|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2017 Сәясәт
Владимир Путин ТАТАР ТЕЛЕ турындагы сорауга җавап бирдеПутин сорау бирүче журналистны бүлдереп: “Мин бер кызның “Путин бай-бай” дип язылган плакат күтәрүен күрдем”, – диде. Шуннан соң аңа журналистлар анда “бай-бай” дип түгел, ә “бабай” дип язылганын әйтте. Путин үзе дә, ялгышуын аңлап, залдагы атмосферага кушылды һәм: “Олыгая барган саен күзләр дә начаррак күрә башлады”, – дип өстәде. Шуннан соң микрофон Татарстан журналистына бирелде. Ул Илбашына:
Тәрҗемә белән авырлыклар булганга күрә, бүген миннән барысы да курка. Бабай русча дедушка дигәнне аңлата. Безнең республикада Сезгә балалар нәкъ менә шулай дип эндәшә. Һәм соравым да балалар һәм телләр белән бәйле. Быел бездә дә, башка төбәкләрдә дә тел мәсьәләсе калкып чыкты. Без бик борчылабыз. Ике-өч елдан соң Сез әлеге мәсьәләне тагын кузгатмассыз микән? – дигән сорау юллады.
Путин аның соравына болай дип җавап бирде:
Исегезгә төшерәбез, әлеге сәгатьләрдә Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән очраша. Быелгы матбугат конференциясе унөченче тапкыр уздырыла. Россия лидеры Россия лидеры беренче тапкыр журналистлар сорауларына дәүләт башлыгы вазыйфасына кандидат буларак җавап бирәчәк.
Катнашучылар арасында “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да бар.
--- |
Иң күп укылган
|