поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.12.2017 Шоу-бизнес

Елның иң кɵтелгән музыкаль вакыйгасы – «Татар җыры»ның НӘТИҖӘЛӘРЕ билгеле булды

«Пирамида» күңел ачу үзәгендә, елның иң кɵтелгән музыкаль вакыйгасы – XVIII «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале узды. Меңләгән тамашачы уникаль шоу шаһиты булды һәм бɵтенлэй башка, яңа «Татар җыры» белән танышты.

Фестивальнең башыннан ахырына кадәр барган узгәрешләрне һәркем тойгандыр: яңа бизәлеш, яңа музыкаль борылышлар, яңа тɵсләр. 18 яшен «Татар җыры» бɵтенебез күреп ияләнгән ал тɵсмерләрдә түгел, ә затлы зɵбәрҗәт тɵсенә «киенеп» каршы алды. 

Традиция буенча,  фестиваль Республикабызның иң күренекле һәм танылган шәхесләрен бергә җыйды. Церемониянең тɵп кунагы – Татарстан Республикасы президенты – Рɵстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гѳлсинә Мѳнир кызы булды. Тантаның мәртәбәле кунаклары арасында шулай ук мәдәният министры Айрат Сибагатуллинны, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнехановны күрергә мɵмкин иде. Җыр бәйрәме белән котлап, Президентыбыз исеменнән сәхнәгә зур чәчәк бәйләме алып чыктылар.  

Инде 5 ел рәттән «Татар җыры»ның алып баручылары ролендә «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәренең баш мɵхәррире Айваз Садыров һәм Татарстанның атказанган артисткасы  Гɵлназ Сәфәрова чыгыш ясады. Быел исә Г.Камал театрының әйдәп баручы артисты Искәндәр Хәйруллин алып баручылар дуэтын триога әйләндерде. Υткен телле алып баручылар тамашачыга бер генә минут та боегырга ирек бирмәде, җырчыларга «Алтын барс» сыннары белән бергә шактый гына юмористик «комплиментлар» да ɵләште алар.
 
Тантана 4 дистәдән артык биюче катнашындагы масштаблы чыгыштан башланды. Фестивальдә беренче булып җырлау бәхетенә исә Татарстанның Атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Башкортстанның Атказанган артисты Радик Юлъякшин иреште. Әлеге үзенчәлекле дуэт бɵтен хит-парадларның ɵске баскычларын яулаган «Гүзәл & Матур» җырын башкарды. «Бик каушадык, үз концертыбызда чыгыш ясау җиңелрәк тоелды,» - дип хисләре белән бүлеште Гүзәл Уразова.  Радик Юлъякшин исә: «Киләчәктә әле тагын дуэт булачак, Алла бирсә,» - дип ышандырды.
 
«Татар җыры – 2017» лауреатларны 24 номинациядә бүләкләде. Барыбызга да яхшы таныш булган «Халыкчан җырчы», «Яшьләр проекты», «Елның иң популяр җыры», «Иң яхшы дуэт», «Тамашачы мәхәббәте», «Иң яхшы танцеваль проект», «Хит-парадлар лидеры», «Иң яхшы эстрада-җыр театры», «Ел җырчысы» номинацияләре белән бер рәттән, яңа номинацияләр дә тәкъдим ителде. «Уникаль артист» номинациясенә Рифат Зарипов лаек дип табылды. Ә кыю, туры сүзле Илсɵя Бәдретдинова «Υзенчәлекле проект» номинациясендә җинү яулады. 
 
Татар сәхнәсенең сандугачлары Филүс Каһиров («Кабатланмас тавыш») белән Ришат Тɵхвәтуллинның («Υзенчәлекле моң») чыгышын тамашачы аеруча җылы каршы алды. Егетләрнең җырлавын зал суламыйча да тыңлады. Филүснең а-капелло җырлавы исә церемониягә аерым бер ямь ɵстәде.
 
