарлар яки интерактив элемтәне кулланучы радио-телевидение тапшырулары. Ә без студент чакта чалбар каешына пейджер тагып йөрү бик дәрәҗәле санала иде, што син! Ди-джей Шүрәле тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Марат Хәбибуллинның “Синдә пейджер бармы? Миндә пейджер бар!” дигән җыры татар яшьләре арасында бик популяр булып китте берзаман. Марат ул чакта текә егет иде. Чөнки пейджеры бар!    

 

ЗӘЙНӘПНЕҢ ИРЕ КЕМ ИКӘН?

Радио-телевидение дигәннән, халык “кәрәзләнү” белән тагын бер бизнес калкып чыкты: смс һәм чылтыратулар ярдәмендә тавыш биреп акча уйнату. Мондый “лохотрон”нар күп кешене төп башына утырткандыр. Элек үзәк телеканалларда гына бар иде бу чир, берзаман “Яңа гасыр” да шуңа бирелеп китте. Дөрес, бу уенны телекомпания үзе түгел, ә эфир вакыты сатып алган башка фирма үткәрә иде. Нинди вакытта диген әле – “Хәерле иртә!” тапшыруында, кеше уянып җитәр-җитмәс миңгерәү вакытта. “Мең сум отасыгыз киләме? Чылтыратыгыз! Ни өчен чылтыратмыйсыз инде? Сорау бик җиңел бит: Зәйнәп Фәрхетдинованың ире кем? Белмисез мени? Ни өчен чылтырату юк?” Алып баручы шулай дип туры эфирда тыкылдый. Оялмый да! Ә бу вакытта эфирга меңләгән чылтырату була һәм халык компьютер белән “аралашкан” арада баланстагы акчалары шушы уенны уйлап тапкан акыллыбашлар кесәсенә ага. Хәер, матбугатта берничә тәнкыйди язма чыккач, бу тапшыруны ябып куйдылар. Рәхмәт инде.

 

ӘКРЕН ШАРТЛЫЙ ТОРГАН БОМБА

Апамның улы Илназ 4 сыйныфта укый. Аның белән телефоннар турында еш сөйләшәбез. Бу темада ул миннән күбрәк белә. Замана баласы шул инде. Телефонсыз яшьтәшләре юк диярлек. Хәзер баланы 1 сентябрьгә беренче сыйныфка әзерләгәндә кием-салым, китап-дәфтәр, каләм, пенал, портфель белән беррәттән кәрәзле телефон да алып бирәләр. Әмма шунысы бар, алганда аны элемтә чарасы буларак алалар. “Балабыз һәрвакыт телефонда булганда күңелебез тыныч”, – ди әти-әниләр. Әмма әз генә вакыт узу белән бу аппарат телефон гына булудан туктый. Бала әти-әнисеннән тагын да яхшырак модель сорый башлый. Телефон, машина, сәгать, кием-салым – олылар арасында дәрәҗәне билгели торган күрсәткечләр. Шулар еш кына җәмгыятьтә сиңа булган мөнәсәбәтне билгели. Ә балалар арасында “күрсәткечләргә” карап фикерләү тагын да көчлерәк. “Минем телефоным 5 меңлек, ә Илсурныкы 10 меңлек, аның каравы, Ринатныкы 2 меңлек кенә”. Бала күңеле әнә шулай фикер йөртә. Шуннан китә инде төркемнәргә бүленеш. Кемнең әти-әнисе бай, кемнеке – ярлы. Бу демократия һәм базар икътисады китергән афәт. Кем әйтмешли, әкрен һәм озак шартлый торган бомба. Без аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлап кына бетермибез әле.

