поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
13.12.2017 Җәмгыять

Яман авыру белән көрәшүче Гүзәл Әхмәтшина: «Счетны күргәч, утырып еладык»

Яман шеш авыруына каршы көрәшүче Гүзәл Әхмәтшинага ярдәм итү өчен 7 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә килүчеләр чын могҗизаның шаһиты булды. Биредә үткән «Без бергә!» хәйрия концерты вакытында тупланган 178 мең сум белән операция өчен кирәкле 2 млн 300 мең сум җыелып бетте.

Акча җыюны рәсми рәвештә яптылар һәм Гүзәл концерттан соң ук Мәскәүгә билетлар сатып алды һәм аңа операция булды.
 
Гүзәл инде бер елдан артык өченче стадиядәге яман шешкә каршы көрәшә. Бер ел эчендә ул дүрт операция, алты курс химия терапиясе үткән, әмма бирешергә уйламый әле. Нык тора.
 
«Гүзәлгә хәлиткеч операция агымдагы елның башында Мәскәүдәге Европа медицина үзәгендә ясалды. Операция уңышлы булды. Гүзәлнең анализлары да яхшыра башлаган иде инде, әмма май аенда ул тагын реанимациягә эләкте. Дәваланулардан талчыккан организм чыдамаган. Гүзәлдә перитонит, корсак абцессы башланды. Хәзер аңа тагын бер операция ясап, шул перитониттан котылырга кирәк. Аннан соң сәламәт тормыш алып баруга өмет бик зур», – ди Гүзәлнең апасы Альмира Сираҗетдинова.
 
Альмира озак вакыт табиблардан ярдәм эзләүләрен, инде ахыр чиктә кабат Мәскәүгә яман шештән операция ясаган табибка баруларын искә ала. Мәскәүнең Европа медицина үзәге – түләүле клиника. Шуңа күрә анда баруны алар соң чиккәчә сузалар. «Консультациядән соң табиб операция кирәген әйтте. Аның суммасын исәпләделәр. 2 миллион 300 мең сумнан артыграк счетны күргәч, бергәләшеп утырып еладык. Гел кешедән акча җыеп булмас бит дип борчылдык», – дип искә ала кызлар.
 
Вакытны әрәм итәргә ярамаганлыгы аңлашыла. Шуннан соң интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә Гүзәлгә операция өчен акча җыю эше башлана. «Бездә халыкның бик ярдәмчел икәнлегенә ышандык. Кемгә генә, кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, берсе дә кире бормады. Һәркайсы кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты», – ди Гүзәл.
 
«Сәйдәш»тәге хәйрия концерты исә бик җылы атмосферада үтте. Фойеда ярминкә оештырылган иде. Анда тамашачылар Яңа елга дип открытка-магнитлар, сабын, бизәнү әйберләре алды, берсеннән-берсе тәмле торт-перәннекләр белән сыйланды. Шунда ук, Гүзәлгә ярдәм итү йөзеннән, хәйрия лотереясына билетлар сатыла иде. Концертка килүчеләр аларын да соңгы данәсенә кадәр сатып алып бетерде.
 
Иганәчеләрдән килгән призлар шәп иде. Алар арасында театрга билетлар, матурлык салонына сертификатлар, 30 литр бензинга сертификат һәм башка шундый кызыктыра торган лотлар бар иде.
 
Концерт үзе бик эчтәлекле, оешкан төстә барды. Алып баручылар Рәдиф Әхмәдиев белән Газинур Фәйзуллин, һәр чыгышны бер җепкә бәйләп, тамашачыларны да, оештыручыларны да, артистларны да бер дулкынга кертеп җибәрә алды. Җырчыларга – Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Нурзадә, Ләйлә Дәүләтова, Гөлназ Батталова, Илзидә Госманова, ИлГәрәй, Зөлфирә Шәйдуллина, Венер Сәлимов, Фәрит Мифтахов, Булат Җиһаншин, Вадим Захаров, Алинә Сафиуллина, «Болгар кызлары», Илшат Вәлиев, Рәниф Вахитов, Әсхәт, Регина Тимербулатова, Энҗе Шәймурзина, Зөһрә Вәлиуллина, Шамил Галиев, «Сөмбел» бию театрына – барысына да зур рәхмәт. «Аеруча зур рәхмәтләребез Совет районы администрациясенә һәм «Сәйдәш» мәдәният үзәге җитәкчелегенә», – ди Гүзәлнең апасы.
 

Алсу ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.12.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»