|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2017 Җәмгыять
"Әниемне бүләк ит, дидем": Сабыйлар могҗиза көтә - Кыш Бабай гына ишетмиЯңа елдан сабыйлар гына түгел, үзебез дә могҗиза көтәбез. Хыялларыбыз тормышка ашар дип, изге ниятләр, яхшы теләкләр белән киләсе елга атлыйбыз. Ә физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар Кыш бабайны аеруча көтәләр. “Әкият” балалар үзәгендә узган чарадан соң, аларның ихлас күңелдән теләгән теләкләренең тормышка ашуын да күрергә насыйп булды. “Кулга кул тотынышыйк!”
Әнә шулай эшләгәндә, бер-береңә ярдәмләшеп, мохтаҗларның күңелен күтәреп, теләген тормышка да ашырып була. Шушы исемдәге фестиваль иң элек Казан шәһәренең Совет районында башланып китә. Ул чакта бу чарада ике интернатта тәрбияләнүче балалар гына катнаша. Тора-бара әлеге фестиваль республика күләменә күтәрелеп, быел унынчы мәртәбә үткәрелде.
Быел Казан, Яшел Үзән, Арча, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч һәм Саба районнарыннан – барлыгы 17 махсус коррекция мәктәбе, балалар йортлары һәм интернатлардан 500дән артык бала килгән иде. Талантлы балалар белән бер сәхнәдә татар эстрадасы артистлары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, Фирзәр Мортазин һәм башкалар чыгыш ясады.
– Яңа ел алдыннан балаларның хыялларын тормышка ашыру, аларны могҗизалар барлыгына ышандыру – бу фестивальнең төп максаты. Үз теләген җиткергән сабыйларның берсе дә буш китмәде. Аларга залда утырган һәр кеше шәхси бүләген тапшырды. Монда Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы хезмәткәрләре дә, депутатлар да бар иде. Шулай ук Совет районы территориясендә эш итүче оешмалар да ярдәм итә, – ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.
– Бу балаларга сокланмый мөмкин түгел. Әйтик, психоневрология интернатында яшәүче сабыйларны гына алыйк. Беренче елларны алар сәхнәдә бик авырлык белән берәр юл шигырь сөйли иде. Дөрес, аларга бер җыр өйрәнер өчен дә бер ел кирәк. Әмма алар тырышып, яңа үрләр яулый.
Әлеге чараны Дәүләт Советында урнашкан хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” оешмасы үз канаты астына алган. Һәм алар фестивальдә катнашучыларның язмышы белән кызыксынып тора.
– Аларның һәрберсенең үз хыялы бар. Кемгәдер – балалайка, кайсына уен приставкасы кирәк, кызлар зур ташлы колак алкасы сорый, малайларның вертолет очыртасы килә. Ә бу фестиваль балаларның талантын гына ачып калмый, теләгән теләкләрен дә тормышка ашыра, – ди Президент ярдәмчесе. Киләсе елда бу сабыйлар гастрольгә дә чыгачак. Бу концертны беренчеләрдән булып Арча, Питрәч, Лаеш тамашачысы күрә алачак.
Хәйриядән башланды
Кичә Казанда республиканың төрле районнарында яшәүче күп балалы, аз керемле, талантлы балалар өчен Яңа ел тамашасы күрсәттеләр. Әлеге чараны “Мәрхәмәт” оешмасы оештырды.
– Дүртенче ел рәттән “Әкият” курчак театры коллективының Яңа ел тамашасын күп балалы гаиләләргә бүләк итәбез. Араларында авыр яшәүчеләр, тәрбиягә алынганнары да бар. Башта алар чыршы тирәли әйләнәләр, аннан соң әкият карыйлар. Аларның һәрберсенә Кыш бабай күчтәнәч тә әзерләгән, – ди Татьяна Ларионова.
Тамашачылар арасында “Ватаным Татарстан” газетасында язмышлары яктыртылган гаиләләр дә бар иде. Лаеш районының Усад бистәсендә яшәүче Алсу Вәлиева бирегә тәрбиягә алган сабыйлары белән килгән. “Балалар өчен нинди зур бәйрәм ясаганнар. Мондый чыршыны күрү үзе генә ни тора. Әнә ничек шатланалар”, – ди ул, сабыйларына карап.
Яшел Үзән районының Норлат авылыннан Рәйсә Миңнуллина җиде сабыен алып килгән. “Районнан 44 бала килде. Шуларның 25е – балалар йортында тәрбияләнә. Калганнары – гаиләләрдә яшәүчеләр. Мондый бәйрәм ясаганнары өчен без Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге депутатларга рәхмәтле”, – ди ул.
Ә сабыйлар, әйткәнемчә, могҗиза көтә, нидер буласына ышана. Әнә Кирилл исемле малай Кыш бабайга күптән хат язган. Аңа зур конструктор кирәк икән. Ә менә Даша исемле кыз: “Әниемне бүләк ит, дидем. Ничә еллар бу теләкне телим инде. Нигәдер Кыш бабай гына ишетми”,– ди. Хыяллар чынга ашмый калмас, дип ышанасы килә.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|