поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.12.2017 Ана теле

Сүз иҗаты: Тел сәясәте кирәкме?

Соңгы дүрт язмабыз телебезнең үзенчәлекле берәмлекләреннән саналган неологизм һәм архаизмнар турында булып, төп диккать аларны бүгенге сөйләмдә ничек куллануга юнәлтергә тырышылган иде. Игътибар иттегез микән, язмалардан соң темага турыдан-туры кагылган фикер, сорау, тәкъдимнәр булмады диярлек.

Бөтенләй битараф калдылар дию дә дөрес булмас; очрашып сөйләшүләрдә, телефон әңгәмәләрендә язмалар искә төшерелде. Икесенә генә тукталам.

Менә авыл мәктәбенең татар теле укытучысы, интернетчыбыз бу хакта сорашканда: “Әй, сәясәткә баттык әле, телне уйлаган да юк”, дип шаяртты. Радиода эшләүче, тел темасына битараф булмаган җурналистыбыз: “Азатлык” радиосы ни ди соң? дип кинәяләде. Ике “фикер” дә уйланырга сәбәп-нигез икән ич! Башта беренчесенә – “сәясәткә” – тукталып алыйк. Бу арада (2017, сентябрь–декабрь) иң өстәге – җитәкче оешмалардан алып, татар теле укытыла торган гади мәктәп, гимназия, көллиятләрдә, югары уку йортларында, алар эшенә кагылышлы оешмаларга кадәр булсын, матбугат, радио, телевидениедә, интернетның кайбер сайтларында булсын ана телебезнең рәсми дәүләт теле икәнен искә төшереп, аның бүгенге гамәли кулланылу хәле турында күп сөйләнелә.

Ягъни үзенә бер максатчан сәясәт бара. Һәр сәяси кузгалышның (кампаниянең) максаты булмый калмый. Бу юлы максат: җәмгыятьтә “соңгы егермебиш елда, ягъни үзгәрешләр чорында татар телен дәүләти куллану кыйбласында алга китеш булмады, хәзер эшкә тотынырга кирәк”, дигән нәтиҗә ясаттыру бугай. Гел шуны тукыйлар. Телне сакларга кирәк, югыйсә ул бетә, ул беткәч, милләт тә, халык та бетә дип өркетү, үгет-нәсихәт, кыскасы, гомуми “кызыл сүз”. Телне, аны куллануны җитди өйрәнүдән игътибарны читкә юнәлтүе, вакыт, көч исраф итүе белән хәтта зарарлы шау-шу, ыгы-зыгы, сәяси бушсүз китте. Чирек гасырлык үкенечле сабактан нинди гыйбрәт алырга, бүген иң кирәкле кайсы гамәлгә өстенлек бирергә, моны кем эшләргә тиеш – уйлану-гәпләшүне менә шул кыйблага юнәлтергә кирәк тә бит.

Телебезне кайгыртып, аның киләчәген дә уйлап тәгаенләнгән язмаларыбызга милләттәшләребезнең, аеруча яшьләрнең диккате берникадәр сүрелүгә азрак кәеф китсә дә, аның сәбәпчесе – әлеге сәяси тузгып алуга, төп темабыздан бераз тайпылып булса да, гамьсез калмаска дигән карарга килдек. Телебезгә зыян китерә торган теләсә нинди гамәлгә каршы чыгу мәслихәттер. Хәер, бу кыйблада да безнең тәҗрибә җитәрлек бит. Хәтерлим: заманында дәүләт теле дип бушкуык вәгазь, нотыклар белән зиһен томалау көчәйгәч, матбугатта “Сәясәт – бер көнлек, телләр – мәңгелек” дигән язма белән чыгыш ясарга мәҗбүр булган идем.

Шуннан кайбер фикерне кабатлап китү бүген дә зарарлы булмастыр. “Дәүләт теле югарылыгына күтәрелеп, шундый вазыйфа үти ала торган тел, әлбәттә, шөһрәтле, дәрәҗәле, дәүләткүләм кирәкле. Без бүген татар теле дә шундый булыр дип өметләнеп яшибез. Хәзер дә аның Татарстанда дәүләт теле дәрәҗәсендә рәсмиләштерелүе аралашу чарасы буларак, иҗтимагый күренеш буларак үсүенең югары баскычына күтәрелүе турында сөйлидер.

