• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • Продается газовая колонка в хорошем состоянии 89172956589
  • Биектау районы Чыпчык авылында яңа йорт сатыла. Газ, ут, су кертелгән. Документлар тәртиптә. 13 сотый җир. тел. 89033873781. Фәнил
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75

 

 

 

 
Архив
 

               

09.12.2017 Язмыш

«Бер генә йотым...Бер генә тамчы бирсәнә» – Филсинәне шул көнгә калыр дип кем уйлаган

«Бер генә йотым...Бер генә тамчы ...» Филсинәне шул көнгә калыр дип бер ун ел элек берәрсе әйтсә, тирә-юньдәгеләр, син исәрләндеңме әллә, дип, шундук үзеңне гаепләп калдырырлар иде. Юкка гына, ничек алай булырга мөмкин, дип әйтергә кушмыйлар шул...

Кайчан шулай яшел елан сазлыгына кереп батты соң бу Филсинә? Берәү дә анык кына әйтә алмый. Бәлки бәйрәмнәрдә әз-мәз капкалап күнегелгәндер, әлеге яман гадәткә ияләшелгәндер, кем белә. Ә бит кайчан гына башын ташлап эчкән кешеләргә чиркану, кызгану хисләре белән карый иде. Ә бүген үзе шул адәми затлар урынында. Әйтерсең аны язмыш нәкъ менә шушы юл белән сынамак булган.
Реклама
 
Филсинә яшь чагыннан бик үткен, чая булды. Нәрсәгә тотынса, шуны булдырды: җыр дисәң – җырга, бию дисәң, биюгә оста иде. Үзенә тиң яр итеп тә авылның менә дигән егетен сайлады. Гаиләләренә сокланып та, көнләшеп тә караучылар байтак булды. Икесенең дә тырыш хезмәтен җитәкчелек гел бәяләп килде. Балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбия кылдылар. Матур гына туйлар итеп олы тормыш юлына аяк бастырдылар.
 
Балалар очып үз оясын коргач, олы иркен өйләре бушап, моңсуланып калды. Филсинә дә, ире дә лаек­лы ялга чыккач, каңгырап, көнне үткәрә алмый азапланып беттеләр. Менә шунда өстәлгә еш кына «озынборын» менеп кунаклый башлады. Ничектер күңел дә күтәрелеп китә, вакытны да сизмисең... Аш астына, берне генә, дип күтәрелгән чәркәләр тула торды, бушый торды. Сазлыкның корыч ятьмәләре икесен дә үз кочагына суыра барды. Санаулы гына пенсия акчасы да җитми башлады. Өйдәге әйберләр хәмер тәкъдим итүчеләр кулына шуа бирде. Чират аек чакта үлемтеккә булыр дип әзерләп куйган кәфенлеккә кадәр барып җитте. Монысын инде аракыга алыштырырга берәү дә батырчылык итмәде.
 
Бары югары оч Сәхия генә кәфенлек тотып идән уртасында ауный-ауный аракы дау­лаган Филсинәнең теләгенә каршы килә алмады. Филсинә шешәне кулга төшерүгә, ике атна суга тилмергән адәмдәй йотлыгып-йотлыгып эчә башлады. Аннан, калганын халат кесәсенә салып, исерек ире янына өенә юл алды.
 
Ап-ак карга күмелеп, тын гына йокымсырап утырган төнге авыл урамын шарт-шорт килгән шомлы аваз уятып җибәрде. Әлеге тавышка аптырап, урамга йөгереп чык­кан күрше-күлән Филсинәләрнең ялкын камап алган йортларына якын да килә алмады. Әйтерсең Тәңребез соңгы чикне узып, кәфенлеген яшел еланга алыштырган кара җаннарга бу якты дөньяда урын юклыгын искәртергә тели иде.
 
Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Азнакай шәһәре.

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.12.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments