поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.02.2010 Авыл

АВЫЛ ҺӘМ ТЕЛ

Шәһәр газетасы булса да, «Шәһри Казан»ның бер генә санында да авыл темасының читтә калганы юк. Кайбер көннәрдә газетадагы «авыл исе» шактый көчәеп тә китә. Шуның аркасында көндәлек «планерка»ларда бер-беребездән тәнкыйть сүзләре дә ишетәбез. Ләкин монда гаеп бездә генәме икән? Татар милләтенең асыл ул һәм кызларының күпчелеге авылдан чыккан кебек, туган телебездә яза торган журналистларның да барысы диярлек – сала балалары. Мөгаен, авыл һавасын сулап үскән татар журналистлары киләчәктә дә, нинди генә темаларга язсалар да, бу «кимчелек»ләреннән котыла алмаслардыр.

Соңгы вакытларда авылларның аянычлы хәле турында сөйләүчеләр һәм язучылар сафы ишәйгәннән-ишәя бара. Иң кызыгы да шунда: «остаручыларның» башында, шушы юлларның авторы кебек үк, авылдан шәһәргә «тайган»нар тора. Ни кызганыч, авылдагы проблемаларны һәрберебез белсәк, үз җилкәбездә татысак, ишетеп-күреп шаккатсак та, татар өчен ул киләчәктә тагын да зуррак борчу-кайгыга әверелергә мөмкин. Бигрәк тә тел мәсьәләсендә.

 

…Атна ахырында, авылның үткән тарихыннан мәгълүматлар җыю максатыннан, олы яшьтәге картлар белән очрашып, сөйләшеп утырдым. Гәпләшүнең финалы бер: ачлык еллары, күмәкләштерү, кулакларны сөрү, Бөек Ватан сугышы елларыннан кинәт бүгенге чорга күчеп, авыл картларының йөрәк әрнеп әйтелгән соравы белән тәмамлана:

 

– Ник сез, яшьләр, чиратлашып авылдан кыяклыйсыз соң? Син – төпчек малай, клуб кадәр өегез кемгә кала? Нигә шәһәр барысын да магнит кебек үзенә тарта икән?

 

Хәер, бу сорауларына алар үзләре үк җавап бирә:

 

– Дөрес сәясәт алып барылмады. Югыйсә авылларны яхшырак яшәтү һәм яшәртү өчен зур көч куясы да юк иде бит…

 

Утызынчы елларда туып, шул заманнарның бөтен авырлыгын кичергән ул картларның сүзендә хаклык та, һәм безгә – авылдан чыгып китүчеләргә алар алдында акланырлык сәбәпләр дә бар. Хаклы алар, көне-төне дигәндәй, бушка бил бөгеп, юкны бар иттеләр: фермалар төзеделәр, йортлар җиткерделәр, алдагы буыннар тормышын булдыра алганча җиңеләйттеләр. Ә хәзер аларның тырышлыклары күзгә күренеп «җилгә оча», кирәксезгә әйләнеп бара. Аклана алабыз – авырлыкларны күп күргәнлектән, үзләре өчен яши дә алмый калганлыктан, алар үткән гасыр башында һәм аннан да алданрак туган әти-әниләре кебек укырга китүче балаларының юлларына (бөтенесе дә түгел, билгеле) аркылы төшмәделәр. Кем үз баласына яхшы булуын теләми инде? Шуңа да бу адымны хупладылар, шәһәрдәге матур тормышта үзләре сыман «өшкерелмичә» гомер итүләрен теләделәр. «Акыллы кешенең баласы авылда калмый инде. Ни акчасы, ни ялы дигәндәй…» – дигән караш та көчәйгәч, яңа буын балаларының максаты бертөрлегә әйләнә башлады – шәһәргә китәргә! Бу «чир», ни кызганыч, авыл җанлы яшьләргә дә күчте. Казанга югары белем алыр өчен генә килгән, диплом алу белән авылга кайтып яшәргә ниятләгән таныш егетләрнең, ике ут арасында калып, нишләргә белми икеләнгәннәрен шактый мәртәбәләр күргәнем бар.

