|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2017 Фаҗига
Татарстанда аналы-уллы тереләй янып үлгән (ФОТО)Казанның Мәүлетов урамындагы 10 нчы йортта янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бишкатлы панель йортта янгын чыгуы турында хәбәр кичә 7.34 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган. Янгын сүндерүчеләр биш минуттан һәлакәт урынында булган, тагын 20 минуттан икенче каттагы фатирда янгынны сүндергәннәр.
Янгында 63 яшьлек хатын-кыз һәм аның 27 яшьлек улы үлгән. Аларның үле гәүдәләрен Татарстан Сәламәтлек министрлыгының суд-медицина экспертизасы бюросына озатканнар.
Моңа кадәр “Татар-информ” Казанның Назарбаев урамындагы 9 катлы йортта чыккан янгында ике хатын-кызның һәм бер баланың гомерен өзелүе турында хәбәр иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|