поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.12.2017 Мәдәният

Лилия Мәхмүтова юбилеен үткәрде (ФОТО)

15 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе узды.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова юбилярны үткән гомер бәйрәме белән котлап, театр сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен аны республикабызның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Моннан тыш, ул Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин юллаган котлау сүзләрен дә җиткерде.
 
«Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләү дәверендә сез үзенчәлекле, күпкырлы образлар тудырдыгыз. Сез беренче рольләрегездән үк үзегезне кабатланмас артистка итеп таныттыгыз. Елдан-ел актерлык осталылыгыз үсә һәм яңа үрләр яулый. Сезнең күпкырлы талантыгыз татар театр сәхнәсен бизи, тамашачыларны шатландыра. Сезгә киләчәктә дә иҗат уңышлары, саулык, гаилә бәхете телим», — дигән сүзләр бар иде әлеге котлау хатында.
 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Лилия Мәхмүтовага конгресс медален тапшырды.
 
Күренекле актрисаны бу кичтә шулай ук якыннары, хезмәттәшләре, Татарстанның театр коллективлары вәкилләре, курсташлары, иҗатташ дуслары тәбрикләде.
 
Тантаналы кичәдә Лилия Мәхмүтова катнашындагы «Эх, алмагачлары!», «Гөлшаян», «Мәхәббәт чишмәсе» спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.  Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдә юбилярны котлап, җырчылар Булат Нигъмәтуллин, Резедә Төхвәтуллина, Илсөя Бәдретдинова,  Валерий Шрыков, «Казан бию» ансамбле, юмор осталары Камил Кәримов, Раил Садриев, Җәвит Шакиров һәм башкалар чыгыш ясады. Тамашачы Исламия, Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар триосы башкаруында да җыр ишетте.   
 
Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Хәлил кызы Мәхмүтова 1967 елның 12 сентябрендә Казанда туа. Иҗади гаиләдә үссә дә, ул театр дөньясына урау юллар аша килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма театраль гаиләдә тәрбияләнүе, театр сәнгатенә карата кызыксынуы үзенекен итә – дүртенче курста студент кыз университет белән хушлаша һәм Казан театр училищесының икенче курсына укырга керә. Биредә ул Илдар Хәйруллин курсында белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң, Лилия Мәхмүтова Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.  
Театрдагы беренче рольләреннән үк ул үзен кабатланмас, талантлы артистка итеп таныта һәм Рева (“Минем әти мировой”, И.Юзеев), Миләүшә (“И машина, машина, җитте минем башыма”, Р.Вәлиев), Резидә (“Резидәкәй”, Ш.Мәҗит), Мөнирә (“Гашыйклар тавы”, И.Юзеев), Розина (“Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”, П.Бомарше), Гөлбану (“Хуҗа Насретдин”, Н.Исәнбәт), Хәлимә (“Башмагым”, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи), Алинә (“Син бит минем бергенәм!”, И.Мәхмүтова) һәм башка образлары белән тамашачы йөрәгенә юл сала.
Лилия Мәхмүтова һәрвакыт ялкынланып иҗат итә. Аның иҗатына табигыйлек хас. Әйтик, соңгы елларда башкарылган Гөлшаян (“Гөлшаян”, М.Әмир), Зәмзәмия (“Мәхәббәт чишмәсе”, И.Мәхмүтова), Гөлнур (“Сүнгән йолдызлар”, К.Тинчурин), Мәрхәбә (“Соңгы риваять”, М.Маликова), Фәридә Рәисовна (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Әсма (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев) һәм башка рольләре тормышчан бизәкләр белән сугарылган. 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 18.12.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»