поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.12.2017 Хәвеф-хәтәр

Замана афәте: мәктәпкә суалчан кебек шуышып килгән укучылар да бар

Мәктәптә белем алып, канатларын ныгыткан укучылар очар кошлардай төрле якка таралыша һәм мөстәкыйль тормышка аяк баса. Алар хыялларын, үз алдына куйган максатларын тормышка ашыру белән беррәттән, кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, югалып калмаска, тормышның җитди сорауларын үзләре хәл итәргә тиеш булалар.

Бигрәк тә шәһәр ыгы-зыгысына күнекмәгән, ата-ана канаты астыннан чыгып киткән авыл балаларына үз юлларын табу, начар юлга тайпылмау, шайтан коткысына бирешмәү өчен хәзерге заманда күп тырышлык куярга туры килә.
 
Шунлыктан, уку йортларына әле генә аяк баскан студентларга ярдәм итү йөзеннән, Ижау шәһәренең техникумнарында “Беренче курс студенты” акциясе бара. 27 сентябрьдән башланып киткән әлеге акция шәһәрнең 20 техникумында узып, 3 меңнән артык студентка ярдәм йөзеннән лекцияләр, белгечләр киңәшләрен җиткергән инде. Шушы көннәрдә Ижауның кооператив техникумында яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү, наркотик кебек психикага зыян китерүче матдәләр куллануны булдырмау, балигъ булмаган балаларга кагылышлы кануннар белән таныштыру максатыннан беренче курс студентлары өчен ачык дәрес оеш­тырылды. Әлеге чарага әзерлек эшләрен шәһәрнең “Яшүсмер» яшьләр белән эшләү үзәге белгече Фирая Газизова башкарды. Очрашу психолог, нар­колог, балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм ЮХИДИ инспекторлары катнашында кызыклы һәм җанлы узды.
 
Замана чиреме, әллә таләбеме?
 
Хәзерге заманда иртәнге яңа­лыкларны Интернет челтәре аша белешергә күнектек. Ни кызганыч, күпчелек очракта, юл һәлакәтендә яшь гомерләрнең өзелүе турындагы хәбәрләргә юлыгырга туры килә. Бүгенге көндә җәяү йөрүчеләр катнашында юл-тран­спорт һәлакәтләре иң зур, аяныч, актуаль проблемаларның берсе булып тора. Замана чире яки таләбеме, урамда яшьләргә игътибар итсәк, күпчелегенең кулында кесә телефоны. Аларның бөтен игътибарлары виртуаль дөньяга юнәлтелгән. ЮХИДИ хезмәткәре хәбәр итүенчә, колакларына наушник кигән, игътибарын телефонга юнәлткән кеше юл хәрәкәтен тиешле дәрәҗәдә контрольдә тота алмый. “Светофорда җәяүлеләр өчен яшел ут януга, як-якка карап, машина килү-килмәвен дә тикшереп тормастан, күпләр юл аша чыгарга ашыга. Тик руль артында кем утырганын беркем дә алдан белә алмый.
 
Еш кына алар арасында алкоголь яки психотроп матдәләр кулланучылар очрый. Нәтиҗәдә аяныч юл һәлакәтләре барлыкка килә: күпләр инвалид кала, яшь гомерләр өзелә”, — ди инспектор. Әйе, юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, игътибарлы булу һәм, иң мөһиме, ашыкмау – гомеребезне саклап калуга бер адым. Яшүсмерләрне туры юлдан тайпылдыручы тагын бер адым – машина йөртү турында таныклык алмыйча, руль артына утыру. Бу да күпчелек очракта юл фаҗигасе белән тәмамлана. “Юл һәлакәтенә юлыкмасалар да, мондый “машина йөртүчеләр” ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан зур күләмдә штрафка тартыла. Ә юридик факультетта белем алучы студентлар үз киләчәкләренә мәңгегә кул сала дигән сүз, чөнки әлеге өлкәгә эшкә урнашканда, хезмәткәр энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә һәм барлык хокук бозулар калкып чыга”, — ди инспектор. 
 
Коточкыч күренешләр
 
Кызганычка каршы, юл һәлакәтләре генә түгел, тагын бер замана афәте булган психотроп матдәләр, ягъни наркотиклар яшүсмерләрнең чәчәк кебек гомерләрен корыта. Бүгенге көндә спайслар, тозлар һәм төрле микслар кулланылу киң таралган. Очрашуда наркотик кулланып, чын мәгънәсендә “ычкынган” егетләр төшерелгән ролик тәкъдим ителде. Анда спайслар кулланганнан соң теле көрмәкләнгән, тик ничек тә сөйләшергә азапланган егетне, икенчесенең үзен хайваннар патшасы итеп хис итеп, арыс­лан кебек үкерүен, өченчесенең аяклары тотмаганлыктан өстерәлеп йөрүе тасвирланган иде. Бу — коточкыч күренешләр!
 
Наркотикларның сәламәт кешенең баш мие эшчәнлеген туктатып, зиһенен чуалту көченә исең-акылың китәрлек! Нарколог сүзләренә караганда, спайслар инде мәктәп укучылары арасында да киң кулланыла. “Араларында мәктәпкә суалчан кебек шуышып килгән укучылар да бар”, — ди ул. Бу, әлбәттә, замана афәте! Мондый егет-кызлар полициядә исәптә торалар, наркодиспансерда тулаем терелгәнче дәвалану өчен шартлар бар. “Яшүсмер наркотик кулланудан туктаса, аны исәптән төшерәләр һәм ул элеккечә тулы тормыш белән яши башлый. Тик, кызганычка каршы, андыйлар саны бик аз. Дәваланып, диспансердан чыгып киткән яшүсмерләр арасында инде 17нче кат кире әйләнеп кайтучылар бар”, — ди нарколог.
 
