|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2017 Криминал
"Раян" төркеме җырчысы 19 елга ирегеннән мәхрүм ителдеСуд Казанда 2014 елда тоткарланган 8 кешене Россиядә тыелган террорчылык төркемендә катнашуда гаепле булуларын таныды. ХТ* лидерлары барысына бергә 145 ел 8 ай колониягә хөкем ителделәр. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Ул вакытта шикле затларны тоткарлаганда Куркынычсызлык федераль хезмәте Татарстандагы махсус операциясе вакытында 20 адрес буенча тикшерү үткәрде һәм күпсанлы тыелган әдәбият һәм пропагандалау материаллары алды.
Кайбер хөкем ителгәннәрнең беренче тапкыр гына закон бозулары түгел.
Суд Азат Адиевны 19 елга каты режимлы колониягә, Татарстанның атказанган артисты исемен алган Әсгать Хафизов 19 ел 2 ай каты режимлы колониягә, Радик Зарипов 16 ел аерым режимлы колониягә, Альберт Вәлиуллин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем итте. Тимур Үзбәков 18 елга, Ленар Сәитов 19 елга, Рузил Дәүләтшин 18 ел 6 айга, Павел Хевронин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде дигән карар чыгарылды.
*«Хизб-ут тахрир Аль-Ислами» – Россиядә тыелган халыкара террорчылык төркеме.
--- |
Иң күп укылган
|