|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2017 Сәясәт
Фәттаховның эштән китүе татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле түгелТатарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның эштән китү сәбәбен республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле вазгыятьтән генә эзләргә кирәкми. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Моны «Татар-информ» хәбәр итә.
«Татарстан җитәкчелегенең карарын татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле булмавын аңлыйм», - диде Михаил Бабич.
Ул министрның эштән китүен гадәти кадрлар үзгәреше дип саный. Энгель Фәттаховның башка өлкәдә файдасы тияргә мөмкин.
4 декабрьдә Рафис Борһанов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
--- |
Иң күп укылган
|