|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2017 Шоу-бизнес
Рифат Зариповка шәп бүләк ясаганнар: җырчы ферма ачарга җыенаРифат Зариповка концертларында нинди генә бүләк ясамыйлар. Күптән түгел Лаешта узган концертында түбәтәйле үрдәк бүләк иткәннәр. Лаеш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе: "Арча районында сиңа әтәч бүләк иттеләр. Чистайда какланган каз бирделәр. Арча белән Чистайдан ким җиребез юк" - дигән сүзләр белән сәхнәгә түбәтәй кидерелгән үрдәк чыгарган, дип яза Акчарлак. "Менә шул традицияңне бозмыйча безнең үрдәкне дә балконыңа алып кайтып куй инде", – дип өстәгән җитәкче.
"Җәмәгать мин тиздән ферма ачам. Әтәч, каз бар, бүген үрдәк бирделәр. Тагын нәрсә көтә икән мине алда?" – дип язган җырчы “Инстаграм” битенә.
--- |
Иң күп укылган
|