• 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Рәдиф Җамалетдинов
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 28 Октябрь Шәүкәт Биктимеров (1928-2012)
  • Буаз тана сатыла тел 89874079583 Актаныш районы Табанлыкул авылы
  • Актаныш. Жалюзи рулонные шторы 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Тэртипле, тыныч татар кызларына озак вакытка общ булмэ арендага бирэм. 12кв.м. ост, метро якын. куршелэр тэртиплелэр. 5,5+кв.плата 89272469637
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла. Ленин проспектында. Яхшы ремонт. 8 (927) 042-10-88
  • Казан шэхэре, Даурская урамында 18 кв м. булмэ сдавать ителэ. Жихазлар бар. Горки парк янында. Бэясе 8500. 89274430192.
  • Угез ите сатыла (алгы бот) 280 сумнан Казанга китереп биру момкинлеге дэ бар 89506660021
  • Ботлата тана ите сатыла. Апас районы. 89083421187
  • Ике билет сатам Лэйсэн Гимаева хэм Булат Байрамов концертына. 600 сум. Казан. (27.10.18) 89083421187
  • Сдается комната 12.4ка.м. с частичной мебелью. холодильником. пластиковые окна. по ул.братья касимовых д22/7. Плата 7 тысяч.р. 89173960491

 

 

 
Архив
 

20.12.2017 Мәдәният

Тинчурин театрында зур премьера көтелә (ФОТО)

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Яңа елга яңа спектакль белән керә. 2018 елның 5 гыйнварында 12.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә Тинчурин театры сәхнәсендә күренекле татар классигы Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле премьерасы була.

Спектакльнең жанры – комедия-буфф. Комедия-буфф латинчадан “шуклык, уен-көлке” дигәнне аңлата. Әлеге демократик театраль жанр үз эченә музыка,  җыр-бию һәм комедияне берләштерә. 
 
 
Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов. Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин,  Айдар Фәтхрахманов катнаша.
 
 
Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре тулы көченә бара. Әзерлек сәхнәдә генә түгел, цехларда да гөрли: киемнәр тегелә, декорацияләр эшләнелә. 
 
 
 “Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була. 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 20.12.2017
Тинчурин театры печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments