поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.12.2017 Ир белән хатын

Ирләр вакланды...

Хатын-кызның күңелен беркем дә, беркайчан да аңламаячак, хәтта үзе дә. Хәер, ирләр, авызыгызны ермагыз, сезне дә аңлап булмый. Бертөрле сөйләп,бертөрле эшләүче ирләр дә саекты тормыш диңгезендә. Анатомик яктан хатын-кызлардан аерылып тору гына чын ир дигән сүз түгел әле ул. Төп сүзгә күчкәнче бер нәрсә языйм әле.

Беркөнне эштән чыктым да, баскычтан канатланып-очып кына төштем, чөнки көнем, күптәннән булмаганча, уңышлы үтте. Соңгы ярты елда начальник мине беренче мәртәбә үз бүлмәсенә чакырып, күпләр алдында мактады. Бик озак сүгелгәннән соң макталу күңелле генә нәрсә икән үзе. Хәер, начальнигыбызның мин аңламаган сәер гадәте бар – сүгә, сүгә дә, сүз ахырында: “Билгеле, кушылганча эшләмичә ул дөрес эшләмәгән, ләкин нәтиҗәсе болай да яхшы чыккан бит!” – дип куя әкрен генә.

Машинага кадәр шактый ара атларга кирәк. Алдымнан ике кеше бара. Бәлки игътибар да итмәгән булыр идем, тик икесе дә бик үзенчәлекле. Ир кеше алагаем олы гәүдәле, олпат, кыю адымнар ясый. Аңа карауга күңелдә ышаныч туа. Үзеңне ышыкта тоясың, моның янәшәсендә берни куркыныч түгелдер кебек. Икенчесе бик ябык, литр ярымлы шешә кадәрле генә хатын. Җитез, елгыр, хәрәкәтле. Ир егерме метрлар алдан бара. Кинәт аның алдына кечкенә генә эт атылып чыкты. Ир, каушап, читкә сикерде, аннан артына карый-карый чабып, юлын дәвам итте. Эт агачлар артына кереп югалды. Аяк киемен рәтләп азапланган хатын моны күрми калды. Ул агачлар турысына җитәрәк теге эт аның каршына атылып чыкмасынмы?! Ә хатынның ник бер төге селкенсен! “Пшал, зараза!” – дип этне тибеп очырды да, берни булмагандай, юлын дәвам итте. Шаклар каттым. Киресенчә булырга тиеш иде бит. Менә сиңа ышаныч, менә сиңа ышык! Бар син авызыңны күккә “элеп”, куркыныч юк, алдан яклаучы бара дип.

Инде төп сүземә күчәм. Ирләр вакланды. Гәүдә чутыннан гына әйтүем түгел, “вак” сүзен әйткәндә күңелгә ничектер бүтән нәрсәләр килә. Безнең авылда бер абый яшәде. Фәкыйрь яшәделәр, балалары ишле иде. Мондый ярлылыкның төп гаебе ирдә иде. Язгы кояш җылыта башлауга, капка төбендәге утыргычка чыгып утырып, узган-барган кешеләргә иртәдән кичкә кадәр алга таба эшлисе эшләрен сөйләп, планлаштырып утыра иде. Бакчасына фәлән нәрсә утыртырга җыена, ишелеп төшкән лапасын рәтләячәк, ниһаять, быел кар базы эшләргә җыена, балаларына фәләнне, төгәнне ала... Шулай итеп, бу “планлаштырулар” көз көне уңышлар җыелып урнаштырылганчы бара. Абзыйны бер дә ялыктырмаучы мондый сөйләнү елдан-елга ялгана. Г. абзыйның сәламәтлеге “шау иткән”, 120 килограммлы гәүдәсендә мускуллар уйнавы күлмәк аша күренеп тора. Җимерелгән лапасны өр-яңадан төзеп кую аның өчен зур эш түгел, бер уен гына инде, югыйсә. Юк, төземи. Төзесә, нәрсә турында сөйләр капка төбе җыелышында? Ә мескен, чирләшкә хатыны көне-төне тырмаша. Фермадан йөгереп кайта да, мал-туар, бала-чага мәшәкатенә чума, бакчасында да үзе казына. Сөйләшергә дә вакыты юк. Исәнме, хәлләрең ничек диясе урынга: “Сәлам!” – генә ди дә, артыңнан ук “саубул” дип, пыр тузып узып та китә, артыннан итәк җиле генә уйнап кала. Чирләшкә дип шуңа әйтәм, башының сызлавына чыдый алмый иде ул. “Нинди дару эчәсең соң син?” – дип сорадым бервакыт. “И-и, нинди дару? Каян акча алыйм, бик сызлаганда башыма суык су коям, шулай иткәч азрак җиңеләйгән кебек була”, – диде. Балаларының өс-башы ярлы булса да бик чиста, киемнәрендәге ямаулары да бер бизәк кебек кенә күренә иде. Әкәмәт тырыш хатын иде. Нигә иреңне әзрәк эшкә өйрәтмисең, үзеңә генә авыр бит дигәч: “Хәзер, шуның белән вакланып торам ди, аңа әйтеп телемне әрәм иткәнче үзем эшләп куям мин”, – дип, хәйран калдырган иде. Үзе метр ярымлы гына булса да, “вакланып” ди бит әле. Димәк, 120 килолы, ике метрлы ире аның аңында көчек кенә. Йә, Ходаем, ничек түбән тәгәрәгән ир хатыны алдында?!. Бер дә хурланмый микәнни үзе, хатынының нинди фикердә торганын беләдер бит инде, ирдән мондый карашны яшереп булмый бит дип уйлый идем.
 