Шушы югары вазыйфасын тизрәк гамәлдә, чынбарлыкта да үти башласын иде. Чын-чынлап дәүләт теле булганда гына ул илкүләм дәүләти сәясәт үткәрү коралы була ала, халкыбыз, нинди генә милләт кешеләреннән тупланган булуга карамастан, аны чын мәгънәсендә җәмгыяви, дәүләт эшләре башкару өчен фикерләү, хәрәкәт итү, аңлашу-аралашу максатында куллана алыр.

Гомумән дә, дәүләт теле дигән төшенчә ул безнең аңда нәкъ менә халыкларның дәүләткүләм, илкүләм дәрәҗәдә, эшчәнлекнең төрле өлкә, даирәләрендә фикер йөртүе, аңлашу-аралашуы өчен кирәкле, дәүләтнең, ягъни аның хакимиятенең, җитәкчелегенең, җәмәгать оешмаларының халык белән аралашуы өчен кирәкле, яраклы тел. Шушы телдә дәүләтнең рәсми канун, кагыйдәләре игълан ителә, идарә, мәхкәмә эшләре, дипломатия башкарыла, белем алу гамәлгә ашырыла, матбугат, радио, телевидениедә, интернетта хәбәр алмашу, мәдәният, тәрбия. дин эшчәнлеге шушы телдә бара. Тел менә шушындый иҗтимагый-социаль яссылыкта, шулай ук фәнни яссылыкта эш йөртүгә сәләтле икән, ул инде сәясәткә турыдан-туры катнаша башлый, ягьни сәясәт үткәрүдә корал буларак аның көче һәм тәэсире эшкә җигелә. Сәясәтне “кызыл сүз”дән бүген гамәли чараларга юнәлтү мөмкинлеген күрсәткән мисаллар үзебездә дә бар.

Мәсәлән, Президентыбызның әледән-әле тел әхвәлен искә төшергәләве, иң мөһиме, кайбер гамәлләре белән үзенең үрнәк күрсәтүе, әйтик, бүтән мәмләкәтләрдә милләттәшләр белән очрашканда саф татарча сөйләве, аларга милли сәнгатебез, мәдәниятебез үрнәкләрен күрсәтергә тырышуы, үзебездәге чараларда да ара-тирә милли сәнгать, мәдәният турында, шул вакыт телне дә искә төшереп, сөенеп йә борчылып татарчалап кыю, үткен генә фикер әйтеп куюы, ышанычлы дәлил буларак кабул ителеп, күңелдә өмет кузгатып куя бит. Хәер, элегрәк тә, егермебиш ел буена, мондый адымнар ясалмады түгел.

Тик татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыру программалары (Дәүләт советыныкы, Татарстан Министрлар Кабинетыныкы, аерым дәүләти һәм җәмәгать оешмаларыныкы) кабул ителеп, аларның үтәлешенә рәсми рәвештә хисап тотылгаласа да, аерым рәсми җаваплы шәхесләр башкаруында гамәлгә ашырылмады, гаеплеләр җавапка тарттырылмады. Хәзер килеп, бу кыйблада Президент үзе борчылып, кирәклегенә, ихтыяҗына үзе ихластан инанган, үтәлешен үз җаваплылыгына ала алган, гамәлгә ашырылуын чыннан да гарантияләнгән тәкъдимнәрдән торган рәсми програмга тотынуы зарурдыр. Аның мондый адымнары фәнни нигезле, дәлилле, дәүләти кануннарга нигезләнгән, үтәлә алуы гарантияләнгән булырга тиеш. Аның күптән түгел генә “бездә эш кәгазьләре мәҗбүри ике телдә булырга тиеш” дигән фикерен тизрәк фәрман итеп рәсмиләштерергә, үтәтү чараларына керешергә иде. Күрдегезме, һич теләмәсәк тә, елан авызына суырылып кереп киткән җәнлек кебек, без дә ирексездән сәясәт шаукымына бирелеп алдык.

Әйткәнебезчә, бу фикер-уйланулар, ягъни тел сәясәте темасы безнең язмаларга турыдан-туры кагылмый, шуңа күрә без интернетчыларыбызның. аерым алганда инде телгә алынган фикерләргә, шулай ук соңгы язмабыз ахырында теркәлгән Ирек Садыйковның сәяси фикеренә җавап бирүне өстебезгә алмыйбыз.

Без бу кыйблада ана телебезнең язмышын кайгыртырга алынган милләттәшләребезгә теләктәшлек белдереп чикләнәбез. Язмабыз башында әйтелгән икенче фикергә тукталсак, каләмдәшемнең “Азатлык” радиосын минем язмалар белән бәйләп искә алуы да төп тезисыбыздан (неологизм, архаизм) бигрәк сәясәткә бәйлерәк шикелле. Бу арада “Азатлык” радиосы да сәяси ызгышлар аркасында телгә алынды. Тик бу хәлнең безнең язмага һич тә тема ягыннан кысылышы юк.

Хәтерләсәгез, “Азатлык” яңа сүзләрне ясау, куллану турындагы язмада менә мондый тезиска мисал итеп китерелгән иде: яңа сүз ясау ихтыяҗы килеп туса, эзләнергә тотынсаң чыннан да төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәсең. Менә бер очрак: кичәле-бүгенле генә АКШ –Россия сәяси мөнәсәбәтләрендә низаг чыгып, кайбер гаммәви чараларны урысча “нежелательный” дип тамгалап, кирәксенми башладылар. Төшенченең рәсми-иҗтимагый төсмере барлыкка килеп, аралашуда активлашып ук китте; терминны татарча да белдерергә кирәк иде – сүз табу мәсьәләсе пәйда булды. Мәсьәлә турыдан-туры үзенә дә кагылганга, моңа иң башта “Азатлык” радиосы алынырга мәҗбүр булды. Сизелеп тора: уйланганнар, эзләнгәннәр! Беренче хәбәрләре “Русия Думасы "теләнмәгән" сайтларны томалау турында канун кабул итте” иде. Интернетчылар, әлбәттә инде, “теләнмәгән” сүзенә диккать иттеләр, килешмәүчеләр булды, чөнки бүгенге татар аны иң әүвәле теләнү (хәер сорау, түбәнсенеп үтенү) мәгънәсендә куллана”...

Гафу итегез, күптән түгел генә бәян ителгән язмамны күчерә башладым. Кызыксынуыгыз дәвам итсә, ачыгыз да карагыз. Ә болай ниятемне инде төшендегез бугай: тел куллануның бүген кирәкле ихтыяҗын ачыклаганда “Азатлык” радиосы тәҗрибәсен файдалануда бернинди сәяси ният юк. “Азатлык” радиосын мин Татарстан радиосы белән янәшә гомерем буе тыңлап яшәдем. Журналист буларак башлыча аның ана телебез белән ничек эш итүе, аеруча каләмдәшләремнең яңа төшенчә барлыкка килгәндә аңа яңа сүзне ничек тәгаенләүләре кызыксындырды. Туксанынчы елларда, җәмгыятебездә үзгәрешләр башлангач, бу мәсьәлә аеруча көчәеп, татар телен дәүләт теле дип рәсми игълан да итеп, гамәли адымнарга керешкәч, аларны тормышчан итүдә чынлап иҗатка бирелгәннәр арасында “Азатлык” иң активларыннан, нәтиҗәле эшләүчеләрдән иде.

Бу темага язмалар әзерләгәндә шул еллардагы күзәтүләремә игътибар иттем. Алар – үзенә бер тәҗрибә сабаклары. Иҗатчыларыбызның бу кыйбладагы эшчәнлеге,бүген дә дәвам итә. Күреп торасыз, язмаларымда алар иҗатыннан мисалларны уңаеннан да, тискәресеннән дә китерә торам. Форсат чыкканда, кызыксынучылар булганда, кайбер нәтиҗәләрне, аерым язма сыйфатында, интернетчыларга да җиткерергә тырышырмын. Фикерне түгәрәклибез. Нишләмәк кирәк, язманы үзебез һич теләмәгән “сәясәт” белән тәмамларга да туры килә. “Азатлык” әле бүген дә урысча әйткәндә”...в числе иностранных средствах массовой информации, выполняющих функции иностранного агента”, ягъни үзебезчә тәрҗемә итеп әйтсәк, “чит ил агенты”.

Шул ук вакытта анда эшләүче милләттәш каләмдәшләребез ана телебезне хөрмәтләп, аңа нык таянып эшләүче иҗатташлар булып кала бирә. Бу очракта алар “ят агент “ неологизмын тәкъдим итеп, чын иҗатчы булып калганнар. Темабызга турыдан-туры кагылмаган тезиска гәп куертып алуыбыз да берникадәр кирәкле булгандыр дигән юаныч белән аны тәмамлап, киләсе язманы, Аллаһы боерса, архаизмнарга багышларбыз.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 18.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»