 

– Нишләргә соң? Авылда йорт та бар, урамнарда – асфальт юл, газ, су кергән, кайтасы да килә. Тик бөтенесе: «Кайтма, эчкечегә әйләнерсең, теләгәнеңне эшли алмассың, күңелсез булыр», – дип кисәтә. Хатыным авылда яшәргә риза булырмы? – дип баш вата алар.

 

Беркөнне авылда яшәүче укытучы кыз редакциябезгә эш сорап кергән иде.

 

– Кризис заманында шәһәргә күчеп килү, ай-һай, кирәкме икән? Өстәвенә авылда син ала торган 10 меңлек хезмәт хакы монда булмаячак, – дигәнгә аның җавабы әзер иде:

 

– Нишләргә соң? Күңелсез бит! Кичләрне үткәреп булмый. Тиң итеп сөйләшерлек егет тә юк ичмасам. Кияүгә чыкмый калырмын дип куркам…

 

Болгар бабаларыбызның калалар төзергә маһир булуын беләбез. Бүген рус исемен йөрткән күп кенә шәһәрләрне дә болгарлар салганлыгы тарихтан билгеле. Әллә Казан һәм башка шәһәрләргә «ыргылуның» сәбәбе бабаларыбыздан калган гадәтне искә төшерүдә һәм 1552 елдагы яудан соң зур калалардан читтә яшәргә мәҗбүр ителеп, инде рөхсәт булгач, шул югалтуны кире кайтарырга тырышудамы?

 

Гаҗәп, Россиядә, дөресрәге, СССРда (шул исәптән Татарстанда да) урбанизация, ягъни шәһәргә күпләп күченү һәм җәмгыять тормышында калаларның роле көчәю 1950 елларда ук башланса да (1950-1989 елларда шәһәр халкы 120 миллионга арта), сыйныфташ егетләрнең берсе дә киләчәген шәһәр белән бәйләми иде. Хыял-максатлар да уртак – авылда калу, тракторчы булу, машина йөртү булды. Ә ничек килеп чыкты?! Юкса 90 нчы еллар уртасында авыл өчен менә дигән мөмкинлекләр барлыкка килде. Авыл җанланды, үзгәрешләр нәтиҗәсендә тормыш бермә-бер җиңеләйде. Акыл белән эш иткәндә татар авылын гөрләтеп-яшьнәтеп буласы иде. Тик зур сәясәяттә ыгы-зыгылар барганда аның белән маташу вак мәсьәлә саналдымы, әллә Россия күләмендә авыллар таркалып барганда, тавыклар янындагы күркә сыман аерылып торуны килештермәделәрме (хәер, элек тә, бүген дә татар авыллары төзеклеге, матурлыгы белән дан тота) – җиргә береккән, игенчелек һөнәрен борын-борыннан биш бармагыдай белгән татарлар яшәгән авыллар да сүнеп-сүрелеп калды. Монда эш белән тәэмин ителмәүнең роле аеруча зур иде. Заманның бөтен уңайлыклары булдырылып, газ, су, телефон керсә дә, акча килер җир юк икән – авыл кешесе ничек көн итсен дә, алар өчен кайдан алып түләсен? Авылларда яңалык итеп кабул ителгән, күбрәк терлек асрарга, җыелган уңышны яхшырак сакларга һәм колхозчыларга эшне җиңеләйтергә мөмкинлек биргән корылмалар тузып-таралып ята. Әле кайчан гына анда эшләргә атлыгып торучылар да, эш урыннары да байтак иде.

 

Нәтиҗәсе күз алдында: болай да телләрдән төшмәгән татар теле язмышы турындагы борчылуга «авыл» сүзе дә өстәлеп, ул тоташ сызлануга әйләнде. Тел мәсьәләсендә генә чигенешләр түгел, җәмгыятьтә әхлаксызлык артуга да авылларның ятимләнүе сәбәпче түгелме икән? Авылда туган һәркем белә: ул – үзе бер зур гаилә. Монда синең һәр адымың һәм гамәлең кеше күз алдында. Әти-әниләрдән, туганнар авызыннан: «Күршедән оят. Кеше каршында йөз кызартмыйк», – кебек үгет-нәсыйхәт ишетү гадәти күренеш санала. Авылдашлар да киңәш бирүдән читтә калмый: «Каян?» – дисәләр, безнең авылныкы, дип әйтерлек булсын!» Бу – үзе бер тема. Кабаттан тел мәсьәләсенә күчик.

