• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • Продается газовая колонка в хорошем состоянии 89172956589
  • Биектау районы Чыпчык авылында яңа йорт сатыла. Газ, ут, су кертелгән. Документлар тәртиптә. 13 сотый җир. тел. 89033873781. Фәнил
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75

 

 

 

 
Архив
 

               

12.12.2017 Матбугат

Матбугаты барның теле бар

Менә тагын 2018 ел өчен татар матбугатына газета-журналларга язылу өчен тулыр-тулмас бер атна вакыт калды. Әле үзем дә язылмаган. Былтыр нәкъ декабрь аенда авызым пешкәч (пенсия килгәнне көтеп 20 декабрьдә почтага барсам, язылу тәмам, диделәр), февральдән килә торган итеп яздылар. Кайсы килде, кайсы килмәде, кайсы югалды, кайсын эзләп алдым.

Ачу килүен килде, үзем гаепле. Быел да шул хәлгә калмыйм дип, почта бүле­генә шылтыраттым. Аяк чалуны быел тагын да “остарак” оештырганнар. Казан янәшәсендәге 5-6 мең кеше яши торган бистә почтасында газета-журналларга язылып булмый. Икенче почтага шылтыраттым, 18 де­кабрьгә кадәр язылып була, диделәр, 16сы шимбә булып, быел газета-журнал­лар­га язылу 15 декабрьгә ка­дәр генә була. Шулай икән, димәк, ашыгырга кирәк.
 
Миңа калса, быел газе­та-журналларга язылу гөр­ләп барырга тиеш иде. Ике айдан артык вакыт үз-үзен татар дип санаган һәр кеше кайгы-хәсрәттә, борчуда булды. Ана телебезне, га­зета-журнал­ла­рыбыз телен кыскарту халкыбыз өстендә үткен кылыч кебек ялт-йолт килде. Язучылар, галимнәр, зыялылар, хәтта түрәләре­без дә Мәскәү­гә күп кеше имзалаган хатлар, мөрәҗә­гать­ләр язды, үтен­де, сорады, аңлашырга теләде. Мәс­кәү ишетмәде, күрмәде, бир­мәде, телебезне мәктәп­ләрдән кысрыклыйлар. Туган телне “ихтыяри” телгә әйләнүдән ничек тә сак­лап калырга кирәк. Туган телне укытуны ихтыярига калдыру турында Ленин бабай да: “Бу эш – җинаять”, – дип язып калдырган. Димәк, болай эшләргә ярамый. Тел – тел инде ул, аны сорап, ялынып, мескенләнеп алмыйлар. Аны безгә беркем дә, беркайчан да бирмәячәк. Бер танылган француз философы (билгеледер ул, мин генә исемен белмим) “...буйсындырылган, дәү­лә­те булмаган халык төр­мә­дәге кеше шикелле, ә туган теле – аңа төрмә ишеген ача торган яшерен ачкыч”, – ди. 
 
Кеше көлдермик инде, үз-үзебезне саклау инс­тинк­тын уяту вакыты җитте, үз-үзен хөрмәт иткән мил­ләтне генә дөнья күләмендә таныйлар, хөрмәт итәләр. Ә без бүген хөрмәткә лаекмы, моңа кадәр татар теле укытучылары булып йөргәннәр хөрмәткә лаекмы?
 
Ике меңнән артык татар теле укытучысы эшсез кала, диделәр. Кемнәр соң алар? Арада төрлесе, агы да, карасы да бардыр. Татар әдә­бияты дәреслекләре язган, шулар буенча Питрәч­нең Шәле мәктәбендә шә­хесләр, чын татар милләте­нең яшь буынын тәрбия­лисе килеп, үзе дә укытып йөргән Альберт Яхин әйт­кән­дәй, ак эчен­дә – кара, кара эчендә ак бар. Татар теле укытучылары әнә шуны аерырга, уйларга, нәтиҗә ясар­га, фикер алышырга, сөйләшергә өй­рәтер­гә тиеш­ләр иде. Ә алар, аларның бик күбесе, үзләре дә шуны аерырга өйрәнә алмады. Элек яшәгән өем­нең каршысында гына (Казан шәһәренең Зур Кызыл урамында) укытучы­ларның белемен күтәрү институты бар иде. Безнең ишекләр юл аша гына, буш вакытлары булса, мине чакыралар, татар теле укытучылары бе­лән 2шәр сәгать сөй­ләшеп утырабыз. Нәрсә беләм, нәрсә күрәм, ишетәм – барысын да сөй­лим. Сорауларны да бирәм, нинди газеталар аласыз, журналлар яздырасызмы, дип сорыйм. Соңгы укыган китабыгыз нинди, дим. Алалар, укыйлар, мәктәп тормышыннан кызыклар сөйлиләр. Аларга да кызык, миңа да рәхәт. Дус булып калабыз, хәлләр бе­лешәбез. Ихласлар, тел, мил­ләт, киләчәк турында борчылалар, болар эшлә­рен акча өчен генә түгел, рухи ләззәт алу, җан рәхәте табу өчен башкаралар. Мин ул өйдән киттем, җитәк­челәр дә алышынды (Исламшин абыйлар, Закирә Нуриевналар), оныт­каннар­дыр, дип йөри идем. Үзем­нең дә вакыт тыгыз бит инде. Шулай да чакырган җир­гә бар­мыйсыңмы соң инде, өч-дүрт ел элек мине тагын шунда, укытучылар белән очрашуга чакырдылар.
 
