|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда күршеләре яна торган йорттан ир-атны коткарганБалтач районында күршеләре яна торган йорттан 48 яшьлек ир-атны алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын Кенәбаш авылының Тау урамындагы 2нче йортта кичә кич чыккан. Урынга 10нчы янгын-коткару часте, Рәхимов исменедәге ирекле янгын сүндерү отряды, шулай ук тормыш иминлеген тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре килгән.
Ут 40 квадрат метрлы йортны, мунчаны ялмап алган, башка корылмаларга күчү куркынычы зур булган. Янгын сүндерүчеләр 30 минут эчендә утны сүндергән. Хуҗа зыян күрмәгән, аны күршеләре алып чыккан булган.
Янгынның беренчел сәбәпләре – электр җиһазларын куллануда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау.
--- |
Иң күп укылган
|