поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2017 Хәйрия

"Киендергәндә эчен күреп шаккаттым - кулларым калтырады"

Казанда яшәүче 3 яшьлек Әмир Фәрхетдинов Республика клиник балалар хаста­ханәсендә дәвалана. Әнисе Лилия быел октябрь аенда аның эчендә шеш барлыгын күреп ала. Ял көнне була бу хәл. Курыккан ана нишләргә дә белми. Тизрәк кулына телефонын алып, 112 хезмәтенә шалтырата.

– Алдагы көнне берни юк иде. Иртән киендергәндә эчен күреп шаккаттым. Кулларым калтырады. Ул көнне ирем дә эштә иде. “Ашыгыч ярдәм” машинасы озак көттермәде: табиблар тиз килеп җитте. Янәшәмдә Әмирдән кала тагын ике балам бар. Олы улыма – җиде яшь, кечкенә кызым ун айлык. Табиблар Әмирне хастаха­нәгә алып китәргә карар кылды. Мин, әтине чакыртып, балаларны аңа калдырып китеп бардым. Ирем Руслан шул көнне эшеннән сорап кайткан иде, әле дә улым белән утыра, – дип сөйли Лилия. – Баштарак табиблар нигә туры безгә килдегез, поликлиникага барасыгыз калган, дигән сүзләр дә әйткәләде. Әмма тикшерә башлагач, үзләре дә эшне тизләтте. Иң элек талагында сулы шеш дигәннәр иде. Иртәгесен операция ясап алырга карар кылдылар. Ә УЗИга кергәч, бөтенләй аптырап киттеләр. Бер түгел, ике табиб карый башлады. Томография ясагач, бар да ачыкланды. Табиб бездән берни яшереп тормады. “Баланың сул як бөерендә – яман шеш”, –диделәр”.
 
Бу хәбәрне ишеткәч, Руслан да, Лилия дә кайгыга бирелә. Әмма яман шеш белән авыручы балалар ятучы бүлеккә урнаштыргач, тынычланалар. Үзләре кебек әти-әниләрне күреп, алар белән сөйләшкәч, аңга киләләр. “Мин кызым янына өйгә кайттым. Бала белән ирем калды. Буш вакытым булуга, хастаханәгә йө­герәм. Әмирнең авыруы безне тагын да берләштерде, – дип сөйли Лилия. – Дүрт химия курсы алдык. Шуннан соң, балага операция ясадылар. Бөере белән теге шешне алып атканнар. Метастаза таралмаган, шөкер. Табиблар: “Вакытында килдегез”, – ди. Әмир беренче химия терапиясен авыр кичерде. Ашаудан калды, авыз эч­лә­ре бозылды.
 
Көйсезләнде. Икенчесе тагын да авыррак, диләр. Әмма бар да яхшы булыр дип өметләнәбез. Өйгә кайтам дип тә аптыратмый. “Әлегә авырыйм, дәваланырга кирәк”, – дип җавап бирә. Сабырлыгына шаккатам. Безне дә сабыр булырга өйрәтә сабый. Тик мин киткәндә елап кала. Җибәрәсе килми. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә чабып йөрибез. Әнә шулай авырлыкларны җиңәргә тырышабыз”, – ди Лилия.
 
Әмирнең өйгә кайчан кайтасын әлегә әйтмиләр. Алты тапкыр химия курсы алгач, берничә атнага чыгарырга да мөмкиннәр. Табиблар бөтенләй терелеп бетүе турында да берни әйтми. Бер җирен дәвалап бетергәч, чирнең икенче урында баш калкыту куркынычы да бар. “Безгә гел тикшеренеп торырга кирәк булачак, – ди әнисе. – Баланың авыруы кү­рәчәгебез булган. Ахыры хәерле булсын дип телим. Әмирне туганнары да, әби-бабайлары да бик сагына. Алар безгә ярдәм итеп тора. Ирем дә эшләмәгәч, акча җит­керү кыен. Ярый әле, аның эшендә хәлебезне аңлыйлар. Матди яр­дәм дә күрсәттеләр. Ирем ба­ланың авыруы турында интернетка да хәбәр урнаштырган. Башта моңа каршы идем. Кешедән ярдәм сорарга уңай­сызландым. Әмма акча табучы кешем хаста­ханәдә яткач, ризалаштым. Балабыз авыргач, тормышка карашыбыз да үзгәрде. Кешеләрнең яр­дәмчел булуына шаккаттык. Тирә-ягыбызда яхшы кешеләр күп икән дип шатланам. Әгәр изге күңелле кешеләр булмаса, нишләр идек?”
 
Әмир Фәрхетдиновка ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Руслан Фәрхетдинов исеменә бирелгән
 
Саклык банкы картасы: 5469620017882976
 
Әтисенең телефон номеры: 89172881397

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»