поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.12.2017 Дин

Дин әһелләре бәйрәмне ничек каршы ала?

Кыш бабайны чакырыргамы-юкмы? Чыршы сатып алыргамы, әллә, хуш исе чыгып торсын өчен, бер-ике ботак алу да җитәрме? Яшь балалары булган күп кенә гаиләләрдә бу көннәрдә шул җәһәттән баш ваталар. Мөселман­на­р арасында, Яңа елны каршылау мөселман бәйрә­ме түгел, аңа битараф булырга тиешбез, дип исәпләүчеләр дә шактый.

Шул уңайдан күренекле мө­сел­ман зыялыларына мөрәҗә­гать итеп, Яңа ел бәйрәменә мө­нәсә­бәтегез ничек, гаиләгездә бәйрәм итәсезме, дип сораштык.
 
Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:
 
– Cоңгы вакытта Яңа ел уңа­еннан төрле фикерләр ише­тергә туры килә. Ел исәбе шушылай алып барылганга, яңа ел 1 гыйнварга туры килгәнгә, дөнья­ви ел башлану билгеләп үтелә торган көн бу. Һәр көн, туганда, адәм баласына, кыямәткә кадәр мин синең белән очрашмыйм, берүк мине кыямәт көнендә йө­зең кызарырлык итеп уздыра күрмә, дип мөрәҗәгать итә ди. Ел башы икән, ул мөселман өчен дә – ел башы. Әгәр дә без Аллаһы Тә­галәдән сорап, шушы елны Үзең риза булырлык итеп үткә­рергә насыйп ит, ел матур узсын, дип дога кылып куябыз; табын янында утырып, хәләл ризыклар ашап, бер-беребезгә яхшы теләк­ләр телибез икән, монда бер гөнаһ та юк. Остазым Габделхак хәзрәт Саматовның: “Яңа ел алдыннан туганнар, дуслар белән җыелып утыра идек. Иске елны озатканда – табындагы иң өл­кәнебез, яңа елга чыккач, арабыздагы иң яшебез Коръән укый иде”, – дип сөйләгәне әле дә хәтердә. Менә без үзебез элек-электән каршыламыйбыз, исебез китми. Ахшамнан соң мин бер дога кылып куям да, шуның белән бетә. Аңа карап яңа ел килми калмый. Әмма кемдер каршылый икән, аны гаеп­ләмәскә кирәк. Ул бит ниндидер дини бәйрәм, гыйбадәт түгел: каршы алу-алмау – һәркемнең үз эше. Билгеле, өстәлдә аракы булса, бер кысага да сыймый. Динлесе дә, динсезе дә, Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үтә, дип сөй­ли. Яңа ел табынына аракы куйгач, елың да шунсыз узмаячак бит. Моны гөнаһ кына түгел, кө­ферлек дияргә була.
 
Ә инде балаларны бәйрәмгә җибәрмәү, Яңа ел чараларында катнаштырмауны акыллылык дип әйтеп булмый. Әйтик, балалар бакчасында бер төркемгә унбиш бала йөри, ди. Алар үзара, сезгә Кыш бабай килдеме, сезгә күчтә­нәч алып килдеме, дип сөйләшми калмый. Шуның 14е, безгә Кыш бабай килде, тегене-моны алып килде, дип әйтә. Шунда бер баланың моңа исе кит­мичә, әти-әниебез – мөсел­ман, безгә Кыш бабай килми, бүләк бирми, дисә, теге 14 балада ислам диненә тискәре караш уянуы, әле ярый безнекеләр мө­селман түгел, намаз укымый, дигән кебек килеп чыгуы бар. Күп кенә кешедә Чыршы бәйрәме бер матур бәйрәм булып истә калган. Әйтик, фәлән бала нигә Чыршы бәйрәменә килмәгән, дип сорап куйдылар, ди. Шунда, аның әти-әнисе мө­сел­ман, Чыршы бәйрәменә җибәр­мәгән­нәрдер, дип җавапласалар, теге балалар, әле ярый безнең әти-әни намаз укымый, дип сө­енеп куя. Беткә үч итеп тунны утка яккан шикелле, без шушылай динсез балаларда дингә карата тискәре фикер уятабыз.
 