«Татар җыры»н эстрадабызның асыл ташлары – Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимовсыз күз алдына китерергә мɵмкин түгел. Фестивальнең фундаментын тәшкил итүче әлеге җырчыларыбызның чыгышлары һәрчактагыча тамаша залы бик яратып кабул итте.  Заман белән бергә атлаучы легендар Хәмдунә Тимергалиева быел «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады. Даими рәвештә үзенең блогларын тɵшерүче, яшьләр «тел»ендә иркен аралашучы җырчыбыз киләсе елга «Яшьләр проекты» номинациясендә җинуче дип табылса, беркем дә шаккатмас кебек.
 
Быелгы тантана «Татар җыры» тарихына шуның белән дә кереп калды:  Салават Фәтхетдинов бүләкләнүчеләр рәтеннән бүләкләүчеләр рәтенә күчте. Эстрадабызның мэтры кулыннан истәлекле «Алтын барс» сынын алу бәхетенә Иркә һәм Филүс Каһиров иреште. «Татар эстрадасында җырчылар һәм җырлаучылар бар. Филүс Каһировны бер дә шикләнмичә җырчы дияргә мѳмкин,» - дип ассызыклады Татарстанның халык артисты Салават.
 
«Алтын барс» премиясен тапшыру церемониясендә яңгыраучы җырлар күңелгә рухи азык булса, сәхнәгә чыгучы артистларның образлары күзне иркәли. Елдан ел җырчыларыбыз тамашачыны берсеннән-берсе оригиналь һәм зәвыклы күлмәк-костюмнар белән шаккаттыра. Фестивальдә «Иң стильле җырчы» дигән номинация булса, бу исем ɵчен Ландыш, Салават Миннеханов белән Гүзәлем, Илсѳя Бәдретдинова, Азалия Зиннәт, Радик Юлъякшин кɵч сынашыр иде мɵгаен. Әлеге җырчыларның образлары Голливуд йолдызларыныкыннан бер дә ким булмады. «Без һәрбер костюмны уникаль һәм кабатланмас итәргә тырыштык. Әлбәттә, фестивальнең концепциясе һәм режиссер фикере дә исәпкә алынды,» - дип белдерде церемониянең стилисты Алинә Бәдретдинова.
 
18 нче «Татар җыры»нын тагын бер үзенчәлеге: фестивальдә татар эстрадасының легендалалары  Әлфия Афзалова белән Хәния Фәрхине искә алдылар. Мәшһүр артистларыбызны аудиоязмада ишетеп, сәхнәдәге экраннарда күреп булды. Халык шагыйре Разил Вәлиев сәхнәдә, Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышланган, «Китәм. Бәхетле булсыннар җырларым» дип исемләнгән шигырь укыды. Әлеге шигырьне язырга сорап, Разил Вәлиевка Хәния Фәрхи китер алдыннан үзе мѳрәҗәгать иткән булган. “Татар җыры” фестивален оештыру комитеты Разиль Вәлиевкә әлеге җырны язып бетерү һәм “Татар җыры” сәхнәсендә уку үтенече белән мɵрәҗәгать иткән.
 
Мин җиргә яз белән килгәнмен,
Еласы урында көлгәнмен.
Күз яшен йөрәккә яшереп
Яшисен алдан ук белгәнмен.
Мин җирдә моң эзләп яшәдем,
Яшеннәр сукса да, дәшмәдем.
Елларым чабудан тартканда
Алкышлар шавыннан яшәрдем
Дөньяда килү бар, китү бар.
Газаплы ул көнне көтүләр.
Мин сезгә мең кабат бурычлы,-
Мин киткәч, бурычым җыр түләр.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз,урманнар,кырларым.
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Бәхетле булсыннар җырларым.
 
Җыр бәйрәмен фестивальгә килүчеләр генә түгел, ә татар җанлы милләттәшләребез зәнгәр экраннар аша туры эфирда күзәтү бәхетенә иреште.ТМТВ каналы инде 6 нчы тапкыр яраткан тамашачысына әнә шундый мɵмкинлек бүләк итте. Моннан тыш республикабызның иң ерак почмакларында яшәүче татарлар мәшһүр тантананы http://tmtv-online.ru/ сайты аша он-лайн карый алды.
 
