|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2017 Спорт
Уразавыл хоккейчыларыБүген 1 декабрь - кышның беренче көне. Димәк, хоккей уйнарга яратучыларның вакыты җитте. Без дә “Тарихи фото” рубрикасын шуңа багышларга булдык. Бу фотосүрәт уразавыллы Гөлнара Назерованың архивыннан алынды, ә аңа комментарийны Кызыл Октябрь районы спорт ветераны Мирсәд Диянов бирде: - Бу фотода 1958-1959 елларда туучылардан торган Түбән Новгород өлкәсе Уразавыл командасы. Ялгышмасам, аңа 1973 елның февралендә Сергачның беренче номерлы мәктәбе янындагы боз кордында “Алтын алка” Бөтенсоюз хоккей турнирының зональ этабында Перевоз командасын җиңгәннән соң төштек. Алар бик көчле көндәш булып саналалар иде, чөнки ул Горькийның “Торпедо” командасы карамагында торды. Шуңа да карамастан, бар осталыгыбызны, көчебезне кулланып, перевозлыларны безнең якта беренчеләрдән булып җиңдек. Безне физкультура укытучысы Вәдүт Билялов җитәкләп барган иде. кызганычка, бу составтан Шамил, Хайдәр, Альберт һәм Равил Салахетдинов вафат булдылар инде. Фотода сулдан уңга ак формадан: Мирсәд Диянов, Рафаэль Мөхетдинов, Равил Рахматуллин, капитан Шамил Ризванов (кубок белән), Хайдәр Имаметдинов, Ринат Ибраһимов, капкачы Альберт Шарафетдинов, Равил Салахетдинов, Абдрахман Мавлетдинов һәм Заһир Билялов.
Үз хәбәрчебез.
--- |
Иң күп укылган
|