|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2017 Җәмгыять
Башкортстанда яшәүче бер ханым югалган улын очраклы рәвештә башка шәһәрдә тапкан2015 елда аның ире, өч яшьлек баласын алып, гаип була. Ике ел дәвамында әнисе нарасыен эзли, ләкин уңышсызлыкка очрый. Быел ноябрьдә ханым Самарага эшкә килә. 13 ноябрь кичендә эштән кайтып барганда ул таныш бала тавышы ишетә һәм билгесез хатын җитәкләп барган сабыйда үзенең улын таный. Башта ул югалып кала. Бәхеткә каршы, шушы тирәдә полиция хезмәткәре була, ул ярдәмгә килә, дип яза kiziltan.ru.
Бала әтисенең яңа хатыны белән булган. Хәлне ачыклаганнан соң, сабый әнисе белән Башкортстанга кайткан. Ярдәм күрсәткәннәре өчен хатын-кыз Самара полициясенә рәхмәт хаты җибәргән.
--- |
Иң күп укылган
|