Сабантуйларны да безнең бәйрәм түгел, дип әйтүчеләр булды. Менә бездә хәзер Сабан туенда аракы сатылмый. Зыя Камали, безнең халык бәйрәм ярата, әгәр анда без катнашмасак, ул аны мәҗүсиләр заманындагыча җа­һилияттә үткәрәчәк, дип әйткән. Коръән укый, вәгазь сөйли, хәләл ризыклар белән утырыла торган табын икән, нигә аңа каршы килергә?! Тик шунысы бар: аны Рамазан, Корбан бәйрәмнәрен­нән дә зуррак, колачлырак итеп үткәрергә ярамый.
 
Россия Ислам университеты проректоры Рөстәм Нургалиев:
 
– Бәйрәм итүгә кем нинди мәгънә сала бит. Ул, эшкә бармыйча, ял итүне дә аңлата. Гыйнвар башында россиялеләрнең күбесе, шул исәптән мөселманнар да эшкә чыкмый, ял итә: гаиләсе янында була, якыннарына кунакка бара, күңел ача. Бергә-бергә күңел ачкач, ял-шатлык бит инде ул. Ел дәвамында барчасының ялы берьюлы туры килгән мондый көн­нәр күп түгел. Яңа ел – минем өчен шатлык! Чөнки туганнарыбыз бе­лән күрешәбез, уртак табында утырабыз, хатирәләргә биреләбез, ял итәбез. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Дөрес, мөсел­маннар өчен иң мөһиме: Ураза, Корбан бәй­рәм­нә­ре. Алар дәүлә­ти түгел, рухи бәй­рәм. Тик без гаеттә сирәк очрашабыз, аерым-аерым бәйрәм итәбез. Чөнки бер туганыбыз Казаннан – 800, икенчесе 300 чакрым ерак­лыкта яши.
 
Православ дин әһелләре дә Яңа ел каршылауны христиан бәйрәме дип исәпләми. Раштуа – христиан бәйрәме 7 гыйнварда билгеләп үтелә. Димәк, Яңа ел, гомумән, дини бәйрәм түгел. Яңа елны билгеләп үтү совет чорына бәйле. Әйтик, американнар, бәй­рәмне икегә бүлеп, Христос туган көн һәм Яңа ел килү белән тәб­рикли. Димәк, әкияти Кыш бабай­ның христианнарга да, мөсел­маннарга да катнашы юк. Әгәр өемдә чыршы бастырып куймыйм, Кыш бабайны чакырмыйм икән, бу әле мин Яңа елны бәйрәм итеп танымыйм, ял итмим дигән сүз түгел. Минем өч кызым бар. Еш кына алардан, Яңа елда нишлибез, дип сорыйм. “Әбигә кунакка барабыз!” – диләр. Га­дәттә шунда бергәләп ял итәбез, барча туганнарыбыз җыела. Балалардан, Кыш бабай чакырыйкмы соң, дип сорыйм. “Кирәкми!” – диләр. Нигә, дип кызыксынсаң: “Ба­лалар бакчасында Кыш бабай булып киенүче – тәрбияче апабыз бит! Әтием, ул безгә син алып биргән бүләкләрне тапшыра!” – дип җа­вап бирәләр.
 
Мөселманнарның Рамазан һәм Корбан бәйрәме генә бар, дип белдерүчеләрне дә аңларга була. Мин дә, мөселман буларак, ике генә гаетне бәйрәм итәм. Әмма, россияле буларак, теләсә кайсы ял көнен шатлык дип исәплим. Әгәр дәүләт, бәйрәм көне дип белдереп, гаиләң белән бергәләп ял итү мөмкинлеге бирә икән, нигә сөенмәскә?! Мөсел­маннарга хәзер, Рамазан, Ураза гаетләреннән тыш, башка көн­нәр­не, әйтик, Бәраәт, Гашура, Мәүлет кичәләрен дә шатланып бәйрәм итәргә мөмкин. Дөрес, бу көннәрне без соңрак, Мөхәммәд пәйгамбәр вафат булганнан соң, билгеләп үтә башлаганбыз. Пәй­гамбәребез вакытында шушы ике гает кенә бәйрәм ителгән.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»