«Татар җыры»ның сәхнәсендә буйдан буйга киң экраннар урнаштырылган. Бу экраннар җырчыларның чыгышларын тагын да үтемлерәк итәргә, тамашычы ɵчен аерым бер могҗизалы мɵхит тудырырга ярдәм итте. 
 
Фестивальнең финалы шулай ук үзгә  булды. Тантананың беренче ɵлешен «Елның иң популяр җырчысы» Элвин Грей йомгакласа, соңгы ноктаны күпләрнең яраткан җырчысы, автор-башкаручы Фирдүс Тямаев куйды. Тамашачыга ул «Рәхмәтлемен Раббыма» һәм «Санаулы дуслар» жырларын бүләк итте. 
 
Менә шулай, үзгәреп, яңарып, әмма һәрчактагыча югары дәрәҗәдә «Татар җыры» тагын бер эстрада елына нәтиҗә ясады. Әйтергә кирәк, нинди генә яңарышлар кичерсә дә, «Татар җыры»ның максаты үзгәрешсез кала: татар сәнгатен үстерү, татар җырын данлыклау, татар телен пропагандалау.
 
«Татар җыры – 2017» халыкара эстрада фестивале лауреатлары:
1. Ләйсән Гимаева “Кил яныма” - Хит-парадлар лидеры
2. Айгөл Рәхимова “Сәбәбен тап” – Ел ачышы
3. Ришат Фазлыйәхмәтов “Көткәнсеңдер, әткәй” – Халыкчан җырчы, ир-ат җырчылар арасында 
4. Лилия Хәйруллина “Ышандырма, сөю” – Яшьләр проекты 
5. Илназ Баһ “Ярый әле син бар, туганым” – Елның иң популяр җыры, ир-ат җырчылар арасында 
6. Салават Миңнеханов – Гүзәлем “Ай-яй-яй” - Иң яхшы дуэт
7. Рифат Зарипов “Үземнеке бөтенләйгә” - Универсаль артист
8. Ильмира Нәгыймова “Әткәемнең бәләкәй кызы” - Тамашачы мәхәббәте, хатын-кыз җырчылар арасында 
9. Рафаэль Латыйпов “Гомер үтсә дә” - Тамашачы мәхәббәте, ир-ат җырчылар арасында 
10. Ландыш Нигъмәтҗанова “Яндырма” - Иң яхшы танцеваль проект
11. Рамил Галимҗанов – Эльмира Сөләйманова “Сөям диген миңа” - Хит-парадлар лидеры 
12. Илсөя Бәдретдинова “Торып бас” - Үзенчәлекле проект 
13. Гүзәл Әхмәдиева “Китәм димә” – Яна исем
14. Elvin Grey “Роза”, “Уфтанма” - Елның иң популяр җырчысы
15. Рөстәм Закиров “Яшеннәр сызган юл” - Халык мәхәббәте, ир-ат җырчылар арасында
16. Азалия Зиннәт “Мәхәббәт юлында” - Иң яхшы лирик җыр 
17. Ришат Төхвәтуллин “Зәңгәр күзләр” - Үзенчәлекле моң 
18. Иркә “Сыналган мәхәббәтем” - Елның иң популяр җыры. хатын-кыз җырчылар арасында
19. Филүс Каһиров “Шул карашың” - Кабатланмас тавыш 
20. Хәмдүнә Тимергалиева “Хыянәт” - Халык мәхәббәте, хатын-кыз җырчылар арасында
21. Айдар Галимов “Май кояшы”, “Син булганда” - “TATAR RADIOSI”ның махсус бүләге
22. Гүзәл Уразова “Килче, килче”, “Онытмагыз безне” - Халыкчан җырчы, хатын-кыз җырчылар арасында
23. Фирдүс Тямаев “Рәхмәтле мин Раббыма”, “Санаулы дуслар” - Иң яхшы эстрада-җыр театры 
24. Зәйнәб Фәрхетдинова “Мин сине сөйгәнмен күптәннән” - “ТатМузТВ” каналының махсус бүләге 

---
Барс-Медиа
№ --- | 17.12.2017
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»