|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2017 Мәдәният
Марат Шәйбәков: “Клипны Казанда төшергә күңел кушты” (ВИДЕО)Татарстантамашачысын яуларга өлгергән Башкортстанның танылган җырчысы Марат ШәйбәковPIXELFILMS PRODUCTIONкинокомпаниясе белән “Яшәрмен синсез дә” җырына төшергән өр-яңа клип тәкъдим итте. “Әлеге җырны миңаАйгөл Вәлиуллина җибәрде. Тыңлагач, шуңда ук күңелемә керде, шуңа да тиз генә эшләп интернетка чыгардык. Тыңлаучылар бик яратты, бик күпләр җырны мактап язды. Шуннан клип төшерергә дип тәвәкәлләдем. Күңелем Казанда төшерергә кушты. Яхшы клип төшерүчеләр кирәк дигәч дустым Айгиз Әхмәтов режиссер Айдар Шәймәрдановның номерын бирде. Шулай бергә эшкә алындык та. Клипны Уфада булган концертларымда тәкъдим итәргә өлгердем инде. Концертлар гөрләп барды. Чаллыда, Себер, Ханты-Мансийск якларында булып кайттык. Татарстанга Яңа елдан соң килербез дип торабыз”, - дип белдерде җырчы. Марат Шәйбәков 20 нче гыйнварда “Пирамида”да узачак “Манзара”музыкаль премиясен тапшыру тантанасында да катнашачак. Татар эстрадасында беренче тапкыр уздырылучы зур спорт һәм музыка бәйрәменә билетлар KASSIR.RU һәм CONCERT.RUоператорларында сатуда.
--- |
Иң күп укылган
|