|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2017 Криминал
Татарстанда халыктан ярты миллиард сум акча урлауда шикләнелүче 10 кеше тоткарланганЧаллыда полицейскийлар финанс пирамидасында катнашучы 10 кешене тоткарлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Бу оешма 2009 елдан 2015 елга кадәр Автошәһәрчек, Уфа, Түбән Новгород, Чиләбе, Екатеринбург, Самара, Тольятти, Төмән, Ижевск һәм Пермь территорияләрендә эшләгән. Ике меңнән артык кешегә китерелгән зыян 564 миллион сумны тәшкил иткән, дип яза Татар-информ.
Начар ниятлеләр кешеләргә акчаларын югары процентка салырга тәкъдим иткәннәр, ә аларга алмашка вексельләр биргәннәр.
Финанс төркеме оештыру факты буенча җинаять эше ачылган.
--- |
Иң күп укылган
|