• 01.06 "Солнце в Ладони" в Национальном музее Республике Татарстан
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 30 Май Рәниф Шәрипов
  • 30 Май Хәния Фәрхи
  • 30 Май Мөдәррис Вәлиев
  • Яхшы хәлдә кара хатын-кыз туфлие сатыла. 38р. 750сум. Казан, 89274049654.
  • Яр Чаллыда эре, яхшы авыл бәрәңгесе сатыла. Килограммы 20 сумнан.Капчыгы-600 сум.т.89674643949.
  • Мәктәп һәм ял лагерләрендә ял итүче балаларны Казан һәм Татарстан буйлап гизәргә экскурсия оештырабыз. Тарих, кызыклы риваятьләр тыңлап илебез белән горурлана алалар. Белешмә өчен телефоннар: 8 843 2585700 һәм 89033424431
  • Общежитиеда булмә сатыла. Аерым туалет ясау, су керту мөмкинлеге бар, булмәдә җиһаз һәм техника кала. Бәясе 780 мең. Ипотека, маткапитал бн дә алырга мөмкин. 89053104269
  • Актанышта Южная урамында яхшы хәлдәге кирпич гараж сатыла, 17,4 кв.м. Бәясе килешу буенча. Тел.89274687879
  • Кафель, плитка ябыштыру. Ванна булмәсе тулысынча ремонт. Тулысынча яки өлешчә квартирга ремонт ясау. Купьеллык тәҗрибә. тел.89375288023. Казан.
  • Казанның «Салават күпере» торак комплексында вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы – 65кв.м. Адресы – Нурихан Фәттах урамы 17/4 йорт. Автобус тукталышына җәяүләп 2 минут барасы. Фатир 18 катлы йортның 12 катында. Фатирга керүчеләр үз җиһазлары һәм техникалары белән күченә ала. Буш фатир кирәк булмаган очракта – хуҗаларның фатирны җиһазландыру мөмкинлеге бар. Айлык аренда бәясе – коммуналь түләүләрне дә кертеп – 15000 сум. Белешмәләр өчен телефон – 89047606128 (фатир хуҗасы)
  • Алып баручы. Туйларыгызны, никахларыгызны, юбилей, туган көннәрегезне матур итеп алып барабыз. Балтач, Арча, Казан. 89655807850
  • Бәрәнге орлыгы сатыла. Яшел Үзән районы. 89050390335
  • Сыер, тана ике бозаулаган Ютазы ягында. 89272479286

 

 

 
Архив
 

               

07.12.2017 Сәясәт

Миңнеханов Борһановның Мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүенә комментарий бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Энгель Фаттаховның Мәгариф һәм фән министры постыннан китүен, бу урынга Рафис Борһановның билгеләнүен шәрехләде. Рафис Борһановның укыту тәҗрибәсе булмавы аның уңышлы эшләвенә киртә булмаячак, дип җиткерде Президент Мәскәү һәм федераль гаммәви мәгълүмат чаралары журналистларына Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге медиаклуб утырышында.

Бу хакта «Татар-информ» яза. 
 
"Минем дә президент булганым юк иде. Һәрберебез үз вазыйфасына килә. Кемдер булдыра ала, кемнеңдер килеп чыкмый. Белем бирү системасы бик катлаулы һәм гади генә түгел. Бүгенге шартларда вазгыять бик үк тыныч түгел. Монда безнең дә гаеп бардыр. Барысын да тынычландыра һәм берләштерә алырдай кеше кирәк. Рафис Борһанов зур юл узды: ул Казанда да, Яшьләр һәм спорт министрлыгында да эшләде, ул системаны белә. Сез аны авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган дип әйтерсез, мин да әлеге уку йортын тәмамладым. Без һәр көн укырга һәм өйрәнергә тиеш", - дип, Миңнехановның сүзләрен китерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
 
Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оеша. Ул йөздән артык журналистны – федераль һәм Мәскәүнең әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Аларның барысы да Татарстанда туган, шунда укыган яки эшләгән. Медиаклуб иҗтимагый инициативаларга ярдәм күрсәтү һәм аларны яктыртуны максат итеп куя.

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.12.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments