поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.12.2017 Мәдәният

Казанда Яңа ел тамашалары башланды (ФОТО)

20 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында традицион Яңа ел тамашалары башланып китте. Башта театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәсендә интермедия оештырылды.

Бу өлештә балалар Кар патшабикәсе, Кара ханбикә, Фиксик Симка, Татар малае һәм башка  әкият, мультфильм геройлары белән бергәләп төрле кызыклы уеннар уйнады, җырлады, биеде. Әлбәттә, бәйрәм Яңа елның төп сәбәпчеләре – Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан башка гына уза алмый. Шуңа бәйрәмдә сабыйларга аларны күрү бәхете дә тәтеде. 
 
 
Соңрак нәни дусларыбызга Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин әсәре буенча куелган «Нәрсә соң ул Яңа ел?» әкияте күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Яңа ел көнне абыйлы-сеңелле Рөстәм белән Айсылу өйдә ялгызы гына калалар. Рөстәм, аңын компьютер шаукымы томалаган күп кенә замандашлары төсле, Кыш бабай белән Кар кызы  барлыгына  ышанмый. Айсылу исә, киресенчә, җирдә тылсым, могҗиза булуына чын-чынлап ышана һәм Кыш бабай килүен сабыйларча түземсезлек белән көтә. Әмма Кыш бабайга кадәр өйдә, иске авыл сандыгыннан,  Шым-шым атлы нәни бичура пәйда була... Бик күп тылсым, юмор һәм төрле могҗиза белән сугарылган әлеге әкият нәниләргә серле Яңа ел бәйрәменең асылын ныграк аңларга ярдәм итә.
 
 
 
Исегезгә төшерәбез: Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары киләсе елның 6 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Балаларга шулай ук тылсымлы маҗараларга бай «Али Баба һәм өч карак», «Шүрәле-online» әкиятләре дә тәкъдим ителәчәк. Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Күмәк заявкалар буенча да заказлар кабул ителә. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 21.12.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»