|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2017 Фаҗига
Мәскәүдә автобус кешеләр өстенә, ә Казанда мәчеткә килеп кергән (ФОТО, ВИДЕО)Мәскәүдә Можайский шоссесында автобус кешеләрне бәреп китеп, җир асты кичүенә килеп кергән, дип хәбәр иткән РИА Новостига башкаланың экстрен хезмәтләреннән чыганак. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Дүрт кеше үлгән, 15 кеше зыян күргән.
"Беренчел мәгълүматлар буенча, автобус "Славян бульвары" метро станциясе җир асты кичүенә килеп кергән”, дип җиткерә агентлык әңгәмәдәше. Өстәмә мәгълүматлар ачыклана.
Ә Казанда рейс автобусы Тукай һәм Камал урамнары чатындагы мәчеткә килеп кергән, дип хәбәр итә Казан автоинспекциясе.
68нче маршрут автобусы идарәне югалтып, мәчет бинасына килеп бәрелгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән. Һәлакәт вакытында автобуста йөртүче һәм кондуктор гына булган.
--- |
Иң күп укылган
|