поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.02.2010 Медицина

ГОМЕРНЕ ОЗАЙТЫЙМ ДИСӘҢ, АНЫ КЫСКАРТМАСКА КИРӘК

4 февраль – Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне. Барлык кешелек бу астыртын һәм мәкерле, адәм баласын сары сагышларга сала торган авыруны җиңү өчен ничәмә-ничә еллар баш вата, эзләнә. Ачышлар, уңышлар да булып кына тора: төрле яңа препаратлар, заманча медицина җиһазлары уйлап табыла, катлаулы операцияләр уңышлы тормышка ашырыла. Еллар үткән саен бу яман чирнең серләре ачыла барса да, ул әле дә ахыргача авызлыклый алмаган авырткан урын булып кала бирә.

Шундый табышмакларны чишү, четерекле мәсьәләләрне уңай хәл итү юнәлешендә нәтиҗәле эш башкарган галим һәм табибларыбыз бар безнең. РФның атказанган табибы, табигать фәннәре профессоры, академик, “Ел онкологы” исеменә лаек, 42 ел буе Гиппократ антына тугры хезмәт иткән КДМУның онкология кафедрасы бүлеге мөдире Фоат Шәйхетдин улы ӘХМӘТҖАНОВ шундый үҗәт һәм абруйлы аксакалларның берсе. Аның нинди дәрәҗәләргә ия булуын дәвам итеп, шактый санарга мөмкин. Киң күңелле, гади, кешелекле һәм кечелекле, акыл белән идарә итә торган эш аты, диләр хезмәттәшләре аның хакында. Ул күп вакытын катлаулы операцияләрдә, студентлар янында, эшлекле конференцияләрдә үткәрсә дә, безнең белән дә әңгәмә корып алды.

 

– Фоат Шәйхетдинович, бүген сәламәт яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар кебек. Ә нинди факторлар яман шеш авыруларына китерә?

 

– Беренче фактор итеп атмосфераның пычраклыгын әйтер идем. Үпкә рагы барлыкка килүдә начар экологиянең өлеше зур.

 

Икенчесе – тәмәкене күп тарталар. Бу Петр I нең илгә керткән беренче хатасы. Тәмәкене яндырганда яман шеш авыруына җирлек тудырган сумала хасил була. Анда Менделеев таблицасындагы бөтен элементлар да бар. Эксперимент үткәреп, шушы сумаланы йорт куяннары колагына сылап караганнар. Аларның 70 %ында 3 ай эчендә рак барлыкка килгән. Моннан нәтиҗә ясау авыр түгел.

 

Өченче фактор – ул эчүчелек. Ирләр ашказаны, үт куыгы, бавыр рагы белән күп авырый. Яман шеш бавырның дөрес эшләмәвеннән барлыкка килә. Алкоголь нәтиҗәсендә ашказаны функциясе бозыла, бавырдагы күзәнәкләр үлә, кешенең иммунитеты начарлана.

 

Дүртенче мөһим фактор – дөрес тукланмау. Без артыгын ашыйбыз. Беренче, икенче ашлар белән ризыкланганнан соң, эчне сыеклык белән тутырабыз. Кеше өстәл яныннан туеп китәргә тиеш түгел. Кирәгеннән артык ашау нәтиҗәсендә матдәләр алмашы бозыла, ә бу үз чиратында органнарны туздыра, аларның функциясе бозылуга китерә. Бавыр барлык ризыкны да эшкәртеп бетерә алмый. Күкрәк яман шеше дә күбрәк таза хатын-кызларда очрый.

 

Туклануны башта чәй эчүдән башлау яхшы. Ашыкмый, чәйнәп бетереп ашарга кирәк. Диета тоту да файдага түгел, иммунитет начараюга, туберкулезга китерергә мөмкин. Рак авыруларында җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең, әхлаксызлыкның да өлеше юк түгел.

 

– Ә наркоманлык яман шешкә этәрәме?

 

– Алар ракка кадәр килеп җитә алмыйлар, яшь килеш үлеп бетәләр. Ә менә СПИД белән авыручыларда лейкоз, саркомалар күзәтелә.

 

– Күпләр авырту тоймау, организмындагы үзгәрешләргә игътибар итмәү белән соңара. Вакытны оттырмас өчен, нинди билгеләр сизелүгә табибка күренергә кирәк?

 

– Күп кеше чирне үтәр әле дип сузып йөри. Тиредә таплар барлыкка килсә, миңнәрнең төсе үзгәрсә, телдә, лимфоүзәкләрдә үзгәрешләр, гомуми хәлсезлек сизелсә, төрле органнарда төерләр пәйда булса, хатын-кыз органнарында, күкрәкләрдә бүлендекләр хасил булса, соңармый табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Булган төерләрнең үсүе яки кимүе дә кешене сагайтырга тиеш.

 

– III, IV стадияләрдә яман шешне җиңүгә өмет азая. Күпме кеше вакытында килми кыйммәтле вакытны кулдан ычкындыра. Метастаз ничәнче стадиядә башлана?

 

– Яман шешнең башлангыч I, II стадияләрендә 60-80 % кеше терелә. Гомумән алганда, рак белән авыручыларның 60 %ы сихерче, экстрасенсларга йөреп соңара. Соңгы стадияләрдә генә безгә киләләр, кайларда булганлыкларын яшерәләр. Гипноз белән яман шешне җиңеп булмый, ул вакытлыча тынычландыра гына. Лимфоүзәкләрдә метастаз төрле стадиядә дә башланырга мөмкин. Бавыр һәм үпкә аеруча тиз метастаз бирә. Ул төрле органнарда үлчәмгә карап та төрлечә була. Тирәнгәрәк керсәң, яман шешнең 16 стадиясе бар.