Күп кенә яшьләр җиңел акча юнәлтү максатыннан үзләре наркотик таратучылар белән элемтәгә кереп, спайслар, тозлар тарата башлыйлар. Еш кына өстә торган “баш кешеләр”, аларны берара сынау вакыты сылтавы белән эшләткәннән соң, үзләре үк полициягә хәбәр итеп, акча түләмәс өчен “вак таратучыдан” котылалар. Бу көнне күрсәтелгән фильмда шул рәвешле төрмәгә утырган яшүсмер: “Акча эшләргә дә өлгермәдем, 0,5 грамм наркотик өчен утырам”, — дип үкенеп сөйли.
 
Бүгенге көндә наркотик тарату гаебе белән күпчелек 16-22 яшьлекләр утыра. Күп күләмдә нар­котик таратучыларның гаебе хәзер инде кеше үтерүгә тиң. Яшьләрнең күпчелеге уены-чыны белән бергә: “Тормышта барын да сынап, татып карарга кирәк”, — диләр. Тик моңа өстәмә итеп: “Наркотиклардан башка!” – диясе килә. Минемчә, наркотик­лар куллану ул үзенә күрә бер рулеткага тиң. Бер кулланудан синдә бәйлелек туармы, юкмы, моны беркем дә алдан әйтә алмый.
 
Дәрестән соң туган уйлар
 
Очрашудан соң техникумда укучы татар студентлары белән танышып, әлеге теманы дәвам иттек. “Бүгенге ачык дәрестән үзегез өчен нәрсә алдыгыз?” – дигән соравыма, Ижау егете Солтан Дәүләтшин: “Безгә әлеге темалар яңалык түгел, бу хакта мәктәптә дә еш кына дәресләр уздырыла иде. Ә бүгенге сөйләшү бик урынлы, белгәнне искә төшерү, бәлане кисәтү беркайчан да артык түгел”, — диде. Башкортстанның Нефтекама егете Азат Әдиев: “Бүген күрсәтелгән роликлар күңелдә коточкыч тойгы калдырды. Куркыныч нәтиҗәләргә китергән һәр очрак теге яки бу кагыйдәләрне үтәмәү, теге яки бу адымның нәрсәгә китерәчәге турында уйламау аркасында. Дусларым арасында начар юлда йөрүчеләр юк. Андыйлар очраса, үгетләргә ничек тә булса ярдәм итәргә тырышачакмын”, — ди. Егетләрнең аралашулары, үз-үзләрен тотышлары – алкоголь-нар­котиклар белән һич кенә дә бәйле булмаулары турында кычкырып әйтеп тора. Алар турында тәрбияле яшьләр, дияр идем.
 
Барысы да татып караудан башлана
 
Әлеге чарада студентларның һәркайсына киләчәк тормышта кирәк булырдай фикерләр, киңәшләр, үгет-нәсихәт җиткерелде. Ә теге яки бу хәл килеп туганда, кайсы юлны сайлаулары – һәркемнең үзеннән тора. Яшүсмернең йомшак, көчсез булуы, үз-үзенә ышанмаучанлыгы, ихтыяр көче булмавы – еш кына бәхетсезлек юлына китерә. Хәзерге вакытта респуб­ликада 4658 кеше рәсми рәвештә наркотик кулланучы дип теркәлгән.
 
Шушы көннәрдә Удмуртиянең иҗтимагый иминлек советы секретаре Александр Ярославцев журналистлар белән булган очрашуда: “100 мең кешегә бездә 307 наркотик кулланучы туры килә. Әлеге саннарда уңай тенденция чагыла, чөнки бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 9% ка түбәнрәк. 2016 елда 321 кулланучы иде”, — дип билгеләп үтте. Саннарның аз булса да кимүе уңай хәл, тик ничек кенә булмасын, бу әле наркоманлыкны җиңү, дигән сүз түгел.
 
Наркомания яшьләр арасында көннән-көн чәчәк ата, җәмгыять, кешелек өчен куркыныч тудыра. Агымдагы елда Удмуртиядә наркотик матдәләр белән кискен агуланып, өч үлем очрагы теркәлгән. “Быелның гыйнвар аенда 1985 елгы ир-ат наркотиклар аркасында үлгән булса, икенче очрак Завьялово районында теркәлде. Биредә 16 яшьлек яшүсмер наркотикларны бер комплекс буларак, барсын бергә кулланып карамакчы була, тик сәламәтлеге күтәрә алмый, үлеп китә. Көз башында 30 яшьлек ир-ат шулай ук наркотиклар аркасында теге дөньяга китте”, — ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Удмуртия буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Романова.
 
Кызганыч, башкаларның үлеме яшьләр өчен акылга утыруга этәргеч булып тормый, чөнки республиканың 17 торак пунктында яшәүче 2000 кешедән алынган социологик сораштыру нәтиҗәләренә карасак, респондентларның 2,5%ы наркотик матдәләрне куллану тәҗрибәләре булуын, 0,4%ы — кулланып карау теләге барлыгын, 5,5%ы наркотикларга карата кызыксынулары булуын, 0,9%ы тәкъдим итсәләр, кулланып карарга әзер булулары турында хәбәр итә.

Ләйсән ӘХМӘТОВА
Яңарыш
№ --- | 11.12.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»