|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2017 Криминал
Татарстанда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнарЧаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
ГЭС бистәсендә урнашкан 3/22нче биш катлы йортның бишенче подъездында көек исе турындагы хәбәр үзәк янгын элемтәсе пунктына 2 декабрь кичендә килә.
Урынга 72нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре, газ һәм электр челтәрләре хезмәте, полицейскийлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре юл тота.
Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр баскыч мәйданчыгында ир-атның янган гәүдәсенә тап була.
Янгынның башлангыч сәбәбе – ут төртү.
--- |
Иң күп укылган
|