поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.12.2017 Мәгариф

Зәмирә Рәҗәпова: Улымның юньләп ял күр­гәне юк

Быелгы кышкы каникулда башкала укучылары дүрт көнгә азрак ял итмәгәе. Әлеге хәбәр әти-әниләрдә ризасызлык уятты. Бу мәсьәләне хәтта хокук сакчылары да тикшерә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдергәнчә, респуб­лика мәктәпләренә кышкы ка­никулны 25 декабрьдән 7 гыйн­варга кадәр уздырырга тәкъдим итәләр. Кай­бер уку йортларында ул бер­ничә көнгә соңрак та баш­ланырга мөмкин. Бу мәсь­әләне һәр мәктәп үзе хәл итә ала. Бер генә шарт бар: көзге, кышкы һәм язгы яллар бер айдан артмаска тиеш. Әнә шул мөмкинлектән файдала­нып, Ка­занда каникул­ны 29 декабрьдән генә башларга җыеналар.
 
Бу хәбәрне төрлечә кабул иттеләр. “Татарстанда һәр­ва­кыт нинди дә булса мөгез уй­лап чыгарырга яраталар инде. Алда бит иң озын чирек көтә. Балалар яхшылап ял итсә, әй­бәтрәк тү­гел­ме? Кызганыч, бер­дәнбер ике атналык кани­кулны кыскар­талар”, – дип зар­ланучылар бар социаль чел­тәр­ләрдә. Кайберәү­ләр моны гаделсезлек дип сана­са, шә­һәрнең мәгариф идарә­сендә бу карарның, киресенчә, әти-әниләр мәнфәгатен истә тотып кабул ителүен әйтә. Де­кабрь ахырында әти-әниләр – эштә, ә балалар инде ял итә. Алар үзләре генә урамда йөр­мәсен, өйдә аптырап утыр­масын өчен,  каникулны әти-әниләрнең ялы­на туры китергәннәр. Ә югал­ган көннәрне 23 февраль, 8 март, 1 май бәйрәмнәренә өс­тәя­чәк­ләр. Шулай итеп, балалар ул вакытта әти-әниләре белән бергә ял итә алачак. Кыскасы, каникул көн­нәре беркая да югалмый. 
 
– Әлегә бездә әти-әниләрдән бернинди шикаять тә юк. Ба­ла­ларның хокуклары, мәнфә­гать­ләренә каршы килгән теләсә кай­сы мәгълүмат тикшереләчәк, – дип белдерә Татарстан проку­ратурасының өлкән киңәшчесе Руслан Галиев. Хокук сакчы­ла­ры­ның гадел карар чыгарасына шик юк, анысы. Тик өстән куш­мыйча  кешечә ял итә белмәве­без генә кызганыч.
 
Кемгә нәрсә тансык?
 
Берәүләр кышкы каникулда авылга әби-бабай янына кайтуны көтсә, икенчеләр, киресенчә, шә­һәргә җыена. Кышкы Казанның матурлыгы, җемелдәгән чыршылары авыл баласына тансык. Әтнә районында шәфкать туташы булып эшләү­че Алия Галәветди­но­ваның өч баласы да әби-бабай янына шәһәргә китәчәк. “Быел беренче тапкыр 4 яшьлек Әсхәтне дә җи­бәрергә уйлап торабыз. Казандагы барлык матурлыкны күреп кайтсыннар, дибез. Дельфинарий, уен үзәкләре, кино, курчак театр­лары... Исемлек күптән төзелгән инде. Тик цирк кына ремонтка ябылган икән. Бабайлары ел да Казан читендәге урманга чаңгы шуарга алып бара. Оныклары кил­гән­не көтеп торалар. Яшәсен әби-ба­бай, туганнар”, – ди шәһәрдә туып үсеп, авылга кияүгә чыккан Алия.  
 
Әллә каникул бар, әллә юк
 
Каникул ул әле ял дигән сүз түгел. Яшел Үзәндә яшәүче Мордовченколар гаиләсендә балалар­ның каникулы күнегү белән узачак. Алты баланың  дүртесе спорт бе­лән шөгыльләнә. Ә буш вакытларында тауда шуып, саф һавада бергәләп ял итмәкчеләр.
 
Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да, улымның юньләп каникул күр­гәне юк, ди. Җәй көне дә бер ай гына ял тия икән аңа. “4 яшьтән хоккей уйный. Буш вакыты булуга, ярышка алып чыгып ки­тәләр. Бер атна хастаханәдә яткан иде. Анысында да, бозга чыгасы килә, дип  аптыратты. Хастаханәдән чыккан көнне үк тренировкага җые­н­ган иде, тик соңга калды. Аның өчен иң яхшы ял – бозда. Безгә әллә каникул бар, әллә юк. Кыскартмасалар, яхшырак дип уйлыйм. Чөнки уку программалары авыр бит”, – ди Зәмирә.
 
“Укый-укый арып бетәм. Төн­нәр буе дәрес әзерлим, олимпиадаларда катнашам. Шуңа күрә каникулны көтеп алам. Әти белән чаңгы, чана шуабыз. Туганнарга кунакка йөрибез, бабайның хәлен белергә авылга кайтабыз. Ләкин шулай да мин – “өй тавыгы”. Өй җыештырырга, ашарга пеше­рергә яратам. Соңгы вакытта тортлар пешерергә өйрәндем әле”, – ди 7 нче сыйныфта белем алучы  Дилә Гыйльманова.
 
Тот кулыңа исемлек!
 
Әти-әниләре эштә булган балалар өчен республикада 300гә якын мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Анда 10 меңнән артык бала ял итәчәк. Ә өйләрендә үзләре калганнарга нишләргә?
 
– Баланы ялгыз үстергәч, каникул вакытында кызымның өйдә утырган чаклары да булды. Әби­ләре дә һаман саен авылдан килеп йөри алмый бит инде. Көне телевизор, компьютер янында узмасын өчен, төрле эшләр кушып китә идем. Фәлән китапны укырга кушам да кайткач, эчтәлеген сорыйм. Өй җыештырырга, ашарга пеше­рергә, тегәргә шул рәвешле өй­рәтт­ем. Малайларга ватык әй­берләрне төзәттерергә була. Кул эшенә өйрәтмичә, баланы тәр­бияләп булмый. Хәзер кызыма – 13 яшь инде. Үз планы буенча яши”, – ди Резидә Асылгәрәева.   
 
Петарда шартлатам дип, кулыңны пешермә!
 
Кышкы көннәрдә тау битлә­рендә,  шугалакларда шуу яхшы, анысы. Тик балалар анысына гына канәгать булып калмый. Шук ма­лайларның петарда да шартлатасы килер. Маҗарасыз аларга күңелсез булачак.
 
– Бәйрәм ялларында гадәттән тыш хәлләр, янгын очраклары арта. 2016 елның 30 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварына кадәр арада республикада 104 янгын чыккан. Анда 4 кеше үлгән, 8 кеше җәрәхәт­ләнгән, – ди республикада янгын куркынычсызлыгы буенча дәү­ләт инспекторы Сергей Сергеев. – Яңа еллар пиротехник җай­лан­малар­дан башка үтми. Аны дөрес итеп кулланмау җәрәхәт алуга китерә. Узган ел Арчада 13 яшьлек малай, петарда кабызып, кул-аяк­ларын пешергән. Былтыр өч кеше җәрәхәт алса, шул исәптән икесе – балалар. Янгынга каршы режим вакытында штрафлар саны ике мәр­тәбә арта. Гражданнар өчен   штраф күләме – 4 мең, вазыйфаи затларга – 30 мең, ә юридик затларга  400 мең сум каралган.  
 
Кайда ял итәргә?
 
Кышкы каникул вакытында рес­публикада мәдәни чаралар күп булачак. Театр, музейларда 500- дән артык төрле чара узачак. Әй­тик, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 20 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр “Что такое Новый год?”, “Али баба и три разбойника”, “Шүрәле онлайн” спектакльләре күрсәте­ләчәк. 20 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Бәләкәч һәм Карлсон”, “Подарки Деда Мороза” спектакль­ләре куелачак. Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында  20 – 30 де­кабрьдә “Удивительное путешествие кролика Эдварда” спектаклен һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенын карарга була. 27-28 декабрьдә Опера һәм балет театрында Яңа ел балы оештырыла. 29-30 декабрьдә, шулай ук гыйнвар бәйрәмнәрендә Казан хореография училищесы укучылары катнашында “Морозко” театраль­ләште­релгән тамашасы тәкъдим ителә.
 