 

Татар журналистларын тел, милләт турында күп язуда тәнкыйтьләүчеләр, «Ипиегез шул инде», – дип төрттереп алучылар аз түгел. Әйе, уйлап карасаң, ул шулай. Әгәр татар мәктәпләре булмаса, туган телебездә сөйләшерлек һәм укырлык кеше юк икән, язучылар, журналистлар, җырчылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, галимнәр, бу өлкә өчен җавап бирә торган чиновниклар, чыннан да, «ипи»сез калачак. Мәсәлән, табиблар яисә инженерларга тел бетү куркынычы аның кадәр зур йогынты ясамый, чөнки аларның үз «тел»ләре бар. Дөньяда атаклы табиблар һәм инженерлар йөзләрчә мең булса да, тик татарны дөньяга танытучылар – үзебезнең милли җанлы шәхесләребез генә бит!

 

Бер чагыштыру тынгы бирми. Совет елларында да татар теле кысрыкланган. Тик газета-журналлар берничә йөз мең тираж белән басылган, дистә меңнән артык данәдә сатуга чыгарылган китаплар да үз укучысын тапкан. Нигә соң мактанычыбыз һәм горурлыгыбызга әйләнә язган суверенитетны «алган» елларда татар теле һаман күләгәдә кала бирде соң? Киресенчә булырга тиеш түгел идемени? Туган телебезнең рухи чыганагы – авылларыбыз да нәкъ менә шул чорда ныграк бетәште бит. 2009 елның 1 июленә башкалабыз Казанда 1133,420 мең кеше теркәлгән. Аларның күпчелегенең татар булуы бәхәссез. Тик күренекле әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендәге бер герой сүзләренең һаман да актуаль булып кала бирүе уйга сала: «Шәһәр халкы сиңа Татарстан гәзитәсен укыймыни ул? Авылдан китеп, аз гына арты җылынса, үзенең теленә төкерә ул!» Яңа гасыр бары авыл яшәгәндә генә татар теленең сакланып калу мөмкинлеге зуррак икәнлегенә тәмам төшендерде. Чишмәләре томаланган күл кипкән кебек үк, тел бетү дә – милләтнең юкка чыгуы инде ул. Бу куркынычтан ничек котылырга?

 

Авыл турында уйлаганда еш кына хыялларга да бирелеп кителә. Әгәр авылда калучы һәр яшь кешегә йорт бирелсә, гарантияле эш урыны һәм хезмәт хакы билгеләнсә, авыл җанлылар саны артмас идеме? Хәзер беренче һәм икенче бала өчен ана капиталы гамәлдә. Авыл исә гомер-гомергә бала-чага чыр-чуыннан ятим булмады. Әгәр өченче бала өчен тагын да зуррак өстенлекләр каралса, ул балалар бакчасы һәм мәктәпләр ябылу, кыскару, кушылу куркынычлары алдында калган авылның яшәешенә уңай тәэсир итмәсме? Советлар Союзы таркалганнан соң, Татарстанга читтә яшәүче күп кенә милләттәшләребез күченеп кайтты. Аларның байтагы яшәү урыны итеп шәһәрне сайлады. Бу кешеләрнең никадәр авырлыклар кичерүе һәркемгә таныш, араларында әле дә шәһәрдә үз фатирын булдыра алмаучылар шактый. Әгәр аларны татар авылларына урнаштыру, бушлай йорт салып бирү кебек игелекле гамәлләр кылынса, каршы килерләр идеме икән? (Күченеп кайтканнарның күп өлеше чит җирләрдә дә авылда яшәгән.)

 

…Татар авылларын саклап калу сәясәте башланып, анда тормыш итәр өчен барлык шартлар да тудырылган һәм хәтта безнең – кайчандыр шәһәргә киткәннәрнең дә балалары, оныклары авылга кайтып төпләнергә кызыгырдай һәм туган телебезгә матур киләчәк вәгъдә иткән көннәр килерме икән?!


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ 13 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»