поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.12.2017 Юмор

Алмаз Хәмзин белән башка бер чәй өстәленә утырмыйм!

«Татмедиа» бинасының беренче катында урнашкан кафега көн дә кереп, бер чынаяк чәй яки каһвә эчеп чыгу күптән гадәткә әйләнде. Шунда төшеп, эштән ял итеп, һава алыштырып, гәп куертып менәбез.

Башка редакция хезмәткәрләре яратып йөри анда. Шулардан дөнья хәлләрен, соңгы яңалыкларны, имеш-мимешләрне дә ишетәсең. Бер көнне шулай каһвә аларга чират торганда яныбызга Алмаз Хәмзин килеп басты. «Кызлар, бер җылы сүз әйтегез инде», – ди. Нәрсә әйтеп, салпы якка салам кыстырырга икән дип уйлап торганда, язучы үзе: «Хаммам», – ди. Баксаң, берничә ай элек юмор остасының улы белән кызы әтиләренә фитнес клубка абонимент бүләк иткән, ләкин бу шәһәрдә кайнар су беткән вакытка туры килгән. Тегендә бассейнда да, душта да су бик салкын, бердәнбер җылы урын сауна икән. Алмаз абый рәхәтләнеп йөзә дә алмаган, барып, аркасын җылытып утыра да, кайтып китә икән. «Хәзер башка фитнес үзәккә йөрим. Анысында хаммамнан тыш, кар бүлмәсе дә бар. Саунадан соң шунда аунап чыгам, чыныгам», – диде ул.
 
Алмаз абый белән чиратта тору үзе бер рәхәт, аның авызына карап торып, вакыт узганын сизми дә каласың. Ә менә бер өстәл артына утырып чәй эчәргә киңәш итмәс идем. Ул көнне дә, кеше күп булу сәбәпле, бергә утырдык. Язучы өстенә каймак салынган белен белән чәй алды, без – каһвә. Алмаз абый тәмләп ашый-ашый сөйләвен дәвам итте. «Берсендә монда кермичә, ашханәгә төштем, – ди. – Борын очында – күзлегем. Кызлар, Алмаз абый, ниләп күзлек киеп төштегез дип, бәйләнгәч, «мин әйтәм, күзлекнең диоптриясе көчле, сезнең кәтлитләрегез берничә мәртәбә зур булып күренә дә, ашагач, тамагым да туйган кебек тоела, дидем. Шуннан бирле кәтлитләрен зуррак итеп ясый башладылар бит». Кызлар бүрәнә ярыгыннан да көлә дигәйдән, Алмаз абыйны күзлек турындагы мәзәгеннән тәмам тәгәрәдек. Эч катканчы көлеп, каһвәнең тәмен дә белми калдык. Моннан соң юмор остасы белән башка бер өстәлгә утырмыйбыз дип редакциябезгә менеп киттек.
 
Бер минут көлү фәлән кило сарык ите ашауга тиң, диләр. Алмаз Хәмзин мәзәкләреннән елаганчы көлеп, яшәрү сеансы узасыгыз килсә, 16 декабрь көнне Татар Дәүләт филармония залына рәхим итегез. Ул анда тамашачыны үзенең иҗат кичәсенә көтеп кала. Безне дә чакырды. «Сез барыбер килмисез, шуңа чакырам», – диде елмаеп.

---
Идел
№ --- | 12.12.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»