 

– Соңгы елларда ракның яшәрүе күзәтеләме?

 

– Андый фикерне ишетергә туры килсә дә, ул фактта алай түгел. Элегрәк 50 гә 50 % туры килсә, бүген яман шешнең 70 %ы өлкән яшьтәгеләрдә күзәтелә. Лев Толстой үз чорында ирләрнең уртача яшен 35 дип бәяләсә, хәзер ул 60 яшь исәпләнә. 90 ны узучыларны озын гомерлеләргә саныйбыз.

 

– Нәселендә яман шеш белән авыручылар булу кешене сагайтырга тиешме?

 

– Туганнарда, әти-әнидәге авыру кабатлана дип булмый. Шулай да, ашказаны, эчәк, күкрәк рагының генетик бәйләнеше бөтенләй юк түгел. Тикшеренеп тору зыян итмәс. Ә күңелгә шик килмәсенгә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тәмәке тартмаска кирәк.

 

– Дини кешеләрнең хәтәр авыруларны да җиңелрәк кичергәнлеген беләбез. Бу сүзләрдә чыннан да хаклык бармы?

 

– Курку, шикләнү авыруны көчәйтә генә. Дингә ышану бу очракта зур әһәмияткә ия. Дини кешеләр сабыр була, авыруга Аллаһ яраткан кешесенә биргән сынау итеп карыйлар, аның ярдәме белән терелүгә ышаналар. Өметләнү савыгуга ярдәм итә Ислам дине чиста, анда начарлыкка урын юк.

 

– Яман шешнең туклануга да бәйле булуын әйтеп үттегез. Матур күренсен, озак саклансын өчен төргәкләнгән ризыкларга төрле консервантлар кушалар. Ниндирәк азыкларга өстенлек биреп, кайсыларын өстәлдән читләштерү хәерле?

 

– Бар нәрсәне ашарга кирәк, тик чамасын белеп. Сәламәт булып күренсә дә, бүген 80 % кеше артыгын ашаудан, дөрес тукланмаудан гастрит белән авырый. Майлы һәм камыр ризыкларын ашамаска киңәш итәләр. Артыгын кулланмаганда алар организмга үз урынында кирәк. Күбрәк кыздырып түгел, ә парда пешерегез һәм яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирегез.

 

– Ни кызганыч, бүген авыллардагы даруханә, хастаханәләр ябылып, ул биналар профилакторийларга әйләнеп бара, табиблар штаты кыскартыла. Ә бит әзерлекле кадрлар күп нәрсәне хәл итә.

 

– Кәгазь боткасын бетерсеннәр иде. Үзәкләштерү авыл кешесе файдасына түгел.

 

Кадрларга килгәндә, тәҗрибәле онкологлар әзерләү авыр. Чын онколог дәвалаган кеше 2-3 тапкыр озаграк яши. Чит илләрдәге табиблар бер сменада нибары 5-6 кешене кабул итә, ә бездәге онкологларга 30 кеше туры килә. Авыруны 10 минут эчендә карап өлгерергә кирәк. Ә хирургларга тагын да аз вакыт бирелә, нибары 5 минут. Шуңа да авырулар күп вакытта табибка танышлар аша күренергә тырыша. Акчасы булмаса да, авыл кешесенең күбесе шушы адымга барырга мәҗбүр.

 

– Яман шешне кисәтү йөзеннән бездә нинди акцияләр үткәрелә?

 

– “Сәламәтлекнең милли проекты” дигән дәүләт программасы бар. Казанның Себер трактындагы онкологик үзәктә маммология диагностикасы эшли. Мондый акцияләрне җәмәгать оешмалары да оештыра. Әмма халык андый чараларга актив йөрми. Сайласыннар өчен кайчак депутатлар да шундый изге эшкә алына. Үзләре килүчеләр белән чагыштырганда, акция вакытында яман шеш ачыклану 10-15 %ка артыграк күзәтелә. Урыннарда өйләргә йөреп тикшерүләр булып тора. Санаторийга барырга дип путевка тутыртырга килеп, яман шеш ачыклану фактлары да очрый.

 

– Эш практикагызда могҗизалы хәлләр дә буламы?

 

– Күп нәрсәгә могҗиза итеп карыйбыз. Бу авыру әлеге көнгә кадәр ничек яшәде икән дип гаҗәпләнәбез. Яшькә карап тормыйбыз, ярдәм итү өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланабыз, студентларга да шулай өйрәтәбез. Аналыктагы яман шеше үпкәсенә метастаз биргән 82 яшьлек әбине бүген үлә дигәннәр иде. Операциядән соң терелеп, инде 10 ел яши.

 

– Яман шеш белән авыручылар кайсы районнарда күбрәк?

 

– Барысында да бер чама диярлек. Производство булган җирлекләрдә – Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә чагыштырмача күбрәк. Уртача алганда, 500-600 кешегә 1 авыру туры килә.

 

Әңгәмәбез ахырында Фоат Шәйхетдиновичтан җитди авыруларны кисәтүдә барлык газета укучылар өчен дә гади бер рецепт әйтүен үтендем. “Һәрчак шат күңел белән елмаеп йөрергә, оптимист булырга кирәк”, – дип озатып калды ул, җылы карашы белән.

 

Чыннан да, бик гади һәм мөһим аның бу фикере. Сәламәт кеше генә көләч була ала бит. Авыруларны кара кайгыга батып, күпме иза чигеп дәвалаганчы, аларны булдырмау чараларын күрү күп тапкырга җиңелрәк. Бу җәһәттән Шәүкәт Галиев әйткән бер хикмәтле җөмлә хәтердә яңарды: “Гомерне озайтыйм дисәң, аны кыскартмаска кирәк”, – ди ул. Чынлыкта да шулай ләбаса.


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 05.02.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»