Күргәч тә, куркып, каушап калдым. Болар инде мин белгән татар теле укытучылары түгел. Үзләре һа­валы, чибәр, тук чырайлы, ярыйсы ук заманча кыяфәт­ле. Болар инде белемнәрен күтәрергә, ниндидер яңа­лыклар, тәҗ­ри­бә уртаклашырга тү­гел, яртымы, берме ел укып, татар теле укытучысы дипломы алырга килгәннәр. Алар инде мәктәп директорлары, завучлары, 40 яшькә кадәр аст­рономия (бу фәнне мәк­тәп­ләрдә бетереп торганнар иде), биология укытканнар. Татар телен бүлешеп укытырга кирәк, аны теләсә кем укыта ала, дип уйлаучылар.
 
Үзем белән таныштырдым да, аларның кем булулары, кайсы авыл, кайсы районнан икәнлекләрен язып алдым. Сөйләшә башлагач, Гариф Гобәй белән Гариф Ахуновны аермаган кешеләр (бәлки, ул бер генә булгандыр) белән сөйләшү авыр булачак иде. Мине чакыручылар үз эшләренә чумгач, мин боларга, кем­нәр­нең кайтасы килә, китегез, дидем. Өч ханым сөенә-сөенә китте. Бер дүрт-би­шесе бераздан рөхсәт сорадылар! “Ачуланмыйсызмы?” – диделәр. Юк инде, юк. Бер егермеләп укытучы калды. Сөйләшмәгән бер генә сүз дә калмады. Күрәм: болар да инде чын мәгънә­сендә татар теле укытучылары түгел. Татар телен укыту  ул – аларга акча, хез­мәт хакы китерә торган, урыс мәктәпләрендә бигрәк тә дәрәҗәле булмаган эш урыны. Үз-үзләрен күрсәтә белмәү аркасында дәреслә­рен иң соңгы итеп куялар, кабинетлары да бәдрәф тирәсендә. Менә шуның ише укытучылар татар мил­ләтенә коточкыч җинаять эшләделәр. Китап укымый, китап яратмый торган буын үсеп җитте. Элек бит китап укымый торган кеше булмый иде. 
 
Без, “А” белән “Б” сыйныфларындагы 58 укучы, язылып, чират торып укый идек, укучылар конференцияләре мәктәптә генә түгел, клубларда бөтен авылдашлар катнашында үтә иде. Нинди бәхетле булганбыз. Зиннәтулла, Габдрахман әзиләр авылга Әлмәттән олау-олау газета-журнал, бандероль, посылка ташый. Почта каршылау – безнең иң яраткан шөгыль, ул атнага 6 мәртәбә килә. Начальник та, почта да – барысы да Зиннәтулла әзиләр өендә. Көннекен көнгә эшен бетереп бара.
 
Мин үз гомеремдә бик күп газета-журналларга яздым, укыдым. Бик матур, тирән эчтәлеклеләрен күрдем. Шулай да “Социалистик Татарстан” – гомер буена иң яратканым булып калды. Ул минем Әлифбам иде. Мин шуның буенча хәреф танырга, беренче “С” хәрефен, икенче “Т”ны танырга өйрәндем. Математика китабым да шул иде. Эре язулы хәрефләрне саныйм да, тигезлек билгесе куеп, ничә хәреф икәнен язам. Бер язмада ничә “С”, ничә “Т” бар – шуларны саныйм. Ун елга якын шунда эшләү насыйп булды, шунда иң олпат журналистлардан сабак алдым, бик күп яхшы очерк, мәкаләләр яздым, дуслар таптым.
 
Бүген бер төркем укытучы, эшсез калдык, дип борчыла. Газетага язылыгыз, укыгыз, языгыз. Телебезне “ихтыярый” түбәнлеккә төшергәнбез икән, чыгу юлларын табасы бар. Бүген бер-беребезне гаепләүдән файда юк. Барыбыз да гаепле. Болай йортыңа үз анаң, үз атаң, әби-бабаң телендә бер газета-журнал да алмыйча яшәргә мөмкин түгел, ярамый.
 
Газета-журналларга да үзгәрү зарур. Чын итеп, ихластан язарга, бер-беребезнең, һәр абунәченең хәлен белергә, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк. Алда бик зур эшләр тора. Шуларның иң беренчесе – һәр татар йортына ким дигәндә бер генә булса да газета йә журнал яздыру. “Без бит булдырабыз”, Аллаһ теләсә. Бу мәкалә чыкканнан соң, теләсә кайсы татарча газета-журналга – “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Казан утлары”, “Татарстан яшьләре”, “Идел”, “Безнең мирас”, “Шәһри Казан”, “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Ялкын”, “Сабантуй” һ.б. (шәхси газеталарга язылучылар килсә дә, китапсыз калдырмабыз) – язылу квитанциясен тотып, безгә, Казанга, Тукай урамы, 57 нче йортка килегез, барыгызга да бик матур, затлы җыентык, Габдулла Тукайның шигырьләрен бүләк итәм. Бу безнең – “Татар мөселман календарен” чыгаручыларның ана телебезне саклауга керткән өлеше булыр, иншәАллаһ!

Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.12.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments