• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 21.07 «ARENALAND» фестивале. Казан-Арена. 13:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Июль Әлфия Ганиева
  • 21 Июль Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012)
  • 21 Июль Вадим Хомицкий
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
08.12.2017 Мәдәният

"Җырласаң да егет җырла моңлы итеп"

Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда төрле елларда Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальләрдә җиңүгә ирешкән “йолдызлар” – Ранис Габбазов, Азат Абитов, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина һәм гармунчы Ринат Вщлиев бик матур концерт күрсәттеләр.

Бу елның язында Казанда гөрләп үткән XIII Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең йомгаклау чарасында продюсер Рифат Фәттахов аның популярлыгы үсә баруы турында: “Беренче елны Рәшит Ваһапов фестивалендә егермеләп җырчы катнашырга теләк белдергән булса, быел инде алар 120дән артып китте. Җырчылар күп булу сәбәпле, сайлап алу турлары Татарстанда гына түгел, Башкортостанда да үтә”, - дип әйткән иде. Ни дисәң дә, Рифат Фәттахов Башкортостанда сәләтле җырчылар барын яхшы белә - татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин нәкъ шул Башкортостан татарлары бит инде. Соңгы икесен Рифат Фәттахов зур сәхнәләргә үзе алып чыккан иде. Дөрес, Филүс Каһиров та, Ришат Төхвәтуллин да бу продюсер белән бер ел чамасы эшләгәннән соң контрактны дәвам итәргә теләмәделәр. 

Нишләтәсең бит, канатлангач, кошлар да оясыннан очып чыга. Ә киләсе җәйгә оя кабат кошчыклар тавышы белән тула. Быелгы Рәшит Ваһапов исемендәге XIII халыкара татар җыры фестивалендә Гран-при яулаган лирик тенор Ранис Габбазов, эстрада җыры номинациясендә беренче урынны алган искиткеч иркен тавышлы Айсылу Габдинова, 2015 елгы фестивальдә җиңү яулаган бәрхет баритонлы Азат Абитов һәм сандугач тавышына ия булган Гөлсирин Абдуллиналарны әле канат ныгыта торган җырчылар гына дип атарга була. Әлбәттә, продюсер Рифат Фәттахов һәм остазлары Венера Ганиева ярдәмендә.

Мамадыш районының Урта Кирмән авылында мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшләүче ата-ана гаиләсендә тәрбияләнгән Гөлсирин Абдуллинаның тавышын чишмә челтерәвенә тиңлиләр. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтына кереп, Венера Ганиева классында укучы Гөлсирин халык җырларын бик ярата. Хәер, аның чын татар тавышы белән шундый җырлар гына җырларга кирәктер дә. Кигән күлмәкләре дә тыйнак, хәрәкәтләре дә салмак һәм нәфис, үз-үзен тотышы да әдәпле. Гөлсирин, Сара Садыйкова кебек, калфак кияргә ярата, ә тавышын Фәридә Кудашеваныкына охшатырга мөмкин. Танылган җырчыбызның тембрына тирән музыкаль белем, техника да кушылып, тыңлап туймаслык зәвыклы җыр барлыкка килә. Гөлсирин Абдуллина башкаруындагы “Янма, йөрәк”, “Кашымның каралары”, “Алып кит син”, “Агыйдел буйлары” һәм Рәшит Ваһапов репертуарыннан алынган “Фир¬дәүскәй” (аны Азат Абитов белән бергә җырладылар) заманча һәм шул ук вакытта чын татарча яңгырады.
 
 
Рәшит Ваһапов үзәгендә эшләүче Ранис Габбазов та күптән инде сәхнәдә. Соңгы елларда аның иҗаты күзгә күренеп үсә. Быелгы фестивальнең Гран-при бүләге дә, аңа өстәп бирелгән затлы машина да очраклы түгел, әлбәттә. Шулай да, жюри әгъзалары бер фикердә булмаганнар кебек. Гран-прины Артур Сәгыйтовка яисә Илнар Мироновка бирергә кирәк, дигән фикерләр дә яңгыраган. Ләкин приз Ульян өлкәсенең Ишеевка авылында туып-үскән Ранис Габбазовка тәтеде. Аның гаиләсендә дә сәнгать  осталары бар икән. Җиһан әбисе гомере буе Ишеевка авылының “Идел моңнары” ансамбле солисткасы булган. Раниска да моң әбисе ягыннан килгән, күрәсең.  Аның башкаруында “Кайтыгыз, торналар” җырын ишеткән кеше Гран-приның Габбазовка бирелүе бик дөрес дип әйтер иде. Самарадагы концерт та нәкъ шул җырдан башланып, тыңлаучыны чиксез моң белән чорнап алды. Ранис башкаруындагы “Әни җыры” да, “Cинсез яшәү миңа нигә кирәк?”, “Әй, гомерләр, гомерләр!” дә алкышларга күмелеп барды.
 
