поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2017 Ир белән хатын

Үкенечле мәхәббәт ТАРИХЫ

Күк йөзен болытлар каплап, иртәдән кичкә кадәр ябалак- ябалак юеш кар яуды. Шушы соры көн Миләүшәнең тормышын тасвирлый иде сыман. Ул да бит мендәренә капланып күз яшьләрен коя, йөрәге атылып чыгардай булып тибә, җаны әрнүгә түзәлмичә, иреннәре канаганчы тешләрен кыса. Яшьлегендә сөйгән ярын бер үпкәләтүе аның гомерен шушы сорылыкка төрде дә бит инде...

Мидхәт белән алар икесе ике урамда яшиләр иде. Аларны бер кечкенә тыкрык кына аерып тора. Бергә уйнап үстеләр, бергә мәктәпкә йөрделәр. Мидхәт - тугызынчы, Миләүшә җиденчедә укыганда ук алар бер-берсенә ярату хисләрен күрсәтә башладылар. Мидхәт күзләрен күтәреп карарга оялып, кызның кулын җибәрә алмыйча торганда сизгер җаннар йөрәкләрендә сөю ялкыны кабынганын аңлыйлар иде. Миләүшәнең алсуланып киткән йөзе, кара күмер кебек янып торган күзләре аның карашы белән очрашкач, егет тилереп типкән йөрәген йөгәнләргә тырышып читкә карады, тик кулын җибәрмәде.

Мидхәт, мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә укырга китте. Ә кызга тагын 2 ел укыйсы бар иде әле. Ник шул чакта, тугызынчы класстан соң ук, сөйгән ярына ияреп, китмәде икән? Мидхәт тә озак үгетләде бит, тик Миләүшәнең әнисе аларны  икесен бергә шәһәргә җибәрергә курыкты. “Син бит әле бала гына, мәктәбеңне тәмамла инде”, - диде ул. 

Арада мәхәббәт хатлары, телефоннан өзлексез сөйләшүләр башланды. Мидхәт авылга кайтканда сөю һәм сөелү кичләре бик тиз уза иде. Тик менә соңгы уку елы никтер уза алмыйча интектерде.  Кызның күңеле нидер сизенә, шомлана, ниндидер көтелмәгән хәл булыр кебек хафалана, бер юкка эче поша иде. 
 
Менә, ниһаять, соңгы кыңгырау... Мидхәт тә кайтып төште. Тик бу юлы ул Сәлимә һәм Әминә  исемле ике игезәк кызны ияртеп кайткан. Кичен ул аларны Миләүшә белән дә таныштырды. Бик акыллы, уңган һәм чибәр кызлар икән. Тәмле ризыклар пешереп Миләүшәләргә дә керттеләр. Мидхәте дә үртәләгән кебек: “Сине көтәбез, син тагын да тәмлерәк пешерерсең, Миләүшәм”, - дип, сөйгәненә карады. 
 
Менә чыгарылыш кичәсендә биюләр башланды. Тик Миләүшә көлми дә, шатланмый да, нәрсәгәдер үпкәләгән кебек басып тора иде. “Эх, Миләүшәм! Бүген синең иң бәхетле минутларың бит!” - дип Мидхәт Миләүшәне үбәргә үрелгән иде, кыз аңа: “Нәрсә миңа төчеләнәсең әле! Бар, әнә, шәһәр кызларыңны үп, алар синнән күзләрен дә алмыйча карап торалар. Ник син аларны ияртеп кайттың?!” - диде дә борылып китеп барды. Аннан ул, ачуын ничек чыгарырга белмичә, исерек бер егетне биергә чакырды. 
 
Кыз башын артка ташлап, исерекнең сөйләгәненә көлә-көлә бөтерелде, нидер әйткән булып кыланып, Мидхәтне үртәде. Ә музыка тәмамлангач, Мидхәт ягына борылып караса, аңардан җилләр искән иде инде.  
 
Ә менә игезәкләр аңа ачуланып карап торалар. “Мидхәт кайда”, - дигән сорауга икесе бергә: “Эх, Миләүшә, нишләдең син! Син бит аны үпкәләттең! Сыйныфташларың алдында мыскыл иттең, рәнҗеттең. Ул безне синең белән таныштырырга дип  алып кайткан иде. “Минем Миләүшәм иң асыл, иң алтын кыз. Андый сезнең төшегезгә дә керми,” - дип, безнең егетләребезне үртәләгән иде... Син бездән көнләштеңмени? Безнең үз егетләребез бар бит. Алар тулай торакта Мидхәт белән бер бүлмәдә яшиләр. Бергә өйләнешербез, дип сүз дә куештылар. Ул сине алырга дип кайтты, бер институтта укырсыз, дип хыялланган иде. Ә син нишләдең? Безнең һәм классташларың алдында шулай түбәнсеткәнең өчен ул сине кичермәс, күреп тор. Ул бит сиңа бер дә хыянәт итмичә, сагынып-яратып яшәде”, - дип тиргәделәр.
 
Соңыннан Миләүшә дә үзенең болай кыланганына бик нык үкенде. Ул да бит Мидхәтне өзелеп ярата. Тик хәзер арадагы куе томанны аралап чыгып булырмы икән? Егет саубуллашмыйча да китеп баргач, Миләүшә аны көн саен шәһәргә укырга да китмичә, көтте. Тик егет әниләре янына кайтып йөрсә дә, аның янына килмәде. 
 
Миләүшә читтән торып укырга керде. Егетләр аның артыннан йөреп карасалар да, ул берсенә дә елмаймады, аларда Мидхәтенең чагылышларын тапмады. 
 
Еллар шулай уза торды. Мидхәт инде укуын тәмамлаган, эшкә урнашкан, өйләнгән, ике баласын үстереп ята. Ул җәен авылга кайтканда Миләүшә тыкрыктан аның печән, утын әзерләп йөрүен күзәтә, бергә уйнап үскән, укыган чакларын күз алдына китерә. Шундый төннәрдә ул хәтер өемнәрен актарып таң аттыра. Иртән торгач, исәрләнеп, Мидхәткә дип аш пешерә, янәшәсендә ул барын тоеп яши. Чәчләренә инде ак бәс сыра башласа да, ул беренче мәхәббәтен оныта алмый. 
 
Ә Мидхәт ни уйлый икән? Ул да үкенә микән? Яратуы чын булса, ул да бәлки “Миләүшәм” дип хыялланадыр. Кем белә бит? Горур ирләрне үпкәләтүе җиңел. Тик андый ялгышлар ялгызлык бәһасе белән түләнә икән шул. 
 
Упкәләдең, киттең, мине 
                       ялгыз иттең... 
Шул кич кебек карлар явалар. 
Моң-сагышка тулып,
               йөрәктә нур булып, 
Яшьли сөйгән ярлар 
                                калалар... 

Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 15.12.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»