|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2017 Экология
Татарстан синоптиклары ялларга КИСӘТҮ таратты16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте. «Татар-информ» билгеләп үтүенчә, төнлә -5..-10, республиканың көнчыгышында -15 градуска кадәр суыта. Көндез -2..-7, республиканың көнчыгышында -10 градуска кадәр салкын. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
17 декабрьдә шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан, талгын, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -6..-11, республиканың көнчыгышында -16 градуска кадәр салкынайта. Көндез -4..-9, республиканың көнчыгышында -12 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык.
--- |
Иң күп укылган
|