|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2017 Киңәш-табыш
Балаларда чыршыга аллергия була аламы?Табиблар Яңа ел бәйрәмендә балаларда аллергия кискенләшү артуын белә. Моңа цитруслылар, баллы тәм-томнар да сәбәпче. Әмма еш кына аллергияне чыршы агачы да, ягъни сумала, күгәрек гөмбәчекләре, агачны эшкәрткән химик матдәләр китереп чыгара. Наратның аллергия куркынычы тагын да зуррак, аны алмагыз. Чын чыршы куясыгыз килә икән, иң элек чыршы ботаклары алып кайтып карагыз. Баланы күзәтергә кирәк. Чыршыга аллергиянең төп билгеләре: томау, ютәл, күзләр кызару. Чыршыны урнаштырыр алдыннан су сиптереп юарга кирәк. 1 л суга 2 аш кашыгы чәй содасы өстәсәгез яхшы булыр. Чын чыршы гына түгел, ясалмасының да аллергия куркынычы бар. Ясалма чыршыны сатып алуга өйгә алып кермәгез, бер ике көн салкында урамда торсын. Аны ел саен чайкарга гадәтләнегез. Тузан да төп аллерген санала.
--- |
Иң күп укылган
|