поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.12.2017 Әдәбият

Татарстан Язучылар берлеге Әдәби ел йомгаклары ясады (ФОТО)

16 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы булды.
Җыелышта 2017 елда әдәбиятнең төрле жанрларында иҗат ителгән әсәрләргә күзәтү ясалды, докладлар буенча фикер алышулар булды, әдәби премияләр, Берлеккә яңа алынган әгъзаларга кенәгәләр тапшырылды, конкурсларга йомгак ясалды.

Әдәби ел йомгакларына багышланган  җыелыштан  “Татар -информ» мәгълүмат агентлыгы репортаж алып барды. Корреспондент – Рузилә Мөхәммәтова. 

Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелыш Берлек рәисе Данил Салихов чыгышы белән башланып китте. Ул быелгы әдәби ел уңышларын санап үтте. Җыелышны Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин алып бара.
 
Җыелышның түрендә Берлекнең Президиум әгъзалары, шул исәптән, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татрстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, күренекле язучылар Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Әхәт Мушинский һәм башкалар утыра.
 
Татарстан язучылары 2017 елда вафат булган каләмдәшләрен – Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанны, Тукай премиясе лауреаты Марсель Зариповны, Аркадий Мельниковны, Николай Беляевны, вафатыннан соң Марсель Сәлимҗанов премиясе бирелгән Ризван Хәмидне бер минут тынлык белән искә алды. 
 
Татарстан Мәдәният министрлыгы татар язучыларының бөтен тәкъдим-үтенечләренә колак салып эшли, дип белдерде Мәдәният министрының беренче урынбасары.
 
Татарстан Мәдәният министрлыгы татар язучыларының бөтен тәкъдим-үтенечләренә колак салып эшли. Бу хакта Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәламләү чыгышында әйтте. "Татар язучыларының иҗтимагый тормыштагы роле бәяләп бетергесез", - диде ул. Эльвира Камалова татар әдәбиятының бай әдәбият булуын ассызыклап, татар әдәбиятын дөнья күләменә чыгару максатыннан тәрҗемә эшенә игътибарны арттыру кирәклеген дә искәртеп үтте.
 
Эльвира Камалова татар язучыларына рәсми бүләкләр тапшырды. Татaр әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен язучы Фоат Садриевка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе, нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе тапшырылды.
 
Факил Сафин Татарстан Мәдният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде. Язучы Лирон Хәмидуллинга 85 яше тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Шагыйрә Сирень Якупова, Фирдәвес Зарифуллин министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 
 
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды.
 
Конкурсның приз фонды – 1 000 000 сум.
 
Жиңүчеләрне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнирә Абдрахманова. бүләкләде.
 
"Сез язучылар татар халкының бай тарихын, мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга һәм үстерүгә, халкыбызны рухи баетуга, берләштерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Шушы юнәлештә алып барылган матур иҗатыгызга бүген нәтиҗәлр ясап, планнар корасыз", - диде Гөлнирә Абдрахманова.
 
Ул берничә ел рәттән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән бергә уздырыла торган әдәби конкурсның матур традициягә әверелүен ассызыклады.
 
Проза әсәрләре конкурсының "Повесть" номинациясендә беренче урынны "Ак читек" әсәре өчен Айгөл Әхмәтгалиева алды, икенче урында - "Кышның бер төне" әсәре өчен Вакыйф Нуриев бүләкләнде, өченче урында - "Алтын кашыклы яңгыр" әсәре өчен – Ркаил Зәйдулла.
"Хикәя" номинациясендә беренче урында - "Дәвам" әсәре белән Рөстәм Галиуллин, икенче урында "Чоңгыл" әсәре өчен Әмирҗан Моталлапов, өченче урында - "Кәсеп кадере" хикәясе белән Фәнзәлия Бәдертдинова.
 