Балалар арасында телефонны урлату – тагын бер проблема. Вак-төяк нәрсәне урлаганны телефонны урлыйлар да урлыйлар инде. Элек милициядә мондый җинаятьләрне ачыкларга бик теләп алынмыйлар иде. Эзләп табып кара син миллионлы шәһәрдә шырпы кабыдай нәрсәне! Аларның җитдирәк эшләре дә муеннан. Тик соңгы вакытта, әллә шикаятьләр күбәйдеме, Эчке эшләр министрлыгы урланган телефоннарны эзләп табу һәм хуҗаларына кайтару буенча махсус акцияләр үткәрә башлады. Әйтик, нәкъ шушы көннәрдә 21 апрельдән 30на кадәр “Мобильник өйгә кайта” дигән чара узды. Аның кысаларында милиция хезмәткәрләре Татарстан мәктәпләрендә профилактик чаралар, балалар һәм ата-аналар белән әңгәмәләр оештырды.

 

“АЛЛО! БОРЫЛ, КАЯ БАРА!..”

Әлегәчә нигездә шәһәр җире турында сүз барды. Районда хәлләр башкачарак. Дөрес, авыл җирендә дә кесә телефоны белән файдаланучылар шактый. Әмма элемтәгә яңа гына тоташырга карар кылган клиентларны шәһәрдәгегә караганда авылда табу җиңелрәк. Икътисадчыларча итеп әйтсәк, бу үсеш алучы базар, әле үсеш алган түгел. Шуңа күрә кәрәзле элемтә операторлары зурдан кубып авылга экспансия башлады. Трасса буйлап тезелгән реклама такталары да шуны дәлилли. Һәр район үзәгендә, зур-зур авылларда телефоныңа акча салу терминаллары урнаштырылган. Кайсы кибеткә, заправкага кермә - телефонга түләү картасының теләсә кайсын табарга мөмкин. Кәрәзле телефон сату нокталары да артканнан арта бара. Дөрес, анда арзанрак модельләр тәкъдим ителә, 40-60 меңлек аппаратны Питрәч, Кайбыч, Чирмешәндә табып булмый инде.

Хәзер авыл әбиләре кулында да телефон күрергә мөмкин. Күбесенә шәһәрдә яшәүче балалары, оныклары алып кайтып бирә. Тик әби-бабайларны ул аппарат белән эш итәргә өйрәтү ансат түгел. Олы кешенең күзе дә күрми, зиһене дә җитеп бетми шул. Бер танышым шулай әбисенә “трубка” алып кайтып биргән дә аңлаткан: “Дәү әни, дерелди һәм кычкыра башласа, яшел төймәсенә бас та безне ишетерсең”. Шулай итеп, әби “входящий”ларны гына кабул итеп утыра, үзе шалтырата белми. Көнгә бер-ике сәгать утка тоташтырып ала. Өстәл яныннан китәргә курка – дерелди башлавы бар!

Уйлап карасаң, кәрәзле телефон авыл җирендә кирәгрәк тә әле ул. Олы юлда да еш йөрелә, шәһәрдәге кебек адым саен чыбыклы телефон да табып булмый. Көтү көтәргә инде күптәннән чыкканым юк. Ә көтүчеләр өчен бит телефон - супер-ачыш! Көтүнең теге башын “контрольдә тотучы” кешегә тамак ярып акырасы юк. Телефон номерын гына җыясың да, интелллигентлы итеп кенә: “Көтүне елганың аръягына алып бару мәсьәләсенә ничек карыйсыз, коллега?” – дип дәшәсең.

Кыскасы, кәрәзле элемтә челтәре шәһәрне дә, авылны да каплап бетереп бара. Болай булса, халыкка телефон номерлары җитми башлар, дип уйлап куясың. Тик алайга ук калмас шул. Кәрәзле элемтә операторлары бер генә эшне дә уйламый башкармый. Безнең теләк-ихтыяҗларыбыз аларның бизнес-планнарында инде берничә елга алдан язылып куелгандыр, дип уйлыйм.

 

Фотода: Кайбер авылларда кәрәзле телефон әле дә түбәдә генә тота.

Автор фотосы.


Данил СӘФӘРОВ
Татарстан яшьләре
№ 59 | 13.05.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»