• 17.01 "Кәҗүл читек" спектакле. Кариев театры. 13.00
  • 24.01 Рафинә Ганиуллина концерты. Казан. Филармония.
  • 27.01 Кариев театрының юбилей кичәсе. 18.00
  • 31.01 Закир Шаһбан иҗат кичәсе. Казан. "Туган авылым" комплексы. 19.00.
  • 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 17 Гыйнвар Илнур Закиров
  • 17 Гыйнвар Чулпан Шакирова
  • 17 Гыйнвар Раиф Усманов
  • 17 Гыйнвар Ләйсән Төхвәтуллина
  • 17 Гыйнвар Аяз Гыйләҗев (1928-2002)
  • 17 Гыйнвар Барлас Камалов
  • 18 Гыйнвар Камал III (1899-1968)
  • 18 Гыйнвар Эльмира Сираҗи
  • 18 Гыйнвар Фән Вәлиәхмәтов
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • Казан Совет районы Ак. Губкина урамында балконлы зур булмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча ШӘҖӘРӘләр ТӨЗИМ. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 [email protected] Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Татар гаиләсенә Совет районында (Строительная фирма Тектоник тукталышы) 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Трамвай һәм автобус тукталышы йорт янында гына, янәшәдә мәчет, мөселман балалар бакчасы, Пятерочка, Мегастрой кибетләре. Т.: 89272437185
  • Казан шэхэре малые дербышкида ике этажлы ой сатыла.(участок мунча) бэясе 4000000. Собственник. Документлар эзер. Барлык сораулар буенча телефонга шалтыратыгыз 89625557187
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казан шәһәре Мавлютова урамында (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, холодильник бар. Бәясе аена 10 мең. Мэтрога 5 минут юл. Тел: 89274406462
  • Җиңел машина тәгәрмәчләрендә йөк ат арбалары сатыла, алмашу мөмкинлеге дә каралган. Фотографиесен телефонга җибәрә алабыз. Телефон +79534087690
  • Оренбургский тракт 140г урнашкан ор яна йортта яна жиhазлары белэн 1 булмэле фатирны озак вакытка арендагы бирэм. Бэясе 14 мен+коммун. 89274095375
  • Яр Чаллыда тулай торакта булмэ сатыла 13кв м. Бэясе килешучэ.89503149538
  • Казань ак губкина урамында совет районы зур балконлы булме сатыла 18 кв. 89509469991

 

 
Архив
 
 
05.12.2017 Шоу-бизнес

Илнар Сәйфиев: «Мин – декретта, ә Ленар өчен җавап бирә алмыйм - сирәк күрешәбез»

Соңгы арада Илнар Сәйфиев сәхнәдә бик күренми, тамашачы хәтта борчыла башлады. Җырчының хәлен белеп шалтыратырга булдык.

- Хәерле көн! Ни хәлләрегез бар?
- Исәнмесез! Бар да яхшы, Аллага шөкер! Балалар күп булгач, алар белән мәш киләм. Ләйсәннең берүзенә генә авыр, ярдәм итешергә кирәк. Үземне декрет ялында дип әйтсәм дә була. Бер баланы үстерүе әллә ни авыр түгел, ә менә берьюлы өчне?!
 
Тамашачы хәтерлидер, ярты ел элек игезәк балаларыбыз туды. 4 яшьлек Ләйләбезнең хәзер Аяз энесе һәм Айзилә сеңлесе бар. Шулар белән уйнап, шаярып, күбрәк вакытны уздырасы килә. Әле кичә “ватрушка” дигән чана алып, рәхәтләнеп шудык. Балакайлар бигрәк тиз үсә бит, шуны күреп калырга иде. Әзрәк үссеннәр дә, аннар гастрольләргә чыгып китәрмен дип торам.

- Тормыш иптәшегезгә ярдәмгә бала караучы яллассагыз уңайлырак булмасмы?
- Юк, балаларымны күрәсем генә килеп тора. Әлегә алардан аерылу бик авыр. Аннары чит кешегә дә ияләштерәсе килми.

- Олы кызыгыз Кыш бабайны көтәдер инде?
- Ничек кенә көтә әле?! Теләкләренә көн дә нәрсә дә булса өстәлеп тора. Телевизорда, интернетта уенчык рекламалары күп бит. “Әтикә, шул кирәк!” – дип кенә тора. Ул курчакларының нинди генә төре юк?! Артык очындырмыйм дисәң дә, бала теләген үтисе килә.
 

- Ленар Сәйфиев та хәзер күренми...
- Аның өчен җавап бирә алмыйм, үзеннән сорагыз. Нишләп ятадыр?! Аның бит хатыны да, балалары да юк: гастрольләрдә йөреп кайтса була. Хәзер без бик сирәк күрешәбез, минем үз мәшәкатьләрем.
 
Илнар бик кабаланып сөйләште, ике баласы да кулында иде. Ахырда берсе телефонын тартып алды да, шуның белән сөйләшүебез өзелде. Күп балалы әтигә уңышлар телибез!

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.12.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты