|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2017 Җәмгыять
Телебез булмаса, карга күтәреп китәр
Бу атна да көтелмәгәнчә кызык башланып китте. Иртәдән үк: – Бирәбез, әлбәттә! – дигән булдым. Ә ул озак көттермәде. Олы яшьтәге, дәү генә гәүдәле агай, бер уч квитанция һәм “Ватаным Татарстан” газетасының 9 декабрь санын тотып, килеп тә җитте.
Казан шәһәренең Адоратский урамында, 23 нче йортта яшәүче Шәйхулла Хәлиуллин квитанцияләрен алдыма тезеп тә салды. Кулыма алып караган булам – җәй уртасында ук язылган. “Әни һәрвакыт, эшегезне соңгы көнгә калдырмагыз, алданрак эшләп куегыз, дип әйтә иде”, – дип көлемсери абзый. Үзе бик уңган кешегә охшап тора, алдан ук хәстәрен күргән: “Татар матбугатын гомер буена укыйбыз, хатыным Сания дә, улларым, килен дә газета-журналлар, китап укырга ярата”, – ди. Шулайдыр, үз татарының теленнән, гореф-гадәтләреннән, газета-журналларыннан аерылмаган кеше, кем генә булса да – заводта эшлиме, кош-корт үрчетәме, көтү көтәме – барыбер затлырак, зыялырак. Үз фикере булган, акыллы, үз туган телендә дөрес итеп сөйләшә торган чын татарларыбызны барлар чак җитте. Толерант, дус булып яшәү яхшы ул. Тик толерантлык ике як та тип-тигез булганда гына мөмкин шул.
Ник аларның телен атнага 8 дәрес, ә минем телемне 2 генә дәрес өйрәтмәкчеләр соң? Милләтләрне кимсетергә ярамый, шуның өстенә без бит әле – бу җирдә яралган, туган, гомер бакый Рәсәйне ашаткан халык. Ашатырбыз, киләчәктә дә аттан артык эшләрбез, ә инде сугышта Рәсәйне сакларга кирәк булса, арысландай көчле без. Безнең дә башкаларга охшамаган, геннар белән кан тамырларбызда бүгенгә кадәр килеп җиткән якларыбыз бар. Бөтен дөньяга билгеле татарыбыз Рудольф Нуриев үзенең Парижда чыккан китабында: “Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып үскән. Димәк, мин мөселман өммәтеннән булам. Мин үземнең татарлыгымны җаным-тәнем белән тоям. Безнең тамырларыбызда кан тизрәк ага дип әйтимме, кай ягыбыз беләндер без урыслардан аерылыбрак торабыз.
Борынгы ата-бабаларыбыз күчмә кабиләләрдән булгангамы, әллә инде башка сәбәптән, татарларның холкы бөтенләй үзгә. Бер яктан, борынгы җайдаклар кебек кырыс халык, икенче яктан исә, күңелебез артык нечкә. Мондый сыйфатларның кушылмасы урыс халкына бик үк хас түгел”, – дип язган (Марсель Галиевнең “Рух” китабыннан).
Татар халкы шулай ук укымышлы халык, бу турыда Ленин бабай сайланма әсәрләрендә, “батюшка” Петр Знаменский “Казан татарлары” дигән китабында бик матур итеп яза. Бу сыйфатны үзебез бирмәсәк, берәү дә аны бездән тартып ала, телдән мәхрүм итә алмый. Бирмәскә иде бит. Юкка гына безнең элгәрләребез: “Телең булмаса, карга күтәреп китә”, – димәгән бит.
Шәйхулла Хәлиуллинга Тукайның “Аллаһ гыйшкы хакына” дигән җыентыгын бүләк иттек. Әй шатланды, тагын бер килеп чыксын иде – “Мөгаллим сәни” һәм “Намаз укырга өйрәнү” китабын да бүләк итәрбез. Үзенең кулы да җиңел икән, ул көнне килүчеләр дә, телефон аша элемтәгә керүчеләр дә күп булды. Алда күрсәтелгән адресыбызда газета-журналларга язылганнарны, язылырга теләүчеләрне көтеп калабыз. Адашып калсагыз, эш телефоныбыз: 293-83-16.
Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|