Хәзер хатын-кызлар күп очракта буксир рәвешендә: тормышны үзләре алып бара. Күпчелек вакланмый. Бәлки, шулай дөрестер дә. Аңлаган ир әйткәнне көтеп тормый инде ул. Нервы бетереп, эш өстенә нигә тагын тәрбия сәгатен дә йөк итеп алырга? Мине бу нәрсә нишләптер артык гаҗәпләндерми. Хәзерге егетләрнең бай хатын-кызларны “аулавы”, ягъни, фатиры, машинасы булган хатын-кызга йортка керүе сәерсендерә. Мөселман ирләре бу адымны гомер-гомергә иң хурлыклы эшкә санады, югыйсә. Ә хәзер бу күренеш гап-гади бер нәрсәгә әйләнде. Мондый ирдән нәрсә көтәсең инде киләчәктә? Нормаль ир хатынын үз йортына алып кайтырга тиештер. Йортмы ул, фатирмы, искеме-яңамы – барыбер.
 
Теләк булса, искене яңартып була. Минем әтием сыңар аяклы инвалид иде, ләкин чираттагы дәвалануга киткәндә (берничә мәртәбә аягын өлешләп кистеләр), ул яңа йорт салып, яңа капка утыртып китте. Яңадан чери башлаган аягының сызлавына ничекләр түзгәндер, белгән юк. Инде 1965 елда ук мәрхүм булган әтиебез үстергән алма бакчасы әле 1995-2000 елларда да күкрәп утырды. Улларыма да: “Үзегезнең йортыгызны торырлык иткәнче, җирегезгә алма бакчасы утыртыгыз, сезне җимешләр көтеп алсын, андый хуҗалык җан җылымлы, бәрәкәтле, тыныч була», – дим. Безнең әти йорттагы һәр кешегә атап икешәр алмагач утырткан. Кайсыбызның нинди тәмдәге алма яратканын ничек белгәндер. Мәсәлән, минем үземнекеләр икесе дә баллы, берсе ямь-яшел, икенчесе алсу төстә иде. Бүтән алмаларга минем исем дә китми иде.
 
Югыйсә, яшел төстәге, баллы алмалы тагын берничә алмагач бар иде. “Иясез” алмагачларның алмаларын гаилә белән бергә ашый идек, аларның үз исемнәре бар иде. Әтинең ниндидер ашламалар кертеп йөргәнен дә хәтерләмим, ул, киресенчә, мондый нәрсәләргә катгый каршы иде. Бары корыган, сынган ботакларны вакытында кисеп торды. Авылда әле ул чакта кызыл карлыган беркемдә дә юк иде. Мин шаклар каттым, шул карлыганның 2014 елда да күкрәп утыруын күреп. Шулкадәр озын гомерле дип беркаян да укыганым юк иде. Карап, тәрбияләп торгач, яши икән. Әни агроном булса да, үсентеләр табу (ул вакытта чат саен җимеш үсентеләре сату юк иде) тулысы белән әти өстендә иде. Ул Ямаштан Хан абый белән дус иде. Хан абый Ташлыяр авылында колхозның алма бакчасын тәрбияләп торды. Колхозлар ул чагында үсентеләрне кайдан алгандыр, белмим, тик Хан абый: “Яхшы сортлар юк, әйтәм инде югыйсә рәискә үземә табарга рөхсәт итегез дип, юк, җибәрми бит!” – дип бик уфтана иде. Ямашка юл урман аша җиде чакрым, кыр аша – өч. Нинди пычрак вакытта да Хан абый безгә килә иде, әти Ташлыярга алма бакчасына барып йөри иде. Ничек йөргәндер ул пычракта сыңар аяк белән...
 
Мин Ямашка килен булып төшкәч, Хан абый мине үзенең бакчасына дәшеп кертте. Ямаш ул кечкенә генә чишмәләр иле. Кешеләр әйтүенчә, 15ләп чишмә бар, шуларның җидесен мин дә беләм. Бер чишмә Хан абыйның бакчасында икән, янәшә бакчада тагын чишмә бар. Мондагы гүзәллекне күргәч бермәл телсез калдым: рәт-рәт булып алмагач, карлыган, балан агачлары тезелгән иде. Почмакларда безнең як кешеләре танып та белмәгән рәвәҗ, барбарис, үсемлек куаклары, тимер челтәрләргә колмак, виноград үрмәләгән. Соңгылары хәтта әтинең данлыклы бакчасында да юк.
 
Безнең ызан буйлап чия, шомырт, чикләвек куаклары тезелгән, берничә төп крыжовник үсә. Бер аулак җирдә зәп-зәңгәр, шәмәхә чәчәкләрен балкытып юа утыра. Кыскасы, Хан абый бакчасында бездәге кайбер үсемлек-агачлар юк, ә бездә андагыларның кайберләре үсми. Әти үлгәннән соң безнең бакча 25 елга артка калган. Ниндидер ачы сагыш бугазымны кысып тынны бетерде. Әтине югалту ачысы тагын бер тапкыр җанымны өтеп үтте. Юа чәчәкләре әти күзләрен хәтерләтеп, күземнән яшь акты. Хан абый да бакчасын түгел, ә әтине сөйли. “Табигатьне аның кебек аңлаучы кеше юк иде, алмагачның кайрысын чәйнәп карап, әче яки баллы буласын белә, аны беркем алдый алмый иде, мин дә чәйнәп карыйм, гел бертөсле әче тәм генә тоям”, – дип сөйләде дә сөйләде. Бу сүзләр минем өчен яңалык иде, күрәсең, әни аның бу сәләтен хәтта белмәгән дә, белсә, безгә сөйләгән булыр иде.
 
Хәзер һәр өч хуҗалыкның берсендә виноград, барбарис, рәвәҗ үсә. Колмакны хәтта клуб тыкры-гындагы коймада күрдем. Кавын, карбыз бәрәңге чутында. Сырганак та бакчаларда күптән хуҗа булып утыра. Уйлыйм: әти исән булса, хәзер бакчада нәрсә утыртыр икән? Табар иде ул ят куак, үсемлек агачлар, әти шундый эзләнүчән, кызыксынучан, өстәвенә бик башлы да иде.
 
Вакланды ирләр. Минем Фәрит исемле абыем бар иде. 70 килолы капчыкларны ике култык астына кыстырып икешәрләп ташый иде. Бер трактор утынны ике сәгать эчендә ярып өя иде. Үзе күреп белмәгән кешеләр моңа ышанмаска мөмкиннәр. Бар иде минем андый абыйларым. Мунчадан чабынып чыгар иде дә, ак карга ятып аунар иде. Шул ук вакытта бу абыем идән юу, кер юу ише эшләрне җиңгидән яхшырак итеп башкара иде.
 
Вакланырга яратмый иде ул. Әйтсә каты әйтә, кулы белән аңлатырга да күп сорап тормый иде. Зөфәр абыем бар иде. Елап эзләсәң дә киеменнән бер тап эзе, бер чүп тапмассың. Үз киемен беркайчан кешегә юарга бирмәде, үзе юып киде. Аның кебек шәп итеп кем генә тозлый белде икән гөмбәләрне? Коймак, өчпочмак пешерә иде. Әни үлгәч сыерны бетермичә үзе сауды. Казлар асрады. Күп еллар көтү көткәннән соң укып, ясалма орлыкландыручы, ферма мөдире булып та эшләде. Эштән бер көн калганын белмим. Эчкәли дә иде үзе. Холкы яхшы иде. Рәҗәб абыем бар иде. Арада иң чибәребез, иң акыллы, юморга бай бу абыем гармунда бик матур итеп уйный, матур җырлый иде. Укырга армиядән кайткач кына керәм дип, мәктәпне бетерүгә фермага эшкә керде (аңарчы кечкенәдән һәр каникулны ат көтүе көтеп уздырды). Насыйп итмәде: 18 яшендә авыр күтәреп харап булды. Ә нинди яхшы ата, ир буласы иде! Тәмәке, аракы янына якын да килмәде.
 
Абыйларым күп иде... “Иде” генә шул. Ходай Тәгалә яхшы кешеләрне иртәрәк ала, анда да яхшы кешеләр кирәктер шул. Биш абыйның берсе генә 50 яшен тутыра алды, анысы да 51 яшенә барып җитә алмады. Әнигә рәхмәт, барыбызны да эш сөючән итеп үстерде. Әтинең гадәтләрен, абыйларның йөз чалымнарын улларымда күреп сөенәм. Агач утырткан, бала үстергән, йорт салган балалар – ата-ана өчен зур куаныч бит ул.
 

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.12.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»