"Әдәби очерк" номинациясендә – Рабит Батулла – "Безнең заман каһарманы"; Гөлдәлифә Әхмәтгалиева – "Туган җирдә канатлылар"; Альберт Хәсәнов –"Бал корты".
 
Гөлнирә Абдрахманова конкурсның алга таба да дәвам итәчәгенн әйтте.
 
Быел Татарстан Язучылар берлегенә сигез язучы һәм шагыйрь кабул ителде. Берлек рәисе Данил Салихов Казаннан Алсу Шәмсутова, Ләйсән Могътәсимова, Наилә Яхина, Түбән Камадан Нурзия Мирхазова, Мөслимнән Лилия Садриева һәм Әтнәдән Гөлүсә Батталовага Татарстан Язучылар берлеге таныклыклары тапшырды. Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт "Татар-информ" хәбәрчесен белән сөйләшкәндә рус телендә язучы ике язучыга – Марат Морев һәм Ольга Овчиннкивага таныклыкларның алдарак тапшырылуын әйтте. Хәзер өлкән буын язучыларының бер өлеше социаль челтәрләрне актив куллана башлады. Хәзер тәнкыйди фикерләр журнал битләреннән электрон ресурсларга һәм интернет форумнарга күчә бара. “Әдәби тәнкыйть” жанрына күзәтү ясаган язучы Галимҗан Гыйльманов чыгышын шушы фикер белән йомгаклады. “Алга таба әдәби тәнкыйтькә күзәтү ясаганда, социаль челтәрләрдәге тәнкыйть турында да чыгыш әзерләргә кирәк булыр, – диде ул. – Бик күп фикер алышулар, бик күп аралашулар электрон ресурсларда бара”.
 
Искәртеп үтәбез, хәзер өлкән буын язучыларының бер өлеше социаль челтәрләрне актив куллана башлады. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Вахит Имамов, Ркаил Зәйдулла, танылган язучы Фәүзия Бәйрәмовалар фикерләрен җиткерү өчен социаль челтәрләрне актив куллана, Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Рәмис Аймәт, язучы Галимҗан Гыйльманов та социаль челтәрләрдә теркәлгән. Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның хәтта ике аккаунты бар.
 
Роберт Миңнуллинның балалар өчен шигырьләр язмый башлавы балалар әдәбияты өчен зур югалту. Балалар әдәбиятына күзәтү ясарга алынган язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева үз чыгышында шулай дип белдерде.
 
Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Роберт МиңнуллинТатар-информ” хәбәрчесенәаңлатма биреп: “Үзең күреп торасың бит хәзер нинди шигырьләр язылганын, –диде – Берсеннән икенчесенә күчү бик авыр. Әмма бу балалар әдәбиятыннан киткән дигән сүз түгел”.
Роберт Миңнуллин үзенең балалар әдәбияты өчен борчылуын әйтә. “Балалар әдәбиятында торгынлык чоры, – ди ул. – Бәлки заман нык үзгәргәндер, бәлки язучылар үзгәргәндер. Үзем дә шуны кичерәм. Дөресен әйткәндә, элеккечә язасы килми. Бик күп яздым. Аның бер чиге була. Яңача язасы килә. Күңелдә нәрсәдер өлгерә...”
 
Рабит Батулла  "Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну темасын күтәреп чыкты. "Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну матбугат чараларында җитәкчелекне яшәртү максатыннан эшләнә. Әдәби журналга яңа мөхәррир билгеләнәчәге турындагы яңалыкны Берлек рәисе Данил Салихов шулай дип шәрехләнде.
 
Җыелышта "Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну темасын халык язучысы Рабит Батулла күтәреп чыгарды. Ул соңгы елда журналның тиражы артуын, сыйфаты яхшы булуын ассызыклады.
 
Данил Салихов үзенең "Татмедиа" җитәкчелеге белән сөйләшүен, әдәби журналның баш мөхәррирллегенә яшь кешенең - яшь галим һәм талантлы язучы Рөстәм Галиуллин билгеләнүен әйтте.
 
Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов сүз алып журнал белән бәйле вазгыятьне аңлатып узды. Баланс комиссиясенең уңышлы узуын, журналның тиражы кимемәвен, яңа буын укучылар тартылуын ассызыклады. Коллективның да яшәргәнлеген әйтте. Илфак Ибраһимов үзенең 2018 елларда китергә җыенуын да искәртеп узды. "Мин әле 15 гыйнварга кадәр эшлим. Журналның беренче номерына үзем кул куеп чыгарып калдырам", - диде ул.
 
Илфак Ибраһимов журналга куеласы яшь мөхәрриргә уңышлар теләде. "Рөстәм Галиуллин ышанычлы егет, талантлы шәхес", - диде ул.
 
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында тапшырылган рәсми бүләкләр һәм премияләр:
 
• Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Язучы Фоат Миңнеәхмәт улы Садриевка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе тапшырылды 
• Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе тапшырылды  
• Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.
• Язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы әгъзасы Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткәне әчен һәм 85 яше тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
• Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен шагыйрә Сирень Мөхибулла кызы Якупова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
• Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен язучы Зарифуллин Фирдәвес Зәбихулла улы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
• Язучы Маликова Мәдинә Габделхак кызы Әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең ГАЯЗ ИСХАКЫЙ исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде.
• Язучы Гомәров Госман Гомәр улы (Госман Гомәр) Әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең ФАТИХ ХӨСНИ исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде
• Язучы Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы Әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең ҖАМАЛ ВӘЛИДИ исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде.
• Язучы Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы (Рәдиф Сәгъди) Әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең ТУФАН МИҢНУЛЛИН исемендәге премиясе белән бүләкләнә.
 
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уздырылучы  АВЫЛ ТОРМЫШЫН ЯКТЫРТКАН ПРОЗА ӘСӘРЛӘРЕ КОНКУРСЫНДА җиңүчеләр:
 
“ПОВЕСТЬ” НОМИНАЦИЯСЕНДӘ
• Беренче урын – Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. “АК ЧИТЕК” әсәре.  
• Икенче урын – Вакыйф НУРИЕВ. “КЫШНЫҢ ОЗЫН БЕР ТӨНЕ” әсәре. 
• Өченче урын – Ркаил ЗӘЙДУЛЛА.  “АЛТЫН КАШЫКЛЫ ЯҢГЫР” әсәре 
“ХИКӘЯ” НОМИНАЦИЯСЕНДӘ 
• Беренче урын – Рөстәм ГАЛИУЛЛИН.“ДӘВАМ” әсәре
• Икенче урын – Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ. “ЧОҢГЫЛ” әсәре
• Өченче урын –  Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. “КӘСЕП КАДЕРЕ” әсәре
 “ӘДӘБИ ОЧЕРК” НОМИНАЦИЯСЕНДӘ 
• Беренче урын – Рабит БАТУЛЛА. “БЕЗНЕҢ ЗАМАН КАҺАРМАНЫ” әсәре 
• Икенче урын – Гөлдәлифә ӘХМӘТГАЛИЕВА. “ТУГАН ҖИРДӘ КАНАТЛЫЛАР” әсәре 
• Өченче урын – Альберт ХӘСӘНОВ.  “БАЛ КОРТЫ” әсәре.
Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медальләре һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хаты :
• Разил Вәлиев
• Рүзәл Мөхәммәтшин
• Ирек Сабиров
• Зиннур Хөснияр 
• Гөлзадә Бәйрәмова
• Рәдиф Гаташ 
• Зиннур Мансуров
• Шаһинур Мостафин
• Рифат Җамал 
• Рифә Рахман 
 
Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
 
16 декабрь, 2017 ел
 
         Мәгълүм вакыт аралыгын колачлаган хисап чорында язучылар зур тарихлы әдәбиятыбызның дәвамчанлыгын иҗади тәэмин итү юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәттеләр. Гасырлардан килгән язма мирасыбыз барлык әдәби жанр буенча да сәнгать таләпләренә җавап бирә торган яңадан-яңа әсәрләр белән баетылды. Күп кенә каләм әһелләренең моңарчы сирәк яктыртылган тематик катламнарны үзләштерергә, заманча стиль мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга омтылуы уңай күренеш буларак бәяләнергә хаклы. Композицион камиллеккә ирешүдә дә күпмедер алга китеш сизелә. Безнең өчен мөкатдәс саналган авыл тормышын беркадәр үзгәрәк яссылыкта – гамьле кайгыртучанлык аша сүрәтләү даимилек төсен ала башлады. Тарихи әсәрләр язу да тасвир объектларын төрләндерү күзәтелә. Күренекле шәхесләр турында романнар иҗат итү халкыбызның зурлыгын раслауда да, күпне белергә теләгән укучының ихтыяҗын канәгатьләндерүдә дә перспективалы отыш китерә. Бу җәһәттән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергәлектә үткәрелеп килгән конкурс, шулай ук дәүләтебезнең максатчан ярдәме прозаның әлеге тармакларын көчәйтергә бәрәкәтле этәргеч бирде.
•          Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бездә өлкән, урта һәм яшь буын иҗатчылар бергәлеге әдәбият алдындагы теләсә нинди катлаулы бурычларны үтәргә сәләтле.Олуг вазифаны уртак җигемдә башкаруның нәтиҗәлеге шигърият өлкәсендә аеруча калку чагылыш таба. Ошбу жанрның элгәрләр тарафыннан яуланган дәрәҗәсен шагыйрьләребез бүген дә шактый югары тота. Шигъри әсәрләр образлы фикерләү тирәнлеге, күңелләргә үтеп керерлек миллият гаме, форма төрлелеге ягыннан аерылып тора. Үзенең традицион ярларына тулып агучы шигърияткә талантлы яшьләребез дә заманча сулыш өрә.
•          Гәрчә балалар өчен иҗат итүчеләр бездә чагыштырмача азрак булса да, хисап чорында яшь варисларыбыз китапханәсенә дә кызыклы әсәрләр байтак өстәлде. Шунысы да сөендерә, аларда эчтәлек ягыннан да, жанр җәһәтеннән дә яхшы мәгънәсендәге чуарлык күзәтелә. Бүгенге чор барысының рухиятендәге кайбер креатив үзгәрешләр дә сизгер каләм осталары тарафыннан дикъкать үзәгенә алына. Өлкән укучыларга йөз тоткан язучылар да яшь буынга үзләренчә өлеш чыгарырга тырыша. Мондый омтылыш хуплауга лаек.
•           Заманча тенденцяләрне иҗади үзләштерү юнәлешендәге эзләнүләр безнең драматургиядә дә уңышлы дәвам иттерелә. Моның игътибарга алырлык нәтиҗәләре аерата  яшьләр һәм балалар өчен язылган әсәрләрдә ачык күренә. Яңа авторлар да күзгә ташлана, пьессаларның куелыш географиясе дә киңәя. Кайбер драматургларыбыз башка халыкларның театрларын да яулый башлады. Киносценарийлар өлкәсендә дә азмы-күпме җанлылык тоемлана. Һәрхәлдә, сәхнә сәнгатендә затлы әсәрләргә ихтыяҗ бар, халык һәрбер спектакль премьерасын көтеп ала.
