поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.12.2017 Җәмгыять

Зиратлар да рәсмиләшер

Узган атна азагында Мөтеравылда халык җыены булып үтте. Көн кадагына чүп-чар җыю, “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программасы проектлары, электр энергиясен куллану буенча килешүләр имзалау һәм зиратларны рәсмиләштерү сораулары чыгарылган иде. Соңгысына тулырак тукталырбыз, чөнки: “Авыл каберлекләрен шәхси эшмәкәрләр арендага алмакчы”, - дигән коточкыч имеш-мимеш Мөтеравыл халкы арасында киң таралган.

Халыкны  тынычландырыр  өчен авыл  администрациясе  башлыгы Хәсән  Бәдретдинов  җыелышны шушы сораудан башлады да. 

-  Күптән  түгел  безнең  төбәк  авыл администрацияләре  башлыклары,  шул  исәптә  мин  дә,  торак пунктларда  булган  зиратларны рәсмиләштерүне  таләп  иткән өлкә  прокуратурасы  йөкләмәсе алды.  Документта  каберлекләр территорияләрен  межалау  һәм аны  официаль  реестрга  теркәү турында  сүз  бара.  Бу  эш  авыл администрацияләре  яки  башка субъект  тарафыннан  эшләнергә мөмкин.  Авыл  советы  керемнәрне үз  өстенә  алып,  зиратларны рәсмиләштерсә,  бу  юнәлештә  зур үзгәрешләр  булмаячак.  Бары  тик мәетләр һәм яңа каберләр тиешле формада исәпкә алынып барылыр. Бүген бу эш бер авылда да диярлек җайга  салынмаган,  күбесе  очракта  җирле  хакимияткә  мәетнең  үлү сәбәбе  турында  да,  аны  җирләргә рөхсәт иткән кәгазьләр дә бирелми. 

Югарыдагы  тәртипне  федераль  закон  таләп  итә  һәм  без  аңа каршы  килә  алмыйбыз.  Ә  менә каберлекләрне  рәсмиләштереп, авыл администрациясе карамагына кертү яки аны арендага бирү турын-да  без  бергәләп  карар  чыгарырга тиеш.  Зиратларны  арендага  алырга теләүчеләр бар. Бу эшмәкәрләр авылда  түләүле  ритуаль  хезмәт күрсәтүне  җайга  салмакчы.  Алар зиратларны  рәсмиләштерү,  аны тиешле  сыйфатта  тоту  эшләрен үз өстенә алырга әзер. Бу очракта халык кабер урыннарын  арендатордан сатып алыр, мәетләрне җирләү дә түләүле булачак, - диде глава үз чыгышында. 
 
Хәсән  әфәнде  авыл  халкына бу  проблеманың  барлык  уңай һәм  тискәре  якларын  җентекләп аңлатты. Озак  киңәшкәннән  соң, халык  каберлекләрне  авыл  администрациясе карамагына күчерергә карар кылды, ә глава бу эшнең финанслау  мөмкинлекләрен  табарга ышандырды. 
 
-   Әлеге  карар  безнең  өчен  иңмөһим  вариант,  чөнки  махсус ритуаль  оешмасы  күрсәткән хезмәткә  акча  түләргә  күбебезнең мөмкинлекләре  чикләнгән.  Аллага шөкер,  бүгенгә  мәетләр  җирләргә үз көчебез дә җитә, - диде ул.
 
Зиратларны рәсмиләштерү һәм бу өлкәдә  тиешле  рәвештә  эш  алып бару  бүгенгә  бик  актуаль  мәсьәлә булып тора. Аның дөрес чишелеше, безнеңчә,  тулысынча  авыл  баш-лыгы  һәм  җирле  депутатларның намусына  бәйле.  Нәкъ  алар  бу мәсьәләне  халыкка  аңлатырга тиеш.  Шуны  да  әйтик,  Мөтеравыл башлыгына зиратларны арендалау тәкъдиме  белән  чыккан  бәндәләр -  күрше  районнардан  мөселман-якташларыбыз.  Мәет  җирләү  йолаларыннан табыш күрү мөселман кануннарына каршы килмиме соң?! 
 
Кеше  кайгысында  акча  эшләү, берсүзсез, гөнаһ, безнеңчә!
 
 

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 15.12.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»