|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2017 Хәйрия
Халыклар дуслыгы йорты хәйрия проектына кушылдыТатарстанның Халыклар дуслыгы йорты физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен оештырылган «Оранжерея Добра» хәйрия проектында катнаша. Проект волонтерлар булышлыгы белән Иппотерапия үзәгендә үтә. «Оранжерея Добра» — махсус иярсез килеш ат җигеп йөрү методы ярдәмендә терапия уздыручы иппотерапия үзәге. Бүгенге көндә дәвалауда мондый метод куллану бик перспективалы санала. Әлеге метод һәм хисси-психологик коррекция нәтиҗәсендә ДЦП белән авырган балалар аякка басалар. Биредә балалар бушка дәвалаланалар.
Хәйрия акчасына инде ипподром һәм оранжерея өчен кунак йорты төзелгән. Әмма алар җылы ел фасыллары вакытында гына эшлиләр. Бүгенге көндә төзү эшләрен тәмамлау өчен акча җыю гамәлдә.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
“Зарождение” Фонды
ОАО «Ак Барс» Банк, 420111, Кремль ур., 8 йорт
БИК 049205805
ИНН 1653001805
КПП 165502001
ОГРН 1021600000124
Кор/сч. 30101810000000000805
р/сч. 40703810745020000040
яки
4276 6200 3783 7022 — Сбербанк картасы (Илья Николаевич М.)
--- |
Иң күп укылган
|