поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.02.2010 Җәмгыять

ЯЛКАУЛАРНЫ ЯРАТМЫЙМ

РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин белән әңгәмә

– Бүген Сезгә 17 яшь булса, ветеринария институтын түгел, КДУның тарих факультетын сайлар идегезме?

 

– Болар бер-берсенә комачауламый. Бөек философ Сократны беләбез. Аның укучысы Платон: “Әгәр кеше үз тарихын белмәсә, аның үзен зыялы кеше дип санарга хакы юк”, – дип язып калдырган. Шуңа күрә ветеринария институтында, югары партия мәктәбендә, Казан финанс- икътисад институтында укуым да бер-берсенә комачауламый. Әлбәттә, без тарихчыларыбызны хөрмәт итәргә, аларга кирәкле шартлар тудырырга тиеш. Әмма аларга – аерым алганда, Миркасыйм Госмановка, Дамир Исхаковка үпкәм дә бар. Дөрес, мин алар алдында баш иям. Әгәр мин үз заманында тарих-филология факультетын тәмамлаган булсам, бүген үзләрен бөек галимнәр дип санаучы тарихчыларыбыз сыман Татарстан җирлегенең 200 еллык тарихын (1236-1442 еллар) өйрәнергә вакыт тапмаган булыр идем. Кайда безнең Алтын Урда чорындагы бу җирлектәге тарихыбыз дип исем китә. Мин дә алар шикелле университет бетергәч аспирантурага керәсе бар, аннан кандидатлык, докторлык диссертациясе яклыйсы бар дип гомер уздырган булыр идем. Ветеринария табибы булсам да, тарих белән шушылай кызыксынгач, үземне бәхетле саныйм.

 

– “Әтилледән Президентка кадәр” дигән китабыгызны Дәүләт Думасында ничек кабул иттеләр?

 

– Бик яхшы кабул иттеләр. Урыс галимнәре дә шактый җылы сүз әйтте. Жириновский, Зюганов, аларның урынбасарлары да, Думадагы Президент вәкиле дә (барчасына да бүләк иттем) уңай фикер белдерде. Татар зыялыларыбыздан да яхшы сүзләр күп булды. Бу китапның максаты – халыкларның һәрберсен үз почмагына тарату түгел, киресенчә берләштерү. ДНК буенча без бөтенебез – яһүдләр, чуашлар, урыслар, татарлар да бертигез. Дини тәгълиматлар буенча да барыбыз туган, бүлешер нәрсәбез юк. Беребезне беребез үчекләмик. Барыбызга бергәләп тату, матур тормыш кору юлында эшләргә кирәк – китапның асылы шунда.

 

– Фатыйх Сәүбәнович, җитәкчелек тәҗрибәсе туплый башлаган хуҗалыкта – Балтач районының Сосна авылында механизаторлар Сезгә заманында Дию дигән кушамат таккан булган – беләсезме? Салмыш килеш тракторга утырган егетләрне туп кебек чөеп җибәрә торган булгансыз дип сөйләгәннәр иде.

 

– Алай туп кебек чөеп җибәрүгә үк барып җитмәгәнмендер. Кычкыргалаган вакытлар булды инде. Җитәкче буларак, үз гомеремдә сыер савучыны, механизаторны, дуңгыз караучыны алай каты сүккәнемне хәтерләмим. Әмма яндагылар, чиновниклар түзсен генә... Җитәкче гади кешене – механизатормы ул, терлекчеме – үзе белән тиң күрергә тиеш. Әгәр һаваланмыйча, алардан аерылып китмичә эшләсә, кешегә кешелекле караса, уртача гына җитәкчелек таланты булса да, аның эшенең нәтиҗәсе, әлбәттә, уртачадан югарырак була. Җитәкче иң әүвәл кешеләрне яратырга тиеш. Тагын шунысы бик мөһим: кешеләрнең тамагын туйдырмыйча, үзең аша-эчү дөрес түгел. Башта аларны туйдырасың, калса – үзеңә. Алар яхшы күрсәткечләргә ирешсә, үзеңә дә күп кала. Хезмәт хакы түләмәүне аңламыйм мин. Җитәкче булгач, ышандырып бу коллективны үз җаваплыгыңа алгансың икән, ничек инде аларга хезмәт хакы түләмисең?! Булдыра алмасаң кит, берәү дә мәҗбүр итми. Мин гомерем буе шушы ике кагыйдә буенча яшәдем: әүвәл кешеләрне ярат, кешеләрне туендырмыйча, үзең ашама.

 

– Кечкенә чакта ничек үртиләр иде? Гомумән, кушаматлардан Сезгә кайсы күбрәк ошый?

 

– Мәктәптә укыганда кушаматым юк иде. Тәртипле укучы идем. Шаянрак, начаррак укучылар миннән күчерсен дипме, гадәттә, алдагы партага утырталар иде. Дөрес, үзем арттарак утырырга яраттым. Өйдә бөтен малайлар эше минем өстә. Тугызынчы класска күршедәге Шушмабаш мәктәбендә бардым. Совхоз үзәге ул. Мәктәптә комсомол секретаре кирәк булып чыкты. Мәктәп директоры, тарих укытучы Гафур Габделнуров: “Әтисенә охшаса, моннан кеше чыгар”, – дип мине комсомол секретаре итеп куярга тәкъдим итте. Сугыш башланган вакытта, алтынчы класста әтиемне укыткан булган икән. Тарих белән кызыксынуым да, китаплар чыгаруым да менә шушы укытучы салган оеткы белән гомер буе дәвам итә. Фәнне яхшы уку өчен укытучыны да яратырга кирәк. Инде кушаматларга килгәндә, күптән түгел генә Жуков дигән кушаматым да булганлыгым белдем. Монысы бик күңелле, билгеле.

 

– Адәм баласының язмышында кирәкле вакытта, кирәкле урында булуы мөһим роль уйный диләр. Килешәсезме?

 

– Күп нәрсә кешенең үзенә бәйле түгел. Кеше үз язмышын үзгәртә алмый диләр. Уңай якка китүгә дә, тискәре якка китүгә дә ниндидер сәбәп була. Багучылар, күрәзәчеләр аша, төшләрне юрап та язмышны үзгәртергә маташу очраклары турында ишеткәнем бар. Әмма күп дигәндә дә кеше үз гомерен өч-дүрт елга гына озынайта ала, диләр. Билгеле, без бәхетле буын кешеләре: сугышны, ачлыкны күрергә туры килмәде. Социализм чорын да беләбез, үзгәртеп коруны да кичтек. Хәзер капитализмга күчеш чорында яшибез. Шәймиев чоры – кызыклы чор. Икътисадта, социаль өлкәдә, культурада республикабызның мондый күтәрелеш чоры булмаган. Мин моны тарихчы буларак әйтәм. Министр, район җитәкчесе булып торган вакытым Шәймиев чорына туры килмәсә, мондый уңышларга ирешкән булыр идекме икән?! Кирәкле вакытта, тиешле урында табигать кирәкле кешесен тудыра. Менә бу пассианарлык дип атала. Тәңре үз заманында Мөхәммәд пәйгамбәрне китергән. Яһүд диненең тайпылышларын төзәтү өчен 580 елдан соң ислам дине мәйданга килгән. Сер түгел бит: адәм балалары бик аза башласа, сугышлар, эпидемияләр кузгала.

 

– Министр булып эшләгәндә үз дигәнеңне тормышка ашыру җиңелрәк идеме, әллә район җитәкчесе булгандамы?

 

– Язмышыма мин канәгать. Кайда гына булсам да, үз сүземне әйтеп эшләдем. Мин ирекле булдым. Бүген дә ирекле. Аның өчен, билгеле, эшләргә кирәк. Эшләмәсәң, район җитәкчесе дә, Шәймиев тә сүзеңә колак салмый, халык та тыңламый.

 

– Бүген дә ирекле дигәннән. Татарстанда, бигрәк тә татар матбугатында мәгариф стандартларындагы милли-төбәк компонентын юкка чыгарган 309 нчы федераль законга дәгъвалар күп әйтелә. Нишләп Татарстаннан сайланган депутатлар тавыш бирү вакытында берсе дә бу законга каршы чыкмады?

 

– Мин Думада да ирекле. Үзем ничек теләсәм, шулай тавыш бирәм. Бу дөрес сүз түгел. Беренчедән, әлеге дәгъва урынлы түгел. Ул дүртенче чакырылышта кабул ителгән закон, ә мин бишенче чакырылыш депутаты. Закон проекты әүвәл министрлыкта языла. Аннан соң Хөкүмәткә бара, башка министрлыклар белән килештерелә. Бөтенесен узгач, Президент аппаратына җибәрелә. Хәзер тыя торган закон кабул ителгән дип кычкырып йөрүдән файда юк. Әгәр ул чакырылыш депутаты булсам, миңа кушсалар, бу закон артыннан йөргән булыр идем. Монда безнең бер гаеп тә юк. Фурсенкога Шәймиевтән дә ныграк аңлатучы булмагандыр. Әмма Туфан абый әйтмешли, суверенитет өчен бер Шәймиев кенә эшләргә тиешмени?! Беребез дә чигенмик. Компонент булмаса да, мәктәптә балаларны татарча укытып булмыймыни? Гаиләдә, өйдә өйрәтеп була бит. Әйтик, минем балаларым урыс балалар бакчасына йөреп, урыс мәктәбендә укыса да, баянда, фортепианода татар көйләрен рәхәтләнеп уйный, “Шүрәле”не яттан сөйли. “Татарлар өйдә балаларыгыз белән татарча сөйләшегез!” – дигән указ чыгарсынмыни инде Президент Медведев. Ул указ чыгармаячак. Әгәр өйдә татарча сөйләшмәсәләр, татарча музыка яңгырамаса, үзеннән-үзе генә тел сакланмый.

 

– Укыдыгызмы икән: күптән түгел генә драматургыбыз Мансур Гыйләҗев “Акчарлак” газетасында, хәзер күбрәк чит илләр өчен язам, яңа әсәрләрем куелмый, бездә бердәмлек юк, көнчелек күп, депрессиядән арыну өчен аракы эчәм, дип интервью бирде. Сезнеңчә бу шаккатырырга тырышумы, әллә төшенкелеккә бирелү нәтиҗәсеме?

 

– Укыдым мин ул газетаны. Әле үзен күреп сөйләшкәнем юк. Мин аның әтисен – Аяз абыйны бик хөрмәт итәм. Әтисеннән калгандыр: агач утыртам дигән, бик яхшы. Без аның әтисе белән Сарман районының Петровка авылына барып, тау битендә бик күп агач утырткан идек. Әнисен дә яхшы беләм. Бу драматургның спектакльләре дә яхшы таныш. “Бичура”, “Казан егетләре” спектакльләрен яратып карадым. Г.Исхакый әсәре буенча куелган “Курчак туе” спектаклен дә күрдем. Дөрес, анысы миңа ошап бетмәде. Үзе бай булган, кемгәдер өйләнергә теләгән кеше курчак туе уйнап ятамыни?! Хатын-кыз белән курчак уйный ул. “Бер күтәрелгәч, кире төшү бик авыр”, – ди драматург. Кайда әле ул күтәрелү? “Илле яшь тула, соң бит инде, дип сөйли. Мин 48 яшьтә өйләндем генә. Әле аңа “Зәңгәр шәл”гә, “Әлдермештән Әлмәндәр”гә җитү өчен язасы да язасы. Җитмәсә: “Фәрит Бикчәнтәев белән уртак тел таба алмыйбыз, иҗатны бергә башласак та, хәзер аралар суынды”, – дип зарлана. Теләсә нинди суынуда бер генә як гаепле булмый. Әнә Зөлфәт нәрсәләр генә күрмәгән, аннан үрнәк алсын. Дөрес, талант ул нечкә күңелле була. Әмма татар кешесе, Аяз Гыйләҗевнең улы депрессияне бетерү өчен эчәм, дип әйтә мени инде?! Бу бит интеллигентлар укый торган “Звезда Поволжья” газетасы түгел, эшче-крестьян укый торган басма. Мин аның өчен оялдым. Ул егетне күреп сөйләшәсем килә.

 

– Киләчәктә татар милләте арасында Әтилле кебек шәхес калкып чыгарга мөмкинме, әллә инде хәзер бик вакландыкмы?

 

– Пассианарлык буенча караганда, әле ул тиз генә килеп чыкмас. Әлегә андый ихтыяҗ да юк, революцион ситуация дә җитешеп бетмәгән. Хәзер Тимерләнкә турында китап чыгарасым килә. Ул тарихта бик зур җиңүләргә ирешкән бердәнбер полководец һәм чын татар. Аны инде безне түбәнәйтеп монгол дип әйтә алмыйлар. Безгә Македонский, Наполеоннар хакында күп сөйләделәр. Берсе – өч, икенчесе җиде сугыш откан. Бу шәхес исә 28 сугышта җиңгән. Чыңгызханнан да күбрәк аның җиңүләре.

 

– Егерме-утыз елдан соң сәяси вәзгыять шактый нык үзгәрергә, бу җирләрне кытайлар басып алырга мөмкин диләр.

 

– Мондый хәл килеп чыкмасын өчен татар хатыннары безнең әниләр кебек ким дигәндә бишәр бала табарга тиеш. Без әле ул кытайларны үзебез чакырып китерәчәкбез. Менә Казанның меңьеллыгына әзерләнгәндә бездә 14,5 мең төрек төзүчесе эшләде. Үзебезнең халыкның эшлисе килми. Тәнкыйтьләргә, зарланырга гына яраталар. Хәзер Красноярскийның теге ягында (бу бит Россиянең яртысы чамасы) нибары 7 миллион кеше калган. Ул җирләр буш ятарга тиешмени?! Йә аларга җирегезне бирегез, йә аларны туендырыгыз, дип әйтәчәк безгә тора-бара БМО. Үзебездә эшләргә кеше юк. Шуннан килми, кайдан килсеннәр?! Бүген бездә таҗик, үзбәк, әзәри, молдаван, украин эшли. Без үзебез һаман кими барабыз.

 

– Үзегезнең ничә балагыз бар?

 

– Дүрт.

 

– Әгәр Думада күпхатынлылык турында закон проекты карый башласалар, Сез хуплаячаксызмы?

 

– Юк. Андый закон булырга тиеш түгел. Әгәр бөтен кешегә дә кагылышлы мондый закон булса, бер ялкау ир-ат биш хатын алып, туйдырыгыз мине, дип ятарга мөмкин. Күпхатынлылык рөхсәт ителгән гарәпләрдә дә бу күренеш киң таралмаган. Хәлеңнән килсә, канәгатьләндерә алсаң, аерым йортларда яшәтсәң – рәхим ит! Аның хәзер мөмкинлеге булганнары да ЗАГСка барып тормыйча гына, гражданский брак дип яшәп ята. Килешү буенча никах дигән нәрсә дә бар. Тагын нинди закон кирәк?! Аның турында баш ватасы юк. Без нефть турында законы булмаган бердәнбер ил. Россия ел саен 500 миллион тонна нефть чыгара. Биш миллион тонна чыгарган илләрнең дә андый законы бар. Җир асты байлыклары турындагы законга да үзгәрешләр кертәсе иде.

 

– Татар дин әһелләреннән кемне аеруча хөрмәт итәсез? Уртак мөфти сайлау зарурлыгы туса, кемне тәкъдим итәр идегез?

