поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.12.2017 Язмыш

Онытасым килә, тик кызым бар (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Хәзер мин тормышның кадерен беләм. Ялгызым гына бала үстерүемә дә үкенмим хәтта. Бала чагымда күреп өлгергән кайгы-хәсрәт мине әнә шуңа өйрәтте. 16-17 яшемдә кылган гамәлләремнән сабак алырга кирәклеген аңладым. Бу хатны да башкалар ялгышмасын, кеше хатасыннан сабак алырга өйрәнсен дип язам.

Мин Татарстанның бер районында туып үстем. Балачагым рәхәт  узмады.  Алты яшемдә әтием белән әнием аерылышты. Бик авыр булды ул чаклар. Әниебез сер бирмәде, безне кеше итәргә тырышты, кеше арасында ким-хур итмәс өчен барысын да эшләде. Кызганыч, мин боларны хәзер генә аңлый башладым. Ә ул вакытта... Әллә балалык, әллә әтисезлек аркасында кылган гамәлләрем өчен әле дә үкенәм. 13 яшемдә әбиләрем яшәгән авылга кунакка кайттым. Кич клубка чыктык – заманасы шундый иде. Шунда мине бер егет озата кайтты. Әй, ошаттым да инде үзен. Чып-чынлап гашыйк булдым! Бу хәлне әни дә сизде, әбиләр дә яратып бетермәде. Ниткән гыйшык ди ул бала-чагага?! Төрлечә үгетләп карадылар. Ә мин аларны ише­тергә теләмим. Кайчак әни кышкы аяк киемемне яшереп куя, мин исә, тиле, резин итек киеп чыгып китәм.
 
Эшләр зурга китте. Болай йөрү­нең азагы хәерле бетмәде. 15 яшьтә алдандым. Дөресрәге, йөргән егетем, бергә булыйк, диде. Мин ризалаштым. Егетем ул-бу булса, ташламаска сүз бирде. Ул чакта әнием башка иргә кияүгә чыккан иде. Яңа әти белән уртак тел табып булмады. Әнә шул билгесезлек, наз җит­мәү йөрткән мине, күрәсең. Август аенда мин авырга калганымны белдем. Үзем ябык, эчем дә тиз генә үсмәде. Бу хакта хәтта мәктәптә дә белмәделәр. Гыйнвар аенда гына сизелә башлады. Әнием мине шундук табиблар янына алып китте. Ә анда баргач, балага җан кергәнен әйттеләр. Озак та тормады, егетем мине өйләренә алып кайтты. Корсак белән килеп кергәнемне кае­ната-каенанам буласы кешеләр ошатып бетермәде.
 
Минем өчен авыр көннәр башланды. Ирем армиягә бармас өчен психоневрология диспансерында дәваланып кайтты. Башта эчми-тартмаса да, тора-бара холкы үз­гәрде. Өйләндем дип тормады, кич клубка чыга башлады. Бу хакта каенанама әйтсәм, дәшмә, ул әле йөреп туймаган, дип авызымны кап­лый иде. Ошамаса, чыгып кит, дип кенә кычкырды. Чираттагы гау­га әнә шулай тәмамланды да. Балабыз туган иде инде.
 
Әнинең туганнарына барып егылдым. Анда яши башладык. Ә бер көнне мине районга чакыртып алдылар. Янәсе, мин баламны карамыйм, шуның аркасында ул авыруга сабышкан икән. Нәрсә буласын яшереп тормадылар. “Башта кы­зың белән хастаханәдә дәвалан, аннан соң икегезне дә балалар йортына җибәрербез”, – диде табиб­лар. Мин риза булмадым.
 
Мондый “кайгырту”ның бер туганымның эше дип уйладым. Сыенырга яңа урын табарга кирәк иде. Әбиемә күчендек. Ул өйдә әби, аның 40 яшьләр тирәсендәге улы, кызым белән мин бергә яшәдек. Анда да тынычлап яшәргә язмаган икән. Абыем тиешле кешенең миңа башка мөнәсәбәт күрсәтәсе килде. Ул мине сеңлесе түгел, ә хатын-кыз  итеп күргән икән. 15 яшендә бала тапкан кыз барысына да риза дип уйлаган, күрәсең. Көчкә качып котылдым. 
Бу хәлне әнигә сөйләгәч, ул мине үзенә алып китте. Тормыш яхшыра башлаган кебек булды. Әни­дән генә ярдәм көтеп ятмыйм дип, иремне алиментка бирдем. Үзем һаман яхшылыкка өметләнәм. “Үзем дә әтисез үстем, баланы бәхетсез итмик. Әйдә, авылдагы иске булса да берәр йортны алып, гаилә булып яшик”, – дидем. Тың­лады. Җиңел яшәмәдек. Кышын суык, көне буе мичкә ягасы. Су да кермәгән. Әкренләп баланы бакчага урнаштырдым, колхозга эшкә чыктым. Бездә бәрәңгене чәчәләр дә  ат белән тигезләп йөриләр. Мин атка тагасы тырманы  үзем  өсте­рим. Ничек тә яшәргә тырыштым.
 
Ир дигәнем генә тормыштан ямь таба белмәде. Ике сүзнең берсендә үз-үзенә кул салу белән куркытты. Әллә нишләде ул. Аракыны күп эчте. Башы да бутала башлады. Бу хакта әнисенә дә әйтеп карадым. Әмма әллә ни игътибар итмәделәр. Гаепләргә мин бар идем. Әйбәт хатын булырга, гаи­ләне саклап калырга, сабыр итәргә тырыштым. Тик 16 яшьлек баланың сабырлыгы белән генә гаилә тартып барырлык булсын икән лә ул! Ирем салып кайтса, мин һәрчак киенгән, бала да әзер тора иде. Кул күтәрә башласа, күрше­ләргә керәбез. Әле ярый алар хәлне аңлый торган кеше булып чыкты. Әллә ниләр күрдем, тик башка барыр җирем булмагач, дәшмәдем.
 
Кызыма өч яшь тулгач, ирем бөтенләй өйгә кайтмый башлады. Анысына да ияләштем. Миңа күрше хатыны килеп керде. “Төш күрдем, янәсе,  Илсур асылынган”, – ди. “Өч көн кайтмады инде, кайдалыгын белмим”, – дим. Эзләргә булдык. Аны элмәккә менгән килеш эзләп таптык. Үз-үзенә кул салганына байтак вакыт узган булган инде.
 
Бу хәсрәт мине бөтенләй бетерде. Бер айда 20 килога ябыктым. Илсурның ашларын уздырдым. Авылдашларым мине аңлады. Беркайчан начар сүз әйтмәделәр. Өйгә сәдака ташыдылар. Әнә шулар белән, күршедә ризык әзерләп, аш уздырдым. Ә аннары бу куркыныч йорттан киттем. Анда яшәрлек көч калмаган иде.
 
Районга барып урнаштык. Ерак туганыбызның тулай торакта бер бүлмәсе булган икән. Шунда яши башладык. Училищега укырга кердем, эшкә урнаштым. Яңа танышларым бу хәлләр турында берни белми. Башкалар бу яшьтә тормышка аяк кына баса әле. Мин дә шулай эшләргә булдым. Минеке кебек үткәннәр белән яшәргә ярамый. Бу вакытка күреп өлгергәннәрне онытасым килә. Тик килеп кенә чыкмый: кулымда кечкенә кызчыгым бар.

Рәйхана МӘРДАНОВА, Казан
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»