поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.03.2008 Медицина

“СӨЛЕK МОГҖИЗА БҮЛӘK ИТӘ”

Сөлекне икенче төрле тешле табиб дип йөртәләр. Авырып китсә, кемдер шундук табибка йөгерә, икенчесе исә сәламәтлеген әлеге су суалчанына ышанып тапшыра. Галимнәр аның ун күзен, бер авызда 270 тештән торган өч казналыгын санап чыгарганнар. 4-5 мең ел элек барлыкка килгән гирудотерапияне бүгенге көндә Балтач районында яшәп ятучы Зөлфия Ходайбиргәнова да дәвам итә. Тумышы белән Киров өлкәсеннән булып, соңрак гаиләсе белән Балтач районына күченгән Зөлфия апа менә 12 ел инде халыкка сөлек салу эшен алып бара.

— Әбием гомер буе бу эш  белән шөгыльләнде. Күрше-күләнгә дә, үзенә дә салыр иде. Аның: “Элек сөлекне бик байлар гына ал­ган. Чөнки өчесе бер сыер бәясенә торган”, — дип сөй­ләве әле дә хәтердә. Өйдә бан­каларда кара сөлекләр йө­зеп йөрүе­нә кечкенәдән күнеккән. Шунлыктан әби­нең эшен дәвам итү минем өчен ят нәрсә булмады. Аерма шунда гына: элек әбиләр үз белдекләре белән шө­­гы­ль­­лән­сәләр, хәзер укымыйча ярамый. Кеше тәнендәге нокталарны бик белеп эш итәргә кирәк, — дип сөй­ли Зөлфия апа. Ул Мәс­кәү­нең Сеченов исемендәге ака­демиясендә белем алган.

Эш башлаган елларда Зөлфия апа ишек төбен балтачлылар гына таптаса, хә­зер Арча, Кукмара, Шәмәр­дән, Биектау, Казан якларыннан да килүчеләр байтак. Дәва алырга теләүче ке­шегә Зөлфия  апа үзе белән банка алырга куша. Анысы кулланылган сөлек­ләр­не салыр өчен.

— Тотылган сөлекләрне кешенең үзенә биреп җи­бә­рәм, — ди ул. — Дөрес, ме­ди­цина китаплары аны кат-кат кулланырга ярый, ди­сә дә, алай итмим. Хәтәр заманада яшибез бит. Кан аша йога торган әллә нинди авырулар бар. Дәвалыйм дип, киресен эшләсәң, нишләрсең?

Аннан соң, сөлекне кабат кулланыйм дисәң, күпмедер  көтәргә, берничә ай дәвамында көн саен суын ал­маш­тырырга, яхшы итеп тәр­бияләргә кирәк. Минем әлеге эшкә вакытым юк. Сө­лекне беркайчан да үтерер­гә ярамый. Кайберәүләр, сеанстан соң унитазга агызабыз, диләр. Бу — бик зур ха­та. Сөлек — Аллаһы Тәгалә та­рафыннан кешеләрне дә­валау өчен җибәрелгән суалчан. Җаны бар. Үтереп яки ярамаган җиргә агызып, ке­ше аның рәнҗешен алырга мөмкин. Килүчеләр белә­ләр, мин һәрвакыт кабатлыйм: кыш айлары икән, җәйгә ка­дәр өегездә банкадагы суда яшәп торсын. Ә җәй җиткәч, агымсуга җибәрерсез, дим. Күпмедер дә­рә­җә­дә шифа биргән, җи­ңел­лек бүләк ит­кән икән, аны яңа­дан үз иркенә җи­бәрү дә шул кешенең бурычы.

Зөлфия апа сөлекләрне берничә кат тартмага тутырылган рәвештә Саратов өл­кәсе Балаково шәһәрен­нән кайтарта.

Сөлекнең бөтен сере шун­да: тешләгәч, ул кеше ор­ганизмына гирудин дигән сыекча җибәрә һәм пычрак канны үзенә суыра.

— Гирудотерапиягә ка­дәр­ле һәм аннан соң күргән кешене таный да алмыйсыз, — дип сөйли Зөлфия ханым  эше турында. — Сөлек ор­ганизмны тулысынча чистарта, үлгән күзәнәкләрне терелтеп, янәдән җан бирә. Мин аларны могҗиза эшли дип әйтәм, шуңа күрә яратам да. Ашказаны, умырт­ка баганасы, бавыр, үпкә, тән тиресенә, бөтен буыннарга тәэсире көчле. Сөлек терапиясе алган кешенең яшәү дәрте арта, кәефе яхшыра.

