поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.12.2017 Авыл

Нижгарга сәфәр кылдым

Инде берничә еллар буе планлаштырып йөргән теләгем, ниһаять, тормышка ашты: 22 ноябрь көнне тиз генә уйладым да Сергач якларына юл тоттым. Анда бит минем балачак, яшьлек дустым Тәнзилә яши. Инде яшь тә бара, соңгы елларда сирәк күрешәбез: ул Казанга кайтса, карт әнисе янында күбрәк булырга тырыша. Үзем барсам, рәхәтләнеп сөйләшер идек, дип уйлыйм, ә сүзләр күп җыелган. Аннары Тәнзиләнең Сергач якларын мактап сөйләгәннәре кызыктыра: Изгеләр йорты, Мәдәнә мәчете теленнән беркайчан төшми.

Әлбәттә,  мин  килеп  төшкән тәүлекнең төне бик кыска булды, таң атканчы әллә ничә чәйнекне бушатып, рәхәтләнеп сөйләштек. Иртән озак  йоклап  ятмыйча,  тиз  генә  торып телефонга тотынды Тәнзиләм: “Без  бүген  Изгеләр  йортына  ба-рабыз”,  -  ди. 

Урамда  юеш,  карлы яңгыр ява, караңгы, шыксыз. “ничек барабыз инде?” – дим. “Хәзер шалтыратып  карыйм,  дусларым  ярдәм итми калмаслар”. Шалтыратты, бик матур  итеп  сөйләштеләр.  “Булды,  булды  бу,  йөрәк  парәм,  сәгать бергә  әзер  булырга  кушты  Фәрит”, -  диде.  Сәгать  бердә  машина  килде,  ни  гаҗәп,  Фәрит  дигәне  япь-яшь ир-егет булып чыкты. ни өчен гаҗәп  дисәгез,  яшьләрнең  хәзер вакыты  юк  бит,  бигрәк  тә  безнең кебек  апайлар  өчен.  Тәнзилә  тиз генә безне таныштырып ала: Фәрит Аймалетдинов – Сергачтагы “Татар радиосы” директоры. Мин Тәнзилә өчен сөенеп барам, кара син, димәк, дустымны бездә генә түгел, биредә, Сергачта  тагын  да  ныгрык  хөрмәт итәләр. Бер шалтыратуга берсүзсез шул буранда алып чыгып китте бит безне  Фәрит  балакай.  Алланың рәхмәте булсын аңа!

Изгеләр  йортын  язып  тормыйм, мондагы халык аны белә инде. Ан-нан  йөреп  кайткач,  Тәнзиләм  кичен  тагын  телефонын  кулына  ала: “Иртәгә  безгә  Мәдәнәгә  барырга кирәк, сиңа шул җирләрне күрсәтми җибәрсәм,  үземне  гафу  итмәм”,  - ди.  Тагын  шундый  җылы  сөйләшү, хәл-әхвәл  сорашу. күренеп  тора, кемгә  шалтыратса  да,  зур  хөрмәт белән  сөйләшәләр  Тәнзилә  белән. “Олег сәгать унга машина җибәрәм дип  әйтте,  әзер  булырга  кушты”,  - ди  ул  трубканы  куйгач.  “кем  соң ул?” – дим. “әул безнең “Туган як” газетасының  баш  редакторы  Олег әндәрҗанов”, - ди.

Иртәнге дүртенче яртыда йоклар-га  ятсак  яттык,  унда  машинага  чыгып утырдык......Алланың  рәхмәте  яусын Олегка,  авыл  җирендә  шундый мәһабәт  мәчетне  күреп  мин шаккаттым. кайтыр  юлга  чыктык:  бу  яклар  халкыбызга  бик күп  күренекле  кешеләр  биргән булып  чыкты.  Менә  бусы  безнең кабатланмас  җырчыбыз  Хайдәр Бигичевның туган авылы Чүмбәли, менә  бусы  бөек  җырчы рәшит Ваһапов  авылы.  Аларга  куелган һәйкәлләр  янына  туктап  алабыз. Уразавыл  -  К.Октябрь  районы үзәге  икән.  Аны  биредә  милли татар районы дип тә йөртәләр. әминем күңелдә хатирәләр яңара... Кич... Туган йорт. Гаиләбез белән телевизор  карыйбыз.  Экранда Рәшит  Ваһапов,  моңлы  җыры күңелләрне тибрәтә. Ул да түгел, диктор җырчының вафатын хәбәр итә.  Шул  вакытта  әниебез  урын-дыгыннан әкрен генә идәнгә шуып төшә.  Без  сикерешеп  торабыз, ә әти  әнине  диванга  күтәреп  сала, без энем белән фельдшер Сания апага чыгып йөгерәбез...Менә  биредә  (Семочки  белән Пашат  арасы. ред.)  Совет  власте урнашкан  елларда  (1917-1922  еллар  дип  уйлыйм)  бер  гаепсезгә үтерелгән авылдашларны искә алу урынын  “Шәһитләр  кабере”  дип атыйлар.
Шундый урыннарны күреп күңелләр  айкалып-чайкалып  ала. Кайтышлый  балачак  дустым  татар дөньясына  яхшы  таныш  булган баянчы Рамил Курамшин  һәм  ша-гыйрь әхмәт  Саттар  туган Кочко-Пожар авылын да күрсәтеп узды. ниһаять, Сергачка кайтып җитәбез. Тәнзилә,  дим,  керик  әле  “Туган  як” газетына. кердек: компьютерына кереп чумган Олег безне бик мөлаем каршы  алды,  рәхмәтләребезне әйтеп  чыктык. редакциядә  хезмәт итүче  һәр  хезмәткәр  безне  ихлас күңел  белән  каршы  алып  озатып калды.  Мең  рәхмәт  барысына  да. Безне  алып  барган  шофер  егет  – Рушанга аерым рәхмәт! Хәзер  мин,  кайда  гына  булсам да,  кайларда  гына  йөрсәм  дә, Тәнзиләнең  ник  шушы  якларга  ашкынуын, монда үз халкым, үз җирем дигән сүзләрен тирәнтен аңладым. Ул  биредә  яши,  татар  халкы  өчен күңелен биреп эшли. Туган туфрагы сагындырса да, аның бөтен тормышы нижгар  төбәге  белән  һәм  аңа тирән хөрмәт белән караучы ихлас кешеләр белән бәйләнгән.Тагын да бер кат мең рәхмәт сезгә! Тыныч,  мул  тормышта,  теләгән җирләреңдә  уңышларга  ирешеп яшә, нижгар!
 
 

Сания ГАЙНУЛЛИНА, Казан
Туган як
№ --- | 01.12.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»