•          Рус телендә иҗат итүче язучыларыбыз да һәр әдәби жанрда да нәтиҗәле эшләп килә. Республикабызда төрле чаралар үткәрүдә дә алар мөмкин кадәр активлык күрсәтә. Милли әдәбият үрнәкләрен рус теленә тәрҗемәләргә дә безнең каләмдәшләр шактый зур өлеш кертә. Аларның иҗади катнашы белән быел да берничә китап дөнья күрде, Россия күләмендәге көндәлек матбугат басмаларында татар язучыларының әсәрләре тәкъдим ителде. Гомумән, бездә тәрҗемә эше  алай начар куелмаган.Төрки телләрдә һәм башка халыклар телендә аерым китапларыбыз яки күмәк җыентыклар чыккалап тора. Татар әдипләренең әсәрләре белән Европа укучысы да таныша. Үзебезнең телгә күчерелгән китаплар Татарстанда да нәшер кылына. Шунысы отышлы: милләтара Багланышлар кысасындагы тәрҗемә эше ике яклы рәвештә алып барыла.
•          Югарыда шәрехләп үтелгән әдәби хәрәкәтне, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге әйдәкли. Әдәби тормышның көндәлек эшләрен координацияләүдә оешмабыз көченнән килгәнчә иҗтиһат куя.
•          Шул ук вакыт та язучыларыбызның иҗат эшчәнлегендә үзгә игътибар сораган мәсьәләләр дә байтак. Мәсәлән, халыкның милли үзаңын үстерү мотивы безнең әсәрләрдә ничектер тоныклана башлады. Бүгенге глобаль дөньяда гафу ителмәслек мондый хәл прозада да, шигърияттә дә, драматургиядә дә шәйләнә. Яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияли торган әсәрләргә дә кытлык сизелә. Публицистикага да милли гамь-ваем, тирәнлек, массштаблылык, зирәкләргә гомумиләштерү җитми.Тулаем, әдәбият белеме үссә дә, әдәби тәнкыйть әлегә сүлпәнлек күрсәтә. Тәрҗемә эше башлыча аерым авторларның инициативасы белән башкарыла, әсәрләрне тәлапчән төстә сайлап алу тиешле югарылыкка куелмаган.
•          Татарстан Язучылар берлеге рәисенең хисабын, жанрлар буенча махсус докладларны һәм фикер алышуда ясалган чыгышларны тыңлап, Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш түбәндәге тәкъдимнәрне кертә:
•  
• – халыкның милли үзаңын үстерү, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү әдәби эшчәнлектә игътибар үзәгендә торырга тиеш;
• – милли яшәешнең кичектергесез көнүзәк мәсьәләләре уңаннан республика гаммәви матбугат чараларында төпле чыгышлар оештырырга, халкыбызның төрле даирәләрендә, бигрәк тә ата-аналар арасында эзлекле рәвештә аңлату эшләре алып барырга;
• – килеп туган гаять мөһим проблемаларга багышлап, Язучылар берлеге каршында эшләп килүче остаханәләрнең берләштерелгән утырышын үткәрергә;
• – һәр елның апрель аенда язучыларның Г. Тукай клубында Туган тел бәйрәме уздырырга;
• – “Казан утлары” журналында ана телебезгә багышланган иң яхшы шигырьләргә конкурс оештырырга;
• – бөек шагыйребез Г. Тукайның “Туган тел” шигырь-гимнына  һәйкәл- скульптур ансамбль булдыру мәсьәләсен республика җитәкчелеге алдында яңадан күтәрергә.
• – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган конкурсны дәвам итәргә;
• – әдәбиятның башка жанрлары әйтик, шигърият буенча конкурс оештыру мөмкинлекләрен эзләргә;
• – лаеклы әдәби алмаш тәрбияләү максатыннан, төрле семинарлар, тәҗрибәле әдипләр белән мастер-класслар үткәрергә;
• – яшь каләм ияләренең күмәк җыентыкларын бастырып чыгару өчен хөкүмәттән грантлар алу җаен табарга;
• – Язучылар берлегендә профессиональ тәрҗемәчеләр төркемен һәм әсәрләрне сайлап алу буенча белгеч-экспертлар советы булдырырга;
• – милли әдәбиятлар арасындагы багланышларны ныгыту һәм үстерүне нигездә гамәлгә ашыра барырга.
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»