Бер курс дәвалану өчен 100 данә сөлек кирәк. Ә алдан каныңның ни дәрәҗәдә оешучанлыгын  һәм кан басымын белеп килү шарт. Тү­бән икән, берничә генә сө­лек куячаклар, ә югары булганда андый критерияләр юк. Зөлфия апа атнасына өч сеанс, аннан соң бер атна ял иттереп эшли. Шул рәвешле әлеге йөз сөлек куелып беткәнче. Кешенең үзен ничек хис итүенә карап, дәвалану курсы уртача ике айга сузыла. Югалган кан организмга кабаттан кайтсын өчен кеше тәмле һәм файдалы ризык кына ашарга тиеш. Сүз уңаеннан, Зөл­фия апа үзенә елына 300 сө­лек куя икән.

— Мин шулар белән генә яшим. Үземне яңадан туган кебек хис итәм, — ди ул.

Зөлфия апа ярдәменә өметләнеп килгән һәр кешенең үз зары.

— Синдә ашказаны җәрә­хәте, операция кирәк, диләр.

— Әйдә, бераз гына сабыр итик. Операциясез дә җиңәргә мөмкин авыру булырга тиеш, — дим.

— Буламы соң?

— Була. Ышанмыйсыз икән, акчагызны бирми торыгыз, — дим. — Сеанслардан соң УЗИга җибәрәм. Анализлар һәм амбулатор карточкасы белән табибка керергә кушам. Бик гаҗәпләнеп, кире минем яныма ки­ләләр.

Тулы сөлек һәм дәвалау бәһасен җитеш тормышта яшәгәннәр генә түли. Мохтаҗлардан сөлек бәясен генә алам, “Бүген түләр акчам юк иде. Көтмәссеңме?” — диючеләрне дә кире бормыйм. Мин кешегә ышангангамы, алар да миңа ышанып киләләр, — дип сөйли ул.

Еш кына геморройдан зарланалар икән. Әлеге чир белән кырык бер ел буе җә­фаланган Биектаудан бер апа да тулысынча терелеп киткән. Варикозны да сөлек ярдәмендә бетереп була, ди Зөлфия апа. Тагын халык кул­­лары, аяк табаннары яры­лудан зарланып килә икән.

— Нинди генә мазь, дарулар сылап карамадык, һич ярдәм итми, диләр. Безнең бөтен авырулар эчтә бит, иң мөһиме — шуны дә­ва­ларга кирәк. Ә мазьлар тыштан дәвалау өчен, — дип аңлата Зөлфия ханым. — Мактанып әйтүем түгел, барысы да үз практикамда булды. Шуңа күрә ышанып сөйлим. Күпме яшь хатын балага уза алмыйбыз дип килделәр, Аллага шөкер, сөлек ярдәме бе­лән гаиләләренә бәхет иңде. 

Сөлек — бик акыллы, искиткеч сиземләү дәрәҗәсе­нә ия булган су суалчаны. Кешенең холкын, кәефен белер өчен банкадан тәнгә алып салу да җитә. Бик дуамал яки теләмичә, аның кө­ченә әллә ни ышанмый гына килгәнсең икән, көтмә — ябышмаячаклар. Андый оч­ракта сөлекләрне кире банкага салып, кеше тәнен тагын да яхшырак чистартып, юып йомшартырга ки­рәк.

— Кешенең психологиясе шундый: тәмам аяктан калып авырый башламыйча табибка бармый, — дип сөйли Зөлфия апа. — Югыйсә профилактика дәвалануга караганда мең тапкыр яхшырак.  Мин гади генә чагыштыру китерергә яратам. Ашаганнан соң табак-савыт ничек пычрак калса, безнең организм да шулай ук. Әлеге савытларны юу өчен кибет­ләр­дән нәрсә генә сатып алмыйбыз. Ә үзебезне чистарту турында күпчелекнең башына да килми, — ди ул.   

Зөлфия апаның гаиләсе зур. Ире белән биш бала үстерәләр. Дүртесе үзләренеке булса, бер кызны тәрбиягә алганнар. Күченеп кайткан бер гаи­ләне берничә ай читтән генә күзәтеп йөри ул. Авырлыклардан тәки мантый алмаган әлеге гаилә бөтенләй бозык тормыш алып бара башлый. Күзгә күренеп кипкән кызчыкларын кызганып, үз канаты астына сыендыра.    

Ярдәм итүче булса, Ходайбиргәновлар гаиләсе үз районнарында медицина үзәге ачарга хыяллана.

— Күпме халык, машиналарга төялеп, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләргә чыгып китә. Ә ник шундый ук шифаханәне үзебезгә ачмаска? Яхшы УЗИ аппараты, шул ук көндә әзер булырдай итеп төрле анализлар кабинеты — бар да бер бинада булса, ничек яхшы булыр иде!

Телефоннары: (8-268) 2-41-02, 8-9053-75-64-01.


Алсу САБИРОВА, Балтач районы
Ирек мәйданы
№ 9 | 07.03.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»