 
Бәрхет тембр иясе Азат Абитов та Чуваш Республикасының Шыгырдан авылында мәдәният-сәнгать хезмәткәрләре гаиләсендә туып-үскән. Әле мәк¬тәптә укыганда ук ул “Дебют”, “Рамазан”, ә мәктәпне тәмамлагач, “Урмай моңы”, “Язгы моң” фестивальләрендә катнашып, призлы урыннар яулаган. Ә 2015 елда Азат Рәшит Ваһапов фестивалендә чыгарма рәвештә катнаша (музыкаль белеме булмау сәбәпле) һәм икенче урынны алу бәхетенә ирешә. Шуннан соң гына егет Казанның Мәдәният һәм сәнгать институтына кереп укый башлый. Ә моңа кадәр Азат үз юлын башка өлкәләрдә эзләп йөргән -  Татарстанның “Рубин” командасында футбол уйнаган, шул ук вакытта социаль-гуманитар институтта, химия-технология университетының гуманитар факультетында югары белем алган. 
 
 
Күңеле моңга тарткан Азат үзешчән сәхнәдән төшмәгән дә, ә менә профессиональ сәхнәгә урау юллар белән килеп кергән. Самара тамашачысы күңеленә “Эзләгәнем син минем”, “Рәхмәт сиңа”, бигрәк тә  “Сиңа тагын мин бер киләм әле” җырлары сары май булып ятты. Сәхнә Азат Абитовны кабул итте, ул да үз урынын тапкандыр, дип ышанасы килә.
 
Айсылу Габдинованы ахырга калдыруыма үзе үпкәләмәс, дип уйлыйм. Моның сере бар. Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Самарада татар мәгарифе көннәре уздырганда мин аның әтисе - танылган татар җырчысы Айдар Габдинов белән шәхсән танышкан идем. Ул бик горурланып кызының да музыка өлкәсендә хезмәт итүе, Казан телевидениесендә “Кайнар хит” тапшыруын алып баруы, бик матур итеп җырлавы турында сөйләгән иде. Атна-ун көн дә үтмәде, Айсылу Самара сәхнәсендә пәйда булды. Юк, алай түгел, бөтен сәхнәне биләп алды, дияр идем. Аның тамаша алып барырлыгы да, үзенә аерым бер концерт куярлыгы да бар. Айсылу Габдинова да Мәдәният һәм сәнгать институты студенты. Укудан тыш, Казан балалар музыка мәктәбендә белем бирә, теле¬видениедә эшли һәм әтисе белән дә, “Рәшит Ваһапов фес-тивале йолдызлары” белән дә гастрольләргә йөрергә вакыт таба. Тамашачыга ул “Ленинград” төркеменең “Экспонат” (“Лабутены”) җырын татарчага тәрҗемә итеп, “Алабута” дип башкаручы буларак билгеле булса, Самарада ул “Сагыну”, “Мәтрүшкәләр”, “Алматаның алмасы” кебек халык җырларын да бик дәртле итеп башкарды. Кызда тавыш та бар, һәм ул аннан куллана да белә. Продюсер Рифат Фәттахов боз һәм ут кебек капма-каршы Гөлсирин белән Айсылуны махсус сайлаган, күрәсең. Гөлсириннең сабырлыгы Айсылуның дәртен бераз сүрелдерү өчен кирәктер.
Гомумән алганда, концерт самаралыларга бик ошады.
 
 
Чиксез дәрт-дәрман, заман шаукымы бәреп торган бу концерттан мин дә ләззәт алдым. Тик барыбер нәрсәседер җитешми кебек тоелды. Бәлки, “Рәшит Ваһапов фестивале йолдызлары” дип аталгач, яшьләргә Рәшит Ваһаповның башкару манерасын да үзләштерергә иде? Тавышын артык күтәрмичә, ашыкмыйча, җырның тәмен белеп, һәр сүзенә мәгънә биреп, искиткеч моң борылышлары белән җырлый бит ул. Өйгә кайткач, бу тәэсирләремне тикшерү өчен, Рәшит Ваһаповның дискын уйнатып җибәргән идем, “Озын көй” дип аталган беренче җырында ук салмак тавышы белән: “Җырласаң да, егет, җырла моңлы итеп, тыңлаучының күңеле ачылсын”, - дип сузып җибәрде... 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 08.12.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments