поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.12.2017 Җәмгыять

Параличланган әнисен абыйсына алып килеп: “Ишек төбеңдә калдырам”, – дип кунакка китеп бара

Күп балалы яшь гаиләдә хуҗа кеше үлеп китә. Моңарчы гаиләне тулысынча тәэмин итеп торган тырыш ире вафатыннан соң дүрт улын кайгырту ялгыз ана өстенә кала. Бу вакытта малайларның олысына да унбер яшь тә булмый әле. Хатын көндез эшли, кич өенә кайтып ашарга пешерә, җыя-юа, үтүкли, тегә-ямый...

Төн уртасында гына, хәлдән таеп, урынына барып ава, ә иртән торып, балаларына тагын ашарга әзерли, кирәк-яракларын барлап, аларны мәктәпкә озата. Улларының көннән-көн үсүләрен күреп сөенгән ана алар өчен теләсә-нинди авырлыкка түзәргә әзер тора.
 
Эш-мәшәкатьтә кайнап айлар, еллар үтә. Балалары бер-бер артлы үсеп, мәктәпне тәмамлагач, әниләре аларга югары белем алырга, аннан эш табарга булыша. Вакыты җиткәч, һәрберсенә өйләнергә ярдәм итә. Улларын урнаштырып, инде алтмыш яшен узгач, хатын ялгыз кала. Озак еллар киеренке хәлдә яшәү, авыр хезмәт эзсез узмый – ана параличлана. Уллары, киңәшеп, аны чиратлап карарга килешәләр. Ананың хәле көннән-көн начарлана, ул хәтта сөйләшә дә алмый башлый. Киленнәр, артык йөккә санап, аны төрлечә җәберлиләр, авыр сүзләр әйтеп рәнҗетәләр. Ана түзә.
 
Үзләрен туган көннәреннән алып, өйләндергәнче караган әниләрен яклыйсы, кайгыртасы урында уллары, ызгышып, җаваплылыкны бер-берләренә аудара башлыйлар. Бервакыт әнисен карау чираты төпчек малайга җитә. Ә аны хатыны белән кунакка чакырган булалар һәм аның сыйлы табыннан, күңелле кичәдән һич кенә дә баш тартасы килми. Ул: “Мин әни янында утыра алмыйм, әлегә син карап тор, аны сезгә китерәм”, – дип, абыйсына чылтырата. Ике туган арасында кара тавыш чыга. “Чиратыңны бозма, әнине алып килсәң дә, ишекне ачмаячакмын!” – ди абыйсы. Энесе моңа карап тормый, параличланган, телсез әнисен абыйсына барыбер алып килә һәм, аның фатиры ишеген каты итеп шакып: “Әнине алып килдем, чыгып ал, мин аны синең ишек төбеңдә калдырам”, – дип, хатыны белән кунакка китеп бара. Хәлсез, телсез, хәрәкәтсез ана, билгеле, боларны күреп, ишетеп тора, әмма берни эшли алмый. Аңа ишек ачучы булмый...
 
“Бу – минем улларыммы?! – дип шаккатып уйлый ана, үткән гомерен күздән кичереп. – Кечкенә чакларында әле су сорап, әле бүтән йомыш белән шушы балалар мине төнлә ничә тапкыр уяттылар, ә мин ни сорасалар, шуны эшләргә ашкынып тордым, алар шатлансалар, минем дә шатлыгым эчемә сыймады, аларга кыен чакта миңа меңләтә авыр иде... Ач йөрмәсеннәр, авырлык күрмәсеннәр дип ни тырыштым! Инде менә картайгач, берәүгә дә кирәксез булып, ач килеш салкында япа-ялгыз утырып калдым...” Иртән олы улы ишекне ачкач, әнисенең җансыз гәүдәсен күреп ала...
 
Коръәндә “Әниләрегезгә һәрвакыт игелек итегез, карт әти-әниегезгә бервакытта да “уф” дип әйтмәгез” диелгән. Өлкән әти-әниләрегезне игътибарсыз калдырмагыз, чылтыратып, хәлләрен белегез, яннарына барып йөрегез, алар белән яшәгез, алар үзләрен кирәксез дип тоя күрмәсеннәр! Сез әти-әниегезгә нинди мөнәсәбәттә булсагыз, балаларыгыз да сезгә шундый мөгамәләдә булыр.
 
Телефоныма беркөнне шундый кыйсса килеп төште. Бер ир рус телендә сөйли аны. Тетрәнеп тыңладым. Дөньяда шушындый хәлләр дә була микәнни дип аптырадым, чөнки, әйтмәгәнем булсын, мин белгән кешеләр арасында мондый аналар да, мондый балалар да юк. Күрергә язмасын! Университетта элек бергә укыган, хәзер читтә яшәүче дустыбыз “Ана нәсыйхәте” шигырен сорап беркөнне телефондагы төркемебезгә язган иде.
 
“Бер ханым шуны апасы белән энесенә укытмакчы ахрысы, ник дигәндә, алар авыру әниләрен карауны шушы апага гына калдырганнар”, – дип аңлатты дустыбыз бу шигырьне ни өчен эзләвен. “Элек рак бар иде, ә паралич-инсульт юк иде, кайдан чыкты ул?” – дип шакката туксан яшьлек, әле ару гына йөреп торучы күрше әби. Паралич сугу элек тә булган, билгеле, әмма бу кадәр үк киң таралмаган, йорт саен диярлек берәр кешене аяктан егып бармаган ул. Хәзер, чыннан да, параличланучылар күбәйде. Бәхеткә, авыру-хәсрәт килгән танышларны балалары, якыннары карый. Авылда да урын өстендә яткан әтиләрен яки әниләрен балалары алмаш-тилмәш кайтып карыйлар. Авырган кешегә дә, караганына да авыр инде, аңлашыла, ә нишлисең, чирне бит берәү дә сорап алмый, чакырып китерми. Хәзер бик күп төрле исемдә чыгучы газеталарның берсендә ялгыз калган ханым: “Авыру карар идем, хезмәтемә хак та сорамыйм, фатир да кирәкми”, – дигән. Димәк, акча, торак өчен дә түгел, савап өчен чит-ят кешене тәрбия кылырга әзер кешеләр дә бар икән әле.
 
Беркөнне олы туганыбызның хәлен белергә керсәм, җыештыручы ханым подъезд идәннәрен юып йөри. Сүз ара сүз чыгып, әлеге дә баягы балалар турында сөйләшеп киттек. “Улларыгыз ничә яшьтә инде?” – дип кызыксынды ул. Берсенең инде быел мәктәп тәмамлавын, берсенең әле тагын өч ел укыйсы барлыгын әйттем. “У-у, димәк, алар егетләр инде, безнең хәзерге заман вакыты белән исәпләгәндә олы улың егерме ике яшьтә дигән сүз, кечкенәсе дә унтугызларда инде!” – дип хәйраннар калдырды ул мине. “Әйе-әйе, хәзер бер ел урынына икене яшибез бит без, сизмисеңмени вакытның ничек тиз узуын?” – диде ул. Болай да, малайлар үсә, тиздән канат чыгарып очып китәрләр инде дип ямансулап йөргәндә, менә сиңа мә!
 
Шуннан җыештыручы ханым улының армиядә ниләр күрүен, кайбер иптәшләренең андагы хәлләргә түзә алмыйча үз-үзләренә кул салуларын, улының армиядә үпкәсенә салкын тидерүен, ә командирларының, частьтәге яхшы күрсәткечләрне бозмас өчен солдатларның чирләрен яшерүләрен, аларны дәваламауларын, баласына антибиотиклар, йон оекбашлар, җылы киемнәр, витаминнар җибәреп ятуын сөйләде. “Ул армиядә чакта ут йотып яшәдем, янына әллә ничә тапкыр бардым, кайтты, өйләнде, ә хәзер атнага бер чылтыратып хәлне дә белми, хәзер аңа хатыны гына кирәк, шулкадәр авыр... Ир бала үстергән әнинең бәхете килененең нинди булуына бәйле”, – диде ул, күз яшьләренә тыгылып.
Балаларыбыз әле кечкенә чакта әни безне: “Артык иркәләмәгез, яратуыгызны күрсәтмәгез, азып-узынып китмәсеннәр”, – дип кисәтә иде. Бала дигәндә чама хисе югала шул.
 
Кая икән соң ул яратуның чиге-чамасы? Психологлар баланы көнгә бер тапкыр булса да кочып кочакларга кирәк, ана яратуын тоеп үсмәгән бала кырыс, рәхимсез була диләр. Кочаклап, иркәләп утырмасалар да, үзебез дә әти-әниләрнең җан җылысын тоеп үстек бит. Улларыбыз-кызларыбыз әти-әниләре яратуынназын дөрес, хаклы бәяләсеннәр, үкенерлек итмәсеннәр, иманлы булсыннар һәм Ходай үзләренә дә иманлы кешеләр генә юлдаш итсә иде! 
 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.12.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»