|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2010 Дин
МӨСЕЛМАН БУЛУЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМЯкташыбыз, милләттәшебез, артист Марат Бәшәровның ислам дине турындагы фикерләре. – Сез исламга ничек килдегез?
– Аңа мине балачактан ук әти белән әни алып килде. Әти дә, әни дә биш вакыт намаз укымады, әмма алар Аллаһы Тәгаләгә ышаналар иде.
Без әти белән һәрвакыт мәчеткә йөрдек. Ул вафат инде, ә мин һаман да мәчеткә йөрим. 1995 елда әти үлгәч, әни мәдрәсәдә укыды һәм шул вакытта намазга басты.
– Мәчеттә Сезне таныйлардыр. Бу комачауламыймы?
– Юк, мин анда Аллаһыга якынрак булыр өчен барам. Мәскәүдә вакытта җомга намазына йөрим.
– Сез әңгәмә вакытында мөселман икәнегезне еш әйтәсез. Хезмәттәшләрегез моңа ничек карый? Танылган кешеләр гадәттә ислам динен тотуларын яшерә бит.
– Без ниндидер кануннарга буйсынабыз дип әйтмәс идем. Мине беркем дә гаепләми. Белмим, бәлки артымда нидер сөйлиләрдер дә, әмма миңа барыбер. Әгәр мин Аллаһыга ышанам һәм аннан кыенсынмыйм икән, ул миңа көткәннән дә күбрәк бирә.
– Танылган кешегә Россиядә ислам динен тоту авырмы?
– Россиядә авыр. Ул сугышлар, Чечня белән бәйле. Ләкин шәхсән үзем бернинди авырлыклар белән дә очрашканым юк. Киресенчә, мин үземнең мөселман, татар булуым белән горурланам. Танышларымның күбесе моңа ышанмый. «Син чыннан да мөселманмы?» – дип сорыйлар. Аннан соң намаз уку-укымавым белән кызыксыналар.
– Ә Сез ни дип җавап бирәсез?
– Мин намаз укымыйм.
– Ни өчен?
– Чөнки мин кайвакыт эчкәлим.
– Ташларга уйлап караганыгыз булмадымы?
– Юк. Вакыты җитмәгән әле. Әни: «Улым, әйдә, намазга бас», – ди. Әмма аңа килергә кирәк. Мин аңа киләчәкмен, дип уйлыйм. Әмма ул кайчан булыр – белмим.
– Ышану һәм ышанмау арасында дога тора дигәнгә ничек карыйсыз?
– Мин дога кылам һәм Аллаһы Тәгаләгә еш мөрәҗәгать итәм. Рамазан аенда ураза тотам, зәкят бирәм. Әлегә Хаҗга барганым юк. Ә менә әнием анда ике тапкыр булды. Тагын барырга тели. Ул минем биш яшьлек кызымны гарәпчә язарга, «Әл-Фатиха» сүрәсен укырга өйрәтте.
– Соңгы елларда мөселман исемнәре теракт, үтереш, җинаять вакытында еш телгә алына... Мөселманның мондый яшәү рәвеше турында ни уйлыйсыз?
– Беләсезме, мине барыннан да бигрәк нәрсә шаккатыра? Мөселман илләрендәге халыкларның ураза вакытында исерткеч эчемлекләр куллануы. Алар бит ислам илендә яши, шул мохиттә тәрбияләнгәннәр. Ә инде сез әйткән мөселман образы турында әйткәндә, кешеләр ислам дине өчен үзләрен корбан итәргә әзер. Мин исә шул динне тотуым белән горурланам. Мин үз баламны яклап, динем өчен көрәштә гомеремне корбан итә алам. Әмма теракт вакытында гаепсез кешеләр һәлак була. Мондый үтерешләрне оештырган кешеләр чын мөселман була алмый.
|
Иң күп укылган
|