поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.12.2017 Ана теле

Ана теле: Сүз искерәме? Архаизмны нишләтергә?

Неологизмнар, ягъни яңа сүзләр турында гәп корганнан соң архаизмнар, ягъни иске сүзләр турында әңгәмә үзеннән-үзе сорала сыман. Зиһендә бар бит андый төшенчә. Тел фәнендә дә аларга урын бирелгән. Сүзлекләрдә дә иск. (искергән сүз) дигән искәрмә очраштыргалый.

Уйлап куясың; гадәттә бу ризыкка, көнкүреш әйбер-сәйберенә карата әйтелә: ягъни тузган, исләнгән, таушалган, төссезләнгән, ашалган, эштән чыккан... Сүз дә шундый хәлгә төшә микәнни?

Мәсәлән, “Аңлатмалы сүзлек”тә беренче итеп Абыз сүзе шундый тамга белән билгеләнгән. Бүгенге мәгънәсе “укымышлы” диелгән. Мисалы Г.Мөхәммәтшин әсәреннән: Галиәкбәр шулай бик абыз кешегә әйләнде. “Абыз”дан бер дә әлләнинди ис килми шикелле. Вакыйганың үткән гасырда барганын чамалыйбыз.

Гомумән дә, тел берәмлекләренә архаизм, иске, хәтта тарихи дигән исем җисеменә туры килеп бетми. Шулай да “искергән” телебез фәнендә шактый киң кулланыла торган термин икән. Ф.С. Сафиуллинаның “Татарча-русча тел белеме терминнары сүзлеге”ндә “Искергән (сүз)”, “искергән кушымча”, “искергән мәгънә” терминнары теркәлгән. Нишләмәк кирәк, терминнарны билгеләгәндә тљгәлсезлек, уйлап бетермәү элек тә булган, хәзер дә очрап, абынгалап торабыз.

Шунысы гаҗәпләндерә, менә бу уңышсыз исем әлеге тљр сүзләргә сљйләмгә, ягъни куллануга бәйле рәвештә тәгаенләнгән. Мәсәлән, 1953 елда чыккан “Тел белеме буенча терминнар һәм әйтемнәр сүзлеге”ндә: архаизм ул – архаизм, борынгылыкны аңлата” дигән ( актив кулланыштан чыккан сүз яки сљйләм әйләнмәсе, мәсәлән, намаз, мљгаллимә һ.б.), дип тљшендерелгән (8 бит), “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә моңа басым тагын да кљчлерәк ясалган: “Архаизм. Актив кулланыштан чыккан, телдән тљшеп калган искергән сүз, сүз әйләнмәсе яки грамматик форма”, диелгән (73 бит). Яисә менә “Әдәбият белеме сүзлеге”ндә: “Архаизм – элек актив кулланышта йљреп тә, хәзер инде гомумән телдән тљшеп калган борынгы сүз яки иске грамматик форма” (19 бит). Галим-голәмә түгел, гади кеше дә бу билгеләмәләрдәге “искереп телдән тљшеп калган” дигән гыйбарәләрнең гадел түгеллеген чамалый булыр.

Гомумән дә тел хәзинәсеннән бер нәрсә дә төшеп калмый, ул анда мәңгелек! Милләт зиһененә, аның авыз иҗатына, сүзлекләргә, әдәбияткә кереп калган икән, ул берәмлекнең беркайчан да “искереп телдән тљшеп кала” алмасы һәркемгә мәгълүм. Сүз монда тел чараларының тљрле иҗтимагый-сәяси, социаль шарт, сәбәпләргә бәйле рәвештә сөйләмдә актив яисә пассив куллануга дучар булуы турында гына бара ала. Әлеге мисалдагы намаз, мөгаллимә, икенче мисалдагы архаик дип мөһер сугылган ошбу, сәясәт, шәһит һәм башка сүзләрне, берара гына пассив кулланылып торганга, искергән, телдән төшеп калган дип бәяләргә ярыймыни!?

Бәла шунда ки, сүзгә карата тискәре бәя бирелгән әлеге билгеләмәләр мәктәп програм, дәреслекләренә дә үтеп керә, бала зиһене-аңында менә шушындый тискәре фикер-караш гомерлеккә таш юшкын булып катып кала. Гәрчә сөйләмгә сүз эзләү барышында, архаизмнар да,– барлык берәмлекләр кебек үк,–тигез хокуклы, бер үк закон-кагыйдәләргә буйсына. Әлбәттә инде, сөйләм мотивларына карап аларны куллануның үзенчәлеге дә юк түгел. Бүгенге уйлануларыбызның бурыч, максаты архаизмнарның, тарихи сүзләрнең сөйләмдә куллануның менә шул үзенчәлекләрен ачыклап китүдән гыйбарәт. Аларны сөйләмгә максатчан җәлеп итү, ягъни фикереңне сөйләм адресатына үтемле, тәэсирле, төгәл җиткерү өчен махсус сайлап алганда бу берәмлекләрнең төп сыйфатларын, башкалардан аерымлыкларын белеп эш итәргә кирәк. Шул чагында бәлки безнең күзәтүләрнең дә ярап куюы бар.

