• 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 30 Май Рәниф Шәрипов
  • 30 Май Хәния Фәрхи
  • 30 Май Мөдәррис Вәлиев
  • Яр Чаллыда эре, яхшы авыл бәрәңгесе сатыла. Килограммы 20 сумнан.Капчыгы-600 сум.т.89674643949.
  • Мәктәп һәм ял лагерләрендә ял итүче балаларны Казан һәм Татарстан буйлап гизәргә экскурсия оештырабыз. Тарих, кызыклы риваятьләр тыңлап илебез белән горурлана алалар. Белешмә өчен телефоннар: 8 843 2585700 һәм 89033424431
  • Общежитиеда булмә сатыла. Аерым туалет ясау, су керту мөмкинлеге бар, булмәдә җиһаз һәм техника кала. Бәясе 780 мең. Ипотека, маткапитал бн дә алырга мөмкин. 89053104269
  • Актанышта Южная урамында яхшы хәлдәге кирпич гараж сатыла, 17,4 кв.м. Бәясе килешу буенча. Тел.89274687879
  • Кафель, плитка ябыштыру. Ванна булмәсе тулысынча ремонт. Тулысынча яки өлешчә квартирга ремонт ясау. Купьеллык тәҗрибә. тел.89375288023. Казан.
  • Казанның «Салават күпере» торак комплексында вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы – 65кв.м. Адресы – Нурихан Фәттах урамы 17/4 йорт. Автобус тукталышына җәяүләп 2 минут барасы. Фатир 18 катлы йортның 12 катында. Фатирга керүчеләр үз җиһазлары һәм техникалары белән күченә ала. Буш фатир кирәк булмаган очракта – хуҗаларның фатирны җиһазландыру мөмкинлеге бар. Айлык аренда бәясе – коммуналь түләүләрне дә кертеп – 15000 сум. Белешмәләр өчен телефон – 89047606128 (фатир хуҗасы)
  • Алып баручы. Туйларыгызны, никахларыгызны, юбилей, туган көннәрегезне матур итеп алып барабыз. Балтач, Арча, Казан. 89655807850
  • Бәрәнге орлыгы сатыла. Яшел Үзән районы. 89050390335
  • Сыер, тана ике бозаулаган Ютазы ягында. 89272479286
  • Яхшы хәлдәге Гранта машинасы сатыла, төсе ак. 2015 елгы. 89375206829

 

 

 
Архив
 

               

03.12.2017 Язмыш

"Бу вакытта газиз анасы күптән үлгән һәм суынып беткән була"

Эх, терсәкне булса икән тешләп... Моны аңлар өчен бик күп хаталар һәм сынаулар аша үтәргә туры килгән танышым шулай ди.

Кешеләр дөньялыкта яшәгәндә төрле хаталар кыла. Кайчандыр ялгыш адым ясауларына үкенеп, сыкрана-сыкрана гомер йомгагын сүтә алар. Адәм баласы хатадан хали түгел, дисәләр дә, җанга һич тынгы бирми икән ул хаталар... Әлеге язмамның герое, бүген сау-сәламәт, тулыканлы тормыш белән яшәүче Наил дә, үткәннәргә караш ташлап, еш кына уйлана, өзгәләнә, үкенә һәм үз-үзен битәрли. Ләкин терсәк якын булса да, аны тешләп булмаячагын яхшы аңлый ул. Тормышта бик күпне күрергә һәм кичерергә туры килгән бу ир-егет белән танышуым шаулап-гөрләп узган сабантуйларның берсендә очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Инде күп еллар үткәннән соң туган ягын өзелеп сагынып кайткан Наил, сүзгә сүз ялганып, миңа үзенең ачы язмышы турында бәян итте. Бу фәһем алырлык гыйбрәтле хикәятне түкми-чәчми сезгә дә җиткерергә булдым...

 
Наил зәмһәрир салкын кыш аенда зыялы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сабыйны бәби табу йортыннан алып кайткан көнне әй сөенә әтисе! “Нәселебезне дәвам итәчәк, мал-мөлкәтебезгә варис булачак малай туды!” – дип, шатлык-куанычтан күкнең җиденче катына менгәндәй тоя ул үзен шул чакта. Уллары да, әти-әнисенең ышанычын һәм өметен аклап, сау-сәламәт, баһадирдай таза егет булып үсә: яхшы укый, спорт белән шөгыль­ләнә, дөньяга сокланып, сөеп карый.
 
Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, киләчәк язмышын хәл итәр мәл дә килеп җитә. Баш­каланың күренекле уку йорты профессорлары булган әти-әнисе һәм үзаллы тормыш белән яшәүче ике апасы да егеткә фән юлыннан китәргә тәкъдим итә. Тик Наилнең уй-ниятләре башкачарак була: кечкенәдән техника белән мавыкканга, аеруча самолетлар белән кызыксынгангамы, документларын, ике дә уйлап тормыйча, Уфа дәүләт авиация университетына илтеп тапшыра. Имтиханнарны яхшы бил­геләргә генә биреп, шул абруйлы югары уку йорты талибы булу бәхетенә ирешә.
 
Әүвәлге мәлдә егет бик зур теләк белән тырышып укый, спорт ярышларында, җәмәгать эшләрен­дә катнаша, ләкин тора-бара үзгәрә: беркем белән дә аралашмый, һәрнәрсәгә битараф була, үз-үзенә бикләнә. Наилнең ялгыш юлга басуы, шикле компаниягә эләгеп, тәмәке тарта, хәмер эчә, ә аннары инде наркотиклар да куллана башлавы ачыклана. Күз карасыдай күреп, кадерләп үстергән бердән­бер улларының түбәнгә тәгәрәвенә, ахыр чиктә, укуыннан да куылуына ата-ана бик борчыла. Мондый көтел­мәгән хәсрәтне әти кеше күтәрә алмый – йөрәк өянәгеннән дөнья куя.
 
Шәһәр уртасындагы өч бүлмәле фатирларында үзләре генә торып калгач, Наил, бәйдән ычкынган эт кебек, иреккә чыга, тәмам аза: әнисе эштә чакта өйдәге затлы әйберләрне тилерткечкә алыштырып бетерә.
 
Җәйгә чыккач, кызлары һәм туганнары белән киңәшләшеп, Нурия ханым газиз улын шәһәр мохи­теннән, шикле әшнәләреннән аеру өчен башкаладан бик еракта урнашкан авылга алып кайта. Биредә яшәгән нәнәләре күптән вафат бул­ганлыктан, йорт-җирне тәртипкә китерергә, бераз ремонт ясап алырга да кирәк була. Наил акылга утыргандай тоела, барлык эшне әнисе белән бергәләп, күндәм генә башкара. Ләкин элекке наркоманнар булмый дип юкка гына әйтмиләр икән шул!.. Җәй узып, көз җитүгә яман дуслары егетнең эзенә төшә һәм алар белән элемтә яңара. Наил янә яшертен генә наркотиклар куллана башлый. Әнисе бу вакытта, аны-моны абайламыйча, шәһәрдәге абруйлы хезмәт урынын калдырып, авыл мәктәбенә укытучы булып эшкә урнашкан була инде. Көз дә ахырына якынлаша, кар-буранлы салкын кыш киләсен хәбәр итеп, җиргә беренче кар төшә. Ул чорда авыл йортларына газ кермәгән була әле, шунлыктан Нурия ханым мичкә ягар өчен бер машина утын сатып ала. Ул чи бул­ганлыктан, мичне яндырып җибәрүләре мең бәлагә әверелә.
 
Кышкы иртәләрнең берсендә Наил йокыдан уянып китә. Бизгәк тоткандай бертуктаусыз калтырануга, йөрәге сугуга, башы чатнап авыртуга һәм күңеле болгануга түзә алмыйча үрсәләнеп ята. Күп тә үтми, үз артыннан бер көлтә салкын һава ияртеп, өйгә әнисе килеп керә. Ул, кочагындагы утынны мич алдына бушатканнан соң, тыны бетеп, алсу таң нурлары чагылган, бозланып туңган тәрәзә­ләргә карап, бераз уйланып утыра. Ә аннары урындыгыннан торып чүгәли дә елый-елый мич кабызырга керешә.
 
– И Ходаем, ни өчен шундый күтәрә алмаслык авыр сынаулар бирәсең икән син миңа?! – дип яшь аралаш сөйләнә ул үзалдына. Наил, бу кызганыч күренешне күреп ятса да, берни кыла алмый. Йөрәге ярсып тибүдән җаны очып чыгып китәрдәй тоела аңа шул мәлдә. Нурия ханым, өс-башын тәртипкә китереп, иртәнге чәйне тавыш-тынсыз гына эчә дә эшкә китә. Улы өйдә янә берүзе кала, аның бөтен уе наркотик махмырыннан арыну була. Яшерелгән запасларының соңгысын алып куллана да, хәлсезлектән башы әйләнеп, янә урын өстенә барып ава...
 
...Икенче көнне Наил йокыдан уянуга өй эчендә янә гүр салкынлыгы һәм тынлык хөкем сөрә, әнкәсенең йөргәне дә, никтер, бөтенләй ишетелми. Бераз ятканнан соң егетнең күңелен куркыныч шом биләп ала. Ул, көч-хәл белән генә торып, аш-су бүлмәсенә чыга һәм мич алдында, утын өстендә газиз әнкәсенең җансыз-тынсыз ятуын шәйләп ала. Берничә тапкыр дәшүгә дә күзләрен ачмый, җавап бирми ул. Егет аның янына килеп тезләнә, калтырана-калтырана кулын әнкәсенең маңгаена куя, тик бу вакытта анасы инде күптән үлгән һәм суынып беткән була. Наил куркуыннан торып баса, гаҗизлектән нишләргә белмичә өнсез кала һәм бераз чайкалып тора да, аңын югалтып, идәнгә ава.
 