Татарстанда волейбол, шахмат ярышлары, теннис кебек 200гә якын төрле спорт ярышлары узачак. Хоккей яратучылар өчен “Алтын шайба” турниры үткәрелә. Һәр районда  тимераякта, чаңгыда шуар өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак. Татарстанның яшь­ләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, киләсе елның беренче ун көнендә респуб­ликада Спорт һәм сәламәт­лек декадасы узачак. Аның кысасында 1 – 8 гыйнвар көннәрендә мас­сакү­ләм спорт чаралары оештыру ният­ләнә. Бу хакта “Казан-Арена” буенда  Юркин Паркта, Казансу яр буенда, Черек күлдә күңел ачарга була.
 
Ә республика халкы ничек ял итәчәк?
 
Татар­станның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнварда ял итәчәк. Димәк, әти-әниләрнең күбесе ялларын балалары белән бергәләп үткәрә алачак. Сез балалар яки оныкларыгызны ничек сөендерергә җыенасыз?
 
Раиф Усманов, “Ирек мәйданы” газетасы мөхәррире:
 
– Поездга утырып, кышкы авылны күреп килә­чәкбез. Күбрәк бозда шуып калырга тырышасы иде. Ике улыбыз да хоккей түгәрәгенә йөри. Кыш соң килгәч, вакыт кыска, тизрәк шуып калырга кирәк.

Лилия Гәрәева, журналист:
 
– Казанда чана шуарга янәшәдә уңайлы урын юк. Ял көннәре әрәм үтмәсен өчен, туган авылыбыз – Арча районының Кышкар авылына кайтабыз. Дөрес, өйдә көтеп торучы юк. Бикле ишекне ачып керү рәхәт түгел. Таудан шуар өчен, зур агач  чана ясаттык. Гаиләбез белән төннәр буе шуып мәш киләбез. Аннан мунча ягып, балалар яланаяк карда йөри. Самавыр куеп, чәй эчәбез. “Без кышны бер дә  яратмый идек. Авылга кайта башлагач кына яратырга өйрәндек”, – ди балалар. Авылда кыш бөтенләй икенче: кары да шыгырдый, җемелди. Мондый табигатьне ничек яратмаска була?! 
 
Нурия Хәйруллина, тәржемәче:
 
– Каникул җитүне оныклар көтеп ала. Казандагы барлык театрларга күп итеп билетлар алдык. Яңа елга барысына да микрофон белән колонка бүләк итәргә җыенабыз. Оныклар сценарий яза. Бабай  – алып баручы, мин  модельер булам. Ел саен шәһәр читендәге йортта бик күңелле итеп бәйрәм уздырабыз.  
 
Наташа Коноплева, секретарь:
 
– Улыбыз Данилга – 13 яшь, театр студиясенә йөри. Яңа ел бәйрәмнәре тамашаларында төрле җән­лекләр костюмыннан чыгыш ясаячак. Театрга Яңа ел тамашаларына бармакчы идек, билетлар  сатылып беткән инде. Берничә көн тау шуарга, шугалакка барырбыз. Эшкә чыкканда, балаларны әби-бабайда калдырырга туры килә. Каникулны кыс­картканга борчылдык. Балаларның рәхәтләнеп ял итүен теләр идек.   
 
P.S. Татарстанда Яңа ел күчтә­нәчләре өчен 9 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ятимнәр, аз керемле, күп балалы гаиләләрне сөендерәчәкләр. 14 меңнән артык бала бу. ЮХИДИ идарәсе үтенечен искә алып, беренче тапкыр яктылыкны кире кайтара торган җай­ланма да әзерләгән­нәр. Казанда Татарстан Прези­ден­тының чыршы бәйрәмендә 7 меңнән артык бала катнаша. Мәскәүдә узасы чарага бездән 102 баланы алып баралар.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»