Иң башта бу төр сүзләрне эзләгәндә, уйлаганда лексиканың актив һәм пассив төрләргә бүленеше истә тотыла. Архаизмнар, әлбәттә инде, пассивлар исәбендә. Һәрхәлдә алар гомуми-битараф яисә терминнар, конкрет-номинатив берәмлекләр чутында булмас. Алар мәгълүм бер иҗтимагый сәбәп аркасында сөйләмгә моңарчы җәлеп ителмичә торган берәмлекләр. Телдән төшеп калып югалмаганнар. Менә хәзер миндә, синдә, җәмгыятебездә аларга мәгълүм иҗтимагый ихтыяҗ туган да, без аларны эзләп табарга тиешбез.

Тел фәне безгә бу максатта ничек булыша соң, архаизмнар турында ул безгә нинди мәгълүмат туплаган? Архаизмнар ике төркем тәшкил итә: беренчесе – тарихи сүзләр. Милләт, халык яшәешендә булып та, гамәли тормыштан югалган әйбер, күренеш, вакыйгаларның исем, атамалары да сөйләмдә кулланылудан туктаган: хан, айбалта, тәхет, фиргавен, үрәтник, жандарм, чыпта, калтырча һ.б. Хәтта мондый берәмлекләр дә телдән җуелмый, халык зиһенендә яши бирә. Аларның бүтән, яңа күренешләргә тәгаенләнүе ихтимал. Аннары, алар күчерелмә мәгънәләрендә – фразеологизм, әйтем, мәкальләрдә, җырларда яши, хәтта актив яши бирә.

Хан сүзе пассив (ул тарихи әсәрләрдә, фәнни сөйләмдә җанлана ала), ә менә хан заманы, хан кызы әйләнмәсе, алар катнашкан канатлы гыйбарә, мәкаль, әйтемнәр көндәлек сөйләмдә дә актив. Димәк, хәтта бу төр берәмлекләрне дә сөйләмдә җанландыру, активлаштыру үзебездән тора; моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Икенче төр архаизмнар ул – милләт, халык яшәешендә бүген дә булып, аның исем-атамасы гына йә социаль-иҗтимагый шарт, сәбәпләр аркасында (әйтик, гарәп, фарсы, урыс телләре йогынтысында), йә язу-алфавитка бәйле рәвештә үзгәргән архаик берәмлекләр. Теге-бу авазның әйтелеш-язылышы камилләшә (таг–тау, угыл–ул, олуг–олы һ.б.), теге-бу иҗек-кушымча әкренләп “түгәрәкләнә”-шомара (утырмак–утыру, ашай–ашый, килмеш–килү һ.б.). Ә сүзнең тулаем пассивлыгы ул аның теге-бу синонимының төрле сәбәп белән өстенлек алуыннан килә (Волга–Идел, ил–мәмләкәт, политика–сәясәт һ.б.).

Бу төр лексикага да “искергән” мөһере сугып, аларны тел хәзинәсеннән сызып ташлау җинаятенә бернинди нигез юк та юк инде, хәтта сөйләмдә аларны пассивлаштыруга бернинди нигез юк. Әйтик, үлән сүзе активлашып, утны кысрыкласа да ул утлык, сарут, утлау сүзләрендә, яисә исем сүзе кысрыкласа да ат сүзе атказанган, атама, атаклы, яманат һәм башка сүзләрдә саклана.

Аннары, бу төр берәмлекләрнең халык күңеленнән югалмавының янә ике чыганагы бар: алар халык авыз иҗатында, җыр, мәкальләрдә, классик әдәби әсәрләрдә (әйтик, олуг шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләрендә алар бихисап) саклана һәм дә бүгенге кулланучылар да иң әүвәл язучы, журналистлар, тел галимнәре, нәфис сүз осталары аларны төрле стиль-сөйләм максатларында яңа шартларда, яңа мәгънә һәм хис төсмерләре бирү өчен яңарталар. Олуг, ошбу, вә, шанлы, интизар һ.б. дистәләрчә искергән дип тамгаланган берәмлек көтмәгәндә яңарып-ялтырап җемелди башлады. Ә күпме җемелдәргә сәләтле сүз үз иҗатчыларын көтеп ята.

Архаизмнарның тел фәне ачыклаган, канунлаштырган менә шул үзенчәлекләре, сыйфатлары бүгенге сөйләм оештыруда ни дәрәҗәдә файдаланыла соң? Аларны куллануда нинди кимчелекләргә юл куела? Боларга, Аллаһы боерса, үзенә бер язма багышларбыз.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 11.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»