Сәгать иртәнге тугызлар тулуга мәктәп директоры Нурия ханымның эшкә килмәвенә гаҗәпләнә һәм хәлне ачыклау өчен өйләренә техник хезмәткәрне җибәрә. Ул килгәндә кече якта ут балкый, ишек эчтән эленгән була һәм “шылт” иткән тавыш та ишетелми. Ишекне хәтсез шакып азаплангач, җыеш­тыручы апа берни дә аңламыйча кире мәктәпкә йөгерә, директорга барысын да сөйләп бирә. Анысы исә полиция һәм ашыгыч ярдәм машинасын чакырта һәм үзе дә шунда юллана. Ишекне каерып ачып керүгә алар ана белән улының мич алдында яткан гәүдәләренә тап була һәм икесен дә тиз арада дәваханәгә илтәләр.
 
Биредә табиблар Нурия ха­нымның моннан бер-ике сәгать элек мәрхүмә булуын, ә улының аңын җуюын ачыклый һәм Наилне реанимация бүлегенә салалар. Атна-ун көн узуга егет күзләрен ача. Егылганда башы бик каты бәрел­гәнлектән, ул хәтерен югалта, янына кил­гән кешеләрдән куркып, бө­гәрләнеп, беркем белән дә сөй­ләшмичә, стенага карап ята.
 
Әлеге күңелсез вакыйгалар турындагы аянычлы хәбәрне Наилнең Мәскәү шәһәрендә яшәүче зур­әтисенә дә җиткерәләр. Тиздән ул кайтып төшә һәм, егетне үзе белән алып китеп, башкаладагы абруйлы дәваханәләрнең берсенә урнаштыра. Биредә Наилне аякка бастыралар, наркомания сазлыгыннан котылырга да ярдәм итәләр, тик хәтерен генә кайтара алмыйлар. Сәламәтләнгәнче ул зурәтисе гаиләсендә яши, тора-бара аның кул астында эшли башлый. Ләкин бәла дигәнең бер килгәч килә икән ул: шикле әшнәләре егетне биредә дә юллап таба. Кичекмәстән үз­ләренең даирәсенә кабат әйләнеп кайтуын таләп итәләр.
 
Сүз уңаеннан Наилнең аларга бик зур суммада бурычы булуы турында да искәртәләр. Эштән арып кайтып килгән чактагы көтелмәгән бу очрашу егетне гүя айнытып җибәрә һәм кинәт хәтерен тергезә. Каршысында басып торучы шул хәшәрәтләрнең наркотиклар таратып, сатып йөрүчеләр булуын аңлый ул. Бу адәм актыкларының кайчандыр үзенә бик күп бәхетсезлекләр китерүен дә исенә төшерә. Шул мизгелдә егетнең күз алдыннан тормышында булган бихисап аянычлы вакыйгалар йөгереп уза, мәрхүмә әнисенең салкын өйдә җан тәслим кылуы да хәтер дәрьясында калкып чыга. Шулчак ул, тәмам ачуы кабарып:
– Бурычым күпме булса да түләрмен, тик башкача сезнең янга аяк басасым юк! – дип җаваплый.
 
Иртәгәсен янә кояшлы, якты көн туа. Наил җанына тынгылык тапмый. Элекке наркоман әшнәләрен очраткач, һәммәсен дә хәтеренә төшерүе һәм аларның зур суммада акча таләп итүе турында зурәтисенә сөйләп бирә. Анысы исә бераз уйланып торганнан соң:
– Кайгырма, улым, үзем исән чакта сине беркем дә кыерсыта алмас, – дип, егетне тынычландыра.
 
Ач бүредәй кыланган явыз­ларның тәкатен басу, афәтле золымнан Наилне янә коткарып алып калу бик зур суммага төшә: аның элекке бурычларын түләү өчен Уфадагы фатирларын һәм авылдагы йортларын да сатарга туры килә. Ләкин егетнең якты киләчәге якыннары өчен болардан кыйм­мәтрәк була...
 
...Вакыт аргамактай алга җилә. Тора-бара Наил зурәтисенең ярдәме белән йөк ташу хезмәтләре күрсәтү буенча үз эшен ачып җибәрә. Ул эшкуарлыкның бу өлкәсен сайлап һич отылмый, озак та көттерми аңа уңыш елмая: берничә ел эчендә ныклап аягына баса.
 
– Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир, – дип җырлыйлар иде бугай элек?.. Нәкъ шул җырдагыча, мин дә, бик күп еллар узганнан соң, туган ягымны өзелеп сагынып кайттым әле менә, – дип сүзен дәвам итте Наил һәм, читкә карап, күз яшьләрен сөртеп алды.
 
– Бу кайтуымда күптән уйлап йөргән изге ниятләремне дә тормышка ашырып өлгердем әле: нәнәем нигезендә яңа хуҗаларның рөхсәте белән Коръән укыттым һәм әткәй-әнкәемнең каберенә барып зиярәт кылдым. Эх, адәм балалары Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән кыска гына гомерләре эчендә нигә шулкадәр ялгыша икән? Ул хаталарның соңыннан җаннарына тынгылык бирмәячәген тәүдә белми шул алар!.. Якын терсәк, ләкин булмый аны тешләп, – дип хикәятен тәмамлады Наил.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.12.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments