|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2017 Криминал
Казанда бала көчләүдә гаепләнүче: "Монда ни эшләгәнемне аңламыйм” (ВИДЕО)Казанның Яңа Савин районы суды 8 яшьлек кыз баланы мәсхәрәләүдә гаепләнеп тоткарланган ир-атка карата җинаять җаваплылыгын билгели. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
“Мин үземне нигә бирегә китергәннәрен һәм нидә гаепләүләүләрен бөтенләй белмим. Юк, мин Казаннан түгел, мин Мәскәүдән. Өйләнмәгән, балаларым юк, йөргән кызым юк. Мин монда ни эшләгәнемне аңламыйм”, - ди тоткарланган Адель Шәрәфиев, журналистларның сорауларына теләми генә җавап биреп.
Исегезгә төшерәбез, 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамындагы бер йорт чормасында билгесез ир-ат 8 яшьлек кызны көчли һәм качып китә. Кыз бала сүзләреннән фоторобот төзелгән.
Ир-ат икенче көнне кич тоткарланган, патруль-пост хезмәткәрләре аны Яңа Савин районы йортлары подъездында баскычта йоклаган хәлендә тапкан.
--- |
Иң күп укылган
|