 

– Мин аларның барысын да хөрмәт итәм. Бөтенесе дә тырыша. Госман хәзрәт Исхакый да, Рамил хәзрәт Юныс та, Тәлгат хәзрәт Таҗетдин дә – абруйлы кешеләр. Динебезнең үзәге Казанда дисәләр дә, мин бу фикергә кушылып бетәм алмыйм. Равил хәзрәт Гайнетдинебез кавказлыларга да, Идел буендагы мөселманнар өчен дә уртак мөфти була алыр иде. Безгә дистәләгән мөфти кирәкми.

 

– Вакытында китә белергә кирәк диләр. Үзегезне район башлыгы вазыйфасыннан вакытында киттем уйлыйсызмы? Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең отставкага китүен ничек кабул иттегез?

 

– Районнан вакытында киттем дип уйлыйм. Рәхмәт Минтимер Шәриповичка – каршы килмәде. Әле кеше белеп бетермәгән бер сер дә бар. Мине Амур өлкәсе губернаторы булырга бик кодалаганнар иде. Рәттән татар була дип ризалашмадым. Читада, Хабаровскида хакимияттә үз татарларыбыз бит. Гыйниятуллин, Сибагатуллин, Ишаев була иде.

 

Инде Минтимер Шәриповичка килик. Биш ел элек, Нурлатка килгәч, мин башка калмам инде, дип әйткән иде Президентыбыз. Икәү генә сөйләшеп утырдык. Көчегез бар, эшләгез әле, дип киңәш иттем ул чагында. Ә хәзер менә ул дөрес эшләде. Калырга теләсә, төрле юлын табып була. Эшлим дип әйтсә, аңа берәү дә каршы килмәс. Инде Рөстәм Нургалиевичка килгәндә – бөтен яктан өлгергән, бөтен этапны узган кеше. Халык өчен фәкать уңай үзгәрешләр генә булыр дип уйлыйм.

 

– Хыялланып та тормышка ашмый калган үкенечләрегез булдымы?

 

– Юк. Үкенечләрем булмады. Җырдагыча: үкенечкә калдырмадык, бик матур булмасак та...

 

– Соңгы вакытта нинди китап укыдыгыз?

 

– Гомумән, мин бик күп укыйм. Гадәттә тарих китапларына өстенлек бирәм. Әйтик, күптән түгел генә Рустан Рахманалиевның Тимерләнкә турындагы “Татары-тюрки” китабын бик яратып укыдым. Вакытлы матбугатның бөтенесен – “Ватаным Татарстан”ны, “Татарстан яшьләрен”, “Акчарлак” белән “Ирек мәйданы”н да укып барам. Хәзер, укырга вакыт күбрәк. Ял итәр өчен Мөхәммәт Мәһдиевне укып алам. Әле менә соңгы вакытта Мөхәммәт абый турында егерме язучыбыз язган истәлекләрне укыдым. Бу китап калын да түгел, укырга да үзенчәлекле. Һәрберсенең стиле аерым. Бер генә мисал: Разил Вәлиев ике генә бит язган. “Кеше бу дөньяда кунак кына. Ә менә Мөхәммәт абый кунак булып килде, хуҗа булып китте. Бүтән кешеләргә дә хуҗа булып китәргә язсын”, – дигән. Мин үзем драматурглардан – Туфан Миңнуллинны, шагыйрьләрдән – Разил Вәлиевне, прозаиклардан Марсель Галиевне өстен күрәм.

 

– Кешедә булган нинди тискәре сыйфатларны аеруча өнәмисез? Үзегез нинди тискәре сыйфатыгыздан котылыр идегез?

 

– Ялкауларны һәм наданнарны яратмыйм. Алар белән сөйләшеп вакыт уздырасым килми. Үзем исә тәмәке тартудан һәм кешенең йөзенә туры бәреп әйтүдән котылыр идем. Хәер, кешегә туры әйтеп кенә аны төзәтеп булмый.

 

– Үзегезгә бик ошаган канатлы сүз бармы?

 

– Яшәмә син җирдә түмгәк булып, кирәксез бер тигез урында, гомерең калсын янып, маяк булып, үзеңнән соң килер буынга. Муса Җәлил шигыре